+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
12 Сентября 2025, 09:17

Роботлар: кем кемгә хезмәт итә?

Аларның камилләшүе бик күп һөнәрләрне кеше кулыннан тартып алырга мөмкин

Роботлар: кем кемгә хезмәт итә?Роботлар: кем кемгә хезмәт итә?
Роботлар: кем кемгә хезмәт итә?


Адәм баласының бер кызык ягы бар, ул объектив булып тоелган күренеш­ләрнең үз күңеленә ятканын дөреслек дип кабул итә дә шуңа берсүзсез ышанып яши. Әйтик, Җирне ул фәлән гасырлар элек яссы дип уйлаган. Шуңа шиксез ышанган. Бүген без аны шар кебек дип уйлыйбыз. Шуңа ышанабыз. Беребезнең дә барып тотып, тәгәрәтеп караганы юк. Хәтта космонавтлар да ялгышырга мөмкин, чөнки яссы тукымада ясалган картинадагы туп рәсеме дә шар кебек күренә…

Роботлар мәсьәләсендә дә шундыйрак хәлләр. Без гомер буена роботлар кешегә хезмәт итә дип килдек. Нинди генә фильмны алып карама, барысында да робот — кешенең хезмәтчесе, иң яхшы дигәндә дә ярдәмчесе. Хәтта данлыклы фантаст­лар тарафыннан уйлап чыгарылган канун шикелле нәрсә дә бар: “Робот беркайчан да кешегә зыян салмый, яки аңа зарар китерерлек очракта читтә калмый, ярдәм итә”. Моның төгәл мисалын Айзек Азимовның 1942 елда язылган “Әйлән-бәйлән” хикәясендә ачык күрергә мөмкин. Бу — робото­техниканың беренче кануны. Икенчесе — робот кешенең күрсәтмәләрен берсүзсез үтәргә тиеш. Калган кануннар шушылары белән каршылыкка кермәгән очракта гына гамәлдә була ала.
Төрле китапларда да, фильмнарда да без роботларны хезмәтче ролендә күрәбез. Ул өйдәге кара эшләрне башкара: идән юа, кер уа, ашарга әзерли. Яки физик көч таләп иткән эшләрне эшли: таш кисә, мәсәлән, чокыр казый, урман кисә, йөк ташый… Санап бетергесез…
Роботлар беркайчан да алыштыра алмаячак һөнәрләр дә бар дибез. Болары — хис-тойгы, акыл белән бәйле нәрсәләр. Рәссамнар, мәсәлән, музыкантлар, язучылар, укытучылар, табиблар… Боларны без, ун-унбиш ел элекке дөреслек белән фикер йөртү­челәр шулай дип әйтәбез. Ә асылда хәлләр бөтенләй бүтәнчә.
Ясалма интеллект бөтен нәрсәне дә үзгәртте. Нейрочелтәрләр ярдә­мендә бүген менә дигән рәсемнәр ясап була. Хәзер алар күп, барысын да санап, хәтта белеп тә бетереп булмый. Midjourney, Kandinsky, DALL-E, Runway, Pika, Leonardo AI — боларны хәтта рәссамнар үзләре дә югары бәялиләр. Үзебезнең Яндекс тәкъдим иткән Шервуд та хәтәр генә рәсемнәр ясауга сәләтле. Алар әле берничә ел элек кенә кешеләрне беркадәр гарип итеп, я өч, я алты бармаклы итеп эшлиләр иде. Бүген дә кимчелекләре юк түгел. Ашык-пошык эшләнгән сурәтләрнең ясалма интеллект ярдәмендә ясалуы күренеп тора. Әмма алар туктаусыз камилләшә. Өч-дүрт ай элек кенә күз алдына да китереп булмаган мөмкин­екләргә ирешәләр. Димәк, без хәзер берничек тә: “Ясалма интеллект рәс­сам­нарны алыштыра алмый”, — дип әйтә алмыйбыз.
Музыкантларны да алыштыра ала. Ничек кенә әле! Бүген бик күп аран­жировкаларның, тавыш яздыру­ның ясалма интеллект ярдәмендә эшләнүе — табигый күренеш. Ул хәтта көйләр дә яза. Ясалма интеллектның музыка тудыру принцибы аудиосигналларны танып белүгә һәм яңаларын булдыруга нигезләнә. Нейрон челтәр, башта гаять зур күләмдәге музыкаль язмаларны “тыңлап”, аларның төзелешен, гармониясен һәм ритмын анализлый, шулай итеп тотрыклы кануннарны һәм үзенчәлекле калыпларны (паттерннарны) аерып ала. Җиңелрәк күзаллау өчен шундыйрак мисал китерәм инде… Бу — иске йортны сүтеп, аның иң әйбәт кирпечләреннән яңаны төзү кебегрәк килеп чыга. Suno, Soundraw, Mubert кебекләрен үзегез дә сынап карый аласыз.
Бүген бик күп сайтларның мәка­ләләрен ясалма интеллектка корылган роботлар яза. Социаль челтәрләрдәге блогларны шулар алып бара. Һәм бу эшне алар мәгълүмат җыю буенча да, оперативлык ягыннан да, хәтта тел-стиль җәһәтеннән дә бик оста алып баралар. Нейрон челтәрләр бүген үк инде булыр-булмас каләм ияләрен берсүзсез алыштыра ала.
Язучыларны да. Әдәбият киң төшенчә инде ул. Без монда төбенә төшеп җитәлмәслек тирән әсәрләр иҗат итүче әдипләрне дә, бер каптырмалы күңел ачу әсәрләрен бире­лгән калыплар буенча язучы авторларны да кертәбез. Тик әлегә сүз күңел ачу әдәбияты турында. Моңа детективлар, мәхәббәт романнары, фэнтези һәм башка жанрлар керә. Алар, гадәттә, укучыны уйландыру, тәрбия­ләү, тормышка карашына тәэсир итү өчен түгел, ә кызыклы вакыйгалар белән мавыктырып, чынбарлыктан читкә алып китү максатыннан языла. Китап сатып күбрәк акча эшләү өчен нәшриятлар укучыларның ихтыяҗына туры килә торган калыплар тәкъдим итә. Әйтик, вампир егет белән гади кыз мәхәббәте, миллионер һәм хезмәтче кыз мөнәсәбәтләре, явыз егет һәм әйбәт кыз, һәм башкалар. 20-35 яшьлек хатын-кызлар боларны егылып ятып укый. Шуңа китап базары шушы темаларга калыплап язылган әсәрләр белән шыплап тулган. Бераздан бу тема ялкытачак һәм аны бүтән трендлар алыштырачак. Һәм шул темага язылган шаблон китаплар белән дөнья тулачак. Сүз әлегә шушындый әдәбият турында.
Мондый әдәбиятны ЯИ күз дә йоммый калыплый ала. Ул билгеле кысалар буенча бик яхшы эшли һәм тел өлкәсендә дә югары дәрәҗәдә. Киләчәктә һәркем үзе укыр өчен үзе маҗаралы роман яза алачак дип фаразларга мөмкин. (Бу юнәлешне аз гына дәвам итсәк, һәркемгә шәхси әдәбият, шәхси сәнгать дип тә тезеп китәргә була һәм һәркем өчен персональ чынбарлык дип әйтергә дә ерак калмый…) Һәрхәлдә, төрле матавыкларга корылган, мавыктыргыч һәм бер каптырмалы әсәрләр язучы авторларны ясалма интеллект алыштырачак. Америка, Европа китап базарын басып алган калыплы әсәр­ләр­нең күбе­сен, күңел ачу әдәби­ятын бүген үк инде нейро­чел­­тәрләр ярдә­мендә язалар. Бу күре­неш урыс авторларына да үтеп керә бара.
Үзем күрмәдем, әмма елына әллә ничә роман язучы бик билгеле бер авторның китабында нейро­челтәрнең җавабы да кереп киткән икән, дигәнне ишеткән бар. Менә мондыйрак рәвештә була инде ул: “Мин бу романның фәләненче бүлеген сез тәкъдим иткән тема буенча бик теләп язам…” Һәм әсәрнең чираттагы бүлеге китә…
Киләчәктә бары тик оригиналь һәм тирән фикерле, үзенчәлекле язучыларга гына ихтыяҗ булачак. Чын талантларга, чын иҗатчыларга. Тик аларның да киң катлам укучылар өчен язучы түгел, ә нейрон челтәрләр өчен чыганак рәвешендә калуы мөмкин. Без, татар язучылары, әлегә бу мөмкинлекләрдән (проблемалардан?) ераграк торабыз, әмма балыкның башы җәтмәгә кергән икән, койрыгы качып котылыр дип әйтеп булмый.
Медицина өлкәсендә нейрон челтәр теләсә кайсы район хастаханәсенең терапевтын алыштыра ала. Менә Казанда Азиядән килгән Шәрипҗон Имаметдинович бар инде. Аңа дәүләт хезмәтләре аша алдан язылып куясың да төп-төгәл шул вакытка киләсең. Ә аның эше күп икән, бер бүлмәдән икенчесенә чабып йөри. Әле бер сәгать элек кабул ителергә тиешле кешеләр дә кермәгән, чират көтеп утыралар. Син дә кешедән ким түгел ич инде — утырасың, кайчагында ике сәгать тә көтәсең. Керәсең. Кайсы төшең авыртканны әйтәсең. Ул нәрсәдер яза. Башта үз сүзеңне аңлата алмый җәфа­ланасың, аннан соң табибның ни әйткәнен аңламый интегәсең. Шундый вак-төяк матавыклар белән көнеңне уздыргач, ул рецепт язып бирә. В витамины, никотинка, аспирин. Нинди авыру белән керсәң дә — гел шул, бер аермасы юк. Ә ясалма интеллект бүтән. Аңа зарларыңны әйтү белән шул мизгелдә җавап аласың. Мин мисал өчен генә шундый сорау бирдем:
— Эчемнең уң ягы чәнчеп авырта.
Ул мондый сорауга риза түгел, ачык­лык кертергә куша, сораулар яудыра:
“Авыртуның характерына игътибар итегез: даими, чәнчүле, тибүчән? Күңел болгану, косу, эч китү, тән температурасы күтәрелү кебек өстәмә симптомнар бармы? Күптән түгел җәрәхәтләр яки физик авырлык булмадымы?”
Мин, аппендицит түгелме, дип кызыксынам. Ул бу чирнең симптомнарын китерә, шуларга нигезләнеп сораулар бирә… Шул рәвешле барысын да ачыклагач, диагноз куя. Табиб кулына барып эләккәнче нинди чаралар күрергә икәнлеген әйтә. Медицина өчен махсус җайланган челтәр түгел бу, үзебезнең гади ГигаЧат. Табиб дуслар белән дә сынап караган бар, сорауларына төгәл җавап бирәсең икән, диагноз да куя, ничек дәваларга кирәген дә әйтә. Димәк, ул синең сәламәтлек буенча консультантың булып хезмәт итә ала. Алай гына да түгел әле… Күптән түгел Согуд Гарәбстанында табиб булып ясалма интеллект эшли торган беренче клиника ачылган. Пациентларны Доктор Хуа дигән ЯИ-доктор карый. Ул симптомнарны, башка мәгълүматны үзе анализлый, дәвалау планын тәкъдим итә. Боларны соңыннан кеше-табиб тикшерә.
Мәгариф өлкәсендә ул репетитор, шәхси укытучы, консультант буларак бүген үк гамәлдә инде. Шулай ук һәртөрле коучлар да аны киң куллана. Ә телләр өйрәнү мәсьәләсендә ясалма интеллект нигезендәге робот-укытучылар кешегә караганда да тәэсирлерәк һәм уңайлырак диләр. Шулайдыр да. Һәрхәлдә, ясалма интеллект ярдә­мендә мәгълүмәт эзләү күпкә җай­лырак. Соравыңны дөрес итеп бирсәң, ул һәр нәрсәгә тулысынча җавап таба ала. Элегрәк төгәллек таләп иткән өлкәләрдә, әйтик, тарихи даталарны, шәхесләр исемнәрен буташтыра иде, хәзер камилләшә бара. Һәркем үзенә кирәкле белемне үзе үрелеп ала алачак дигән сүз бит инде. Якын елларда укытучы һөнәре юкка чыгып, һәркем­нең ЯИга корылган шәхси укытучысы булырга мөмкин.
Бөтенесен дә санап тормыйм. Ясалма интеллектка нигезләнгән робот­ларның камилләшүе бик күп һөнәр­ләрне кеше кулыннан тартып алырга мөмкин. Хәтта бары тик кеше генә булдыра ала дип уйлаган, шуңа тулысынча ышанган өлкәләрне дә.
Роботлар барысын да булдыра. Һәм алар, без ышанганча, кешене кара эшләрдә, авыр хезмәттә түгел, ә нәкъ менә иҗат һәм акыл белән бәйле өлкәләрдә алыштыра бара. Киләчәктә мондый һөнәрләрнең тулысынча роботлар кулына күчеп бетүе дә мөмкин. Ә адәм баласына тагын шул күнегелгән шөгыльләр кала — таш кисү, җир казу, роботларга уңай шартлар тудыру…
Безнең дәвер тизлектән һәм көтелмәгән борылышлардан тора. Ә тизлек — туры юлны, борылышлар акрынрак барганны ярата. Кемнең кемгә хезмәт итәчәген дә тәгаен билгеләп булырлык түгел.

Марат Кәбиров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас