– Гуля! Гуля! Гуля!
Шул рәвешле торым-торымга яңгырап тора да бер мизгелгә тукталып кала. Шуннан яңа көч белән кабат тотына. Мин балконга чыктым. Тәрәзә төбендә бер ир шәүләсе чайкала, караңгыда аның кем икәнен аерырлык түгел, гәүдә-кыяфәте дә җебегән, андый чакта исерекләрнең барысы да бер рәвешкә керә. Тавышы да… Без кечкенә вакытта авылда кайтмый калып, урамда адашып йөргән сарыклар акыра торган иде. Тамак төбеннән чыккан коточкыч һәм таләпчән тавыш белән алар урамның бер очыннан икенчесенә чабып акырып йөриләр. Моның тавышы да шул чамарак.
“Гуля” бик үк начар исем дә түгел инде, бәлки, берәр ягымлы авыздан ишетелсә, аны туктаусыз тыңлап ятарга да, йоклап китәргә дә булыр иде. Ләкин аягында чак басып торган исерекнең тавышы йокыны түгел, ә ачуны гына китерде. Чыгып, куып җибәрмәсәң, бу адәмнән котылу мөмкин түгел.
– Әй, – дип кычкырдым мин тавышымны артык яңгыратмаска тырышып. – Нәрсә акырасың? Бар, ычкын моннан, югыйсә, ипи ашамаслык хәлгә китерәм.
– Ладно, братан. Извини, – мин аның шулай тиз ризалашуына шатланып та өлгермәдем, тавыш тагы яңгырарга тотынды. – Гуля!
Мин ашыгып киенергә тотындым. Гулясын мәңге онытырлык итәм, зәхмәтнең. Әлбәттә, мәхәббәт шулай кыландырадыр инде, әмма ул ярату хисен адашкан сарык кебек төне буе акырып йөрерлек халәткә җиткергәнче чылатырга димәгән бит инде. Киенеп кабат балконга чыгуга, кемдер өлгергән иде. Тегене бәргәләп-суккалап, аунатып-тәгәрәтеп читкә куып җибәрде. Үзем дә шулайрак кыланырга ниятләсәм дә, бишенче катның балконыннан карап торганда теге исерек кызганыч та булып тоелды.
Бу тамаша тынгач, төнге Казан киңлекләренә караш ташлап беркадәр тордым да кухняга кереп бер стакан су салып эчтем. Утны сүндереп йокы бүлмәсенә атлауга тагын:
– Гу-ля!
Мин башта үз колакларыма үзем ышанмый тордым. Шулкадәр кыландырып бәргәләп-төрткәләп- сөйрәп куып җибәргән җиргә юньле адәм кабат киләмени инде. Минут эчендә бит ул. Бәлки, теге күрше кереп чишенергә дә өлгермәгәндер әле. Ә бу килеп тә җиткән, акыра да башлаган.
Балконга чыгып моны күрүгә нидер кычкырмакчы булып авызымны ачтым да тукталып калдым. Тәпәләп җибәргәнгә дә китмәгәнне, синең кычкыруыңны бар дип беләмени инде ул. Мәхәббәте шундый тирәнме, тискәрелеге көчлеме инде, аңламассың. Гулясын әйтер идең… шулкадәр чакыруга да чыкмыйча ничек түзеп ята торгандыр. Бәлки, бу йортта яшәмидер инде ул, исерек ир адресын бутагандыр, бәлки, үзе дә йомшарып йоклап киткәндер. Ә тавыш һаман дәвам итте.
– Гуля!
Шулвакыт күрше балконнан хатын-кызның назлы тавышы ишетелде:
– Әү, җаным!
– Гуля, мин яратам сине! – дигән шатлыклы аваз төнне ертты, – нигә син дәшмәдең?
– Мин йоклыйм, кадерлем, – диде хатын-кыз тавышы. – Бар, син дә кайтып ят. Иртәнгә мин сиңа шалтыратырмын. Әй, карале…
Исерек ир китәргә җыенган җиреннән тукталып өскә төбәлде:
– Тизрәк кайтып ят, яме, – диде ымсындыргыч тавыш. – Хәзер төшеңә керәм.
– Гу-ля-аа… – ирнең ләззәтле пышылдавы төнне ярды һәм ул ашыгып-ашыгып китеп барды. Өенәдер инде, тизрәк кайтып ятып, төшендә Гуля белән очрашыргадыр.
Мин сокланудан телсез калып, озак кына басып тордым. Беренчедән, өлкән яшьтәге күрше хатынының шундый тапкырлыгы таң калдырды. Икенчедән… Хәтта тукмап та җиңеп булмаган ирнең хатын-кызның бер сүзе астында иң тыңлаучан затка әверелә алуы бугай. Ә, бәлки, аның шушы бер сүзне ишетү хакына тиргәү-кыйналуларга әзер булып үҗәтләнеп йөрүедер. Гаҗәп инде дөнья, бер карасаң.
Марат Кәбиров.