

Кечкенә паркны бер-ике тапкыр урап чыккач, бу күренешкә күз өйрәнә төште, Мәдәният сарае ишегенә карап, адымнарны тизләттек. Шунда “ТИР” дигән язуга күз төште. Мин элек әйбәт ата торган идем, шул чакларны хәтерләп, иптәш егеткә ым кактым. Ул оста ата иде, шатланып ризалашты. Концерт залында кайда барырга белми төртелеп йөрүгә караганда, бу шөгыль күпкә яхшырак бит.
Кердек. Анда да бәйрәм хөрмәтенә бәйге шикеллерәк нәрсә оештырганнар икән. Ун патрон алып, унысын да төгәл тидерсәң, бүләк бирәләр. Унышар пуля алдык без дә. Иптәш егетнең әйбәт атканлыгын белә идем, шуңа башта ул атты, тугызын тидерде, берсе читкәрәк эләкте. Аннан соң мин аттым. Унысы да тиде. Мелькашканы күптән тотып караган юк иде инде, шуңа үзем дә аптырап куйдым. Бүләк итеп кечкенә бер йомшак эт рәвешендәге уенчык тоттырдылар. Мин рәхмәт әйтеп баш тарттым, тик тир хуҗасы кыставын белде:
– Шундый уенчыктан баш тарталармыни! Бу бит фәлән җирдән кайткан затлы әйбер.
Өйгә тиз генә кайтасы түгел әле, гастроль буена уенчык күтәреп йөрисе килми иде. Мин карышып маташканда, кай арада килеп кергән бот буе бер малай телгә килде:
– Үзегезгә кирәкмәсә, миңа бирегез сез.
Мин аңа борылып та карамастан уенчыкны тоттырдым. Тик шундук янындагы кечкенә кыз чәрелдәп җибәрде:
– Бу уенчык минеке. Ул миңа кирәк иде. Аны иң башта мин күргән идем.
– Ярый, алайса, мә, сиңа булсын, – дип малай йомшак этне сеңлесенә тоттырды да моңсу гына миңа төбәлде. Сеңлесе куанычыннан нишләргә белми чыгып йөгерде. Ә мин тир хуҗасына акча суздым. Бу юлы үземә ышаныч көчле иде. Шуңадырмы бер-бер артлы бөтен чәпне дә кырып чыктым да бүләкне алып теге малайга бирдем. Шунда аның артындагы икенче малай телгә килде:
– Миңа да кирәк.
– Әйдә, сиңа мин алып бирәм, – дип иптәш егет мылтыкны кулына алды. Ул да әйбәт атты, бүләкне малайга тоттырды. Тик тагы ниндидер малай калкып чыкты… Мин атып бетергәнче, якын-тирәдәге бала-чага арасында: “Анда бушлай курчак өләшәләр!” – дигәнрәк хәбәр таралгандыр инде, башта – берәм-сәрәм, аннары күмәкләшеп кереп, бот буе малайлар курчак чиратына бастылар.
Безнең вакыт бар иде әле. Бу шөгыль үзебезгә дә ошый, бүләк бирү рәхәт бит инде. Балалар сөенә, әниләре рәхмәт укый. Тик тир хуҗасының гына түземлеге җитмәде: “Ярый, монда бер сез генә түгел, патроннар да бетте, биклим хәзер”, – дип безне куа башлады. Бәхәсләшеп тормадык. Көлә-көлә чыгып киттек. Бала-чага: “Әнә, тегендәрәк тә тир бар ул, шунда барыгыз”, – дип беркадәр артыбыздан иярделәр дә әниләре янына йөгерделәр. Без үзебезнең оста атуыбызга эчтән генә сөенеп, концерт залына юнәлдек.
Бу шәһәрдә кунарга туры килде. Икенче көнне Мәдәният сараена килеп, аппаратураларны төягәч, теге тирга кабат кереп чыгарга булдык. Безне күрүгә тир хуҗасы: “Бүген бүләкләр юк инде”, – дип кистерде. Без кул селтәп кенә куйдык. Үзебезнең оста атуыбызны беләбез бит, шул да бүләк.
Тик бу юлы беребез дә бүләклек ата алмадык. Унышар патронның я тугызы, я сигезе генә чәпкә тиде. Күрәсең, теге вакытта безнең белән үз осталыгыбыз түгел, ә яныбыздагы бала-чагаларның бүләк алу теләге идарә иткән.
Марат Кәбиров.