+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
15 Сентября 2025, 06:30

Витаминга бай салат

Топинамбурдан бик тәмле салат әзерлик, дуслар.

Витаминга бай салатВитаминга бай салат
Витаминга бай салат
Көз — витаминга бай яшелчә-җимеш өлгергән вакыт. Салатның да төрлесен ясарга була, тик иренмә генә. Бүген, дуслар, җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Моның өчен 300 грамм кәбестә, 2 кишер, 1-2 топинамбур бүлбесе, 1-2 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 3 кашык үсемлек мае, тәменчә лимон суты, тоз кирәк булыр.

Кәбестәне озынча турап, кул белән җиңел генә уабыз. Чистартылган чи кишерне озынчалап кыргычтан үткәрәбез. Топинамбурны вак кыргыч аша чыгарабыз. Петрушканы вак кына итеп турыйбыз. Барысын да бергә тирән савытка салып, ваклап туралган сарымсак кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Табынга чыгарганда тоз һәм үсемлек мае кушабыз. Аз гына лимон суты кушсаң, тагын да тәмлерәк була.

Мондый салат витаминга бик бай була. Аны атнасына берничә тапкыр әзерләп ашарга тырышыгыз.

Фото: sovetnika.net

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас