+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 Августа 2025, 04:21

Миллионерга чыгар идем...

Кайчагында көтмәгән-уйламаган җирдән әллә нинди кызыклы яисә гыйбрәтле вакыйгалар ишетәсең. Яшьрәк чакта мин андыйларны языштырып бара идем. Бәлки, кирәге чыгар, бәлки, берәр нәрсә язармын дип уйлаганмындыр, күрәсең. Хәзер беләм инде, бу кирәкмәгән эш булган – олыгая бара хәтер бетә һәм кайда язганыңны онытасың. Гомумән, үз хәтерең саклый алмаган нәрсәләрне онытмаска тырышырга ярамый. Менә бу хәл, ни өчендер, язылмаган да, онытылмаган да. Сезгә дә сөйлим әле.  

Миллионерга чыгар идем...Миллионерга чыгар идем...
Миллионерга чыгар идем...

Хатын-кызның төрлесе була бит инде. Кайберләре байлыкка кызыга, ә башкалары аңа кирәгеннән артык кызыга. Менә шундыйларны азындырып, төрле китаплар чыгаралар, төркемнәр ачалар, семинарлар, вебинарлар, тагын әллә нәрсәләр оештыралар. Сезнең дә игътибар иткәнегез бардыр әле, бәлки. Бер заман “Бай ирне ничек кулга төшерергә?”, “Ничек миллионерга кияүгә чыгарга?” дигәнрәк темага өйрәтүчеләр белән дөнья тулган иде. Әгәр яндекста “Ищу бога…” дигән сүзне җыйсаң, шундук “Ищу богатого мужчину” дигән тәкъдим килеп чыга иде.


Бай иргә кияүгә чыгып, чын-чынлап бәхетле була алырына ышанган беркатлырак затлар күп бит инде. Менә шуларга төрле ысуллар өйрәтеп, акча эшләүчеләр дә җитәрлек. Бөтен акчасын шундый дәресләр өчен бетереп, бай ирсез дә, акчасыз да калучылар да юк түгелдер. Менә бу хатын әнә шундый тиз ышана торган була. Төрле китаплар укып, төркемнәрдә шөгыльләнеп, бай ирне кулга төшерү серләрен үзләштерә дә, ике елга якын бергә яшәгән ирен ташлап, миллионер эзләргә чыгып китә. Балалары булмый, тиз генә аерылышалар да бер-берсенә амин тоткан кебек итеп куялар.
Ир сер бирмәскә тырыша инде. Яратып өйләнгән кешеңнең шулай кылануы рәхәтлек өстәми ич. Яратмаган булсаң да кыендыр, “Син – ноль” дип мыскыллаган кебегрәк хәл бит. Тик ир эчүгә дә сабышмый, тупсага башын бәреп, елап та ятмый. Әкрен генә тормышын карый, яшәвен дәвам итә.


Ә хатын максатына ирешә. Чынлап та, бер байны табып ала, аның белән яши башлый. Ир никахын теркәргә ашыкмый, тик монысы артык мөһим түгел бит инде, аның паспорттагы печәте түгел, акчасы кирәк бит. Ә хатын балда-майда гына йөзә. Чит ил курортларында, диңгез буйларында ял итә, элек ишек төбенә дә килә алмаган урыннарга барып матурлана, шәхси машинаның кәттәсендә йөри, өстәвенә, эш урыны да начар түгел – ирнең фирмасында бухгалтер. Кыскасы, тормышы көйләнә хатынның. Ул хәзер элекке ирен адәмгә дә чутламый башлый һәм аннан киткәненә сөенеп туялмый.
Ире дә оныта төшә. Нинди генә тирән булса да, яра уңала бит ул, җәрәхәте төзәлә, ә җөенә күнегәсең. Бүтән хатын-кызларга күз төшереп, тормышын көйләү өмете белән йөргән көннәрнең берсендә теге хатынның төрмәдә икәнен ишетә. Бик гаҗәпләнә инде, ышанасы да килми. Бай кешенең төрмәгә эләгү мөмкинлегенә ышана торган заман да түгел бит хәзер.


Тик хәбәр дөрес булып чыга. Һәм барысы да гади генә. Бай ир, әллә нинди махинацияләр ясап, адәм алдап, акча урлап байлык җыйган да документларын барлык җаваплылыкны хатын өстенә өя торган итеп эшләгән. Ялганы тотылып, тикшерү килү белән бөтен акчасын капчыгына тутырып, чит илгә чыгып качкан. Ә хатын – монда, ул – җаваплы, аңа утырырга туры килә.
Ни әйтәсең инде менә монда? Байлык – бер айлык. Ә утыру… Кем хөкем итә инде…

Марат КӘБИРОВ.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас