+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
23 сентябрь 2025, 07:55

Алсу кулына мылтык алды...

Кемгәдер бронежилет кияргәме?..  

Алсу кулына мылтык алды...Алсу кулына мылтык алды...
Алсу кулына мылтык алды...

42 яшьлек җырчы һәр ай саен ниндидер яңалыкка өйрәнергә карар кылуы турында белдерде. Бу юлы ул искиткеч образда тирда пәйда булды.

Русиянең атказанган артисткасы Ян Абрамов белән 18 ел никахтан соң аерылышты һәм яңадан иҗат белән актив шөгыльләнә башлады. Ул яңа җырлар яздыра, киңкүләм чараларда күренә һәм социаль челтәрдә яңа контент бастыра башлады.

Шушы көннәрдә җырчы үзенә ай саен ниндидер яңалыкка өйрәнергә вәгъдә итүен белдерде. Артистка, иреннәрен бик чагу итеп буяп, видео яздырган: "Бүген минем дәрес булачак. Ни өчен үземә бруталь образ ясаганымны аңлатам», — ди Алсу видеода һәм тирга күчә.

«Евровидение-2000» финалисткасын нәфис образларда һәм кичке күлмәкләрдә күрергә күнеккән идек. Ләкин бу юлы эстрада йолдызы күннән тегелгән ирләрчә күлмәк һәм иркен джинсларда пәйда булды. Әйтергә кирәк, ул мишеньнәргә мылтыктан төз ата! “Моны үзем ничек шәрехләргә дә белмим", — дип белдерә Алсу, көлеп.

Аның каравы, блогерларга нәтиҗәле видеоны бәяләү авыр булмаган: ”Ә Сез - куркыныч кыз!" - дип язган Зара.
“Белмим, син нәрсәгә әзерләнәсеңдер, ләкин син әзер", — дип шаярткан җырчы Ева Власова.

Фото социаль челтәрдән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас