+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 сентябрь 2025, 11:05

Ракның 17 төреннән саклый

Бу шифалы эчемлек өстәлегездән өзелмәсен.

Ракның 17 төреннән саклыйРакның 17 төреннән саклый
Ракның 17 төреннән саклый
Табиб-реабилитолог Сергей Агапкин һәм табиб-диетолог Олег Кривченков «Россия 1» каналында яман шештән саклаучы эчемлек турында сөйләде. Табиблар мүк җиләге суы шундый сыйфатка ия, дип белдерде.
Табиблар әйтүенчә, мүк җиләге суы организмны 17 төр онкология авыруыннан саклый. Белгеч сүзләренчә, мондый эчемлекне куллану үңәч, ашказаны, юан эчәк, простата бизе, глиобластома, лимфома һәм башка төр рак үсеше куркынычын киметә.
Белгеч аңлатканча, мүк җиләгендә бик күп микъдарда биологик актив матдәләр бар. Табиб бу җиләкнең хеликобактер пилорига — ашказанында яман шеш китереп чыгаручы бактериягә тәэсирен мисал итеп китерә. "Мүк җиләге бу бактериянең активлыгын баса. Аның ашказаны рагы барлыкка килүгә сәбәпче булуын исәпкә алып, аны юк итү яки басу бу авыру куркынычын киметүгә китерә", - ди ул.
Сергей Агапкин, шулай ук, инсультны булдырмау өчен мүк җиләге кулланырга киңәш иткән иде, чөнки җиләктә марганец һәм бакыр күп. Марганец «начар» холестерин дәрәҗәсен төшерә, ә бакыр ялкынсыну процессын баса, дип аңлата доктор.

Фото: redgrill.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас