

Ремонт остасы мактаган!
Ләйлә социаль челтәрдәге сәхифәсендә зур фатирын ташлама белән сатуы турында хәбәр иткән иде. Инде Уфа үзәгендә яңа фатир алган.
Хәзер анда ремонт эшләре бара.
«Менә хәзер Ләйлә апагызның матур ишекләрен күрсәтәм. Түшәмгә кадәр бер ишек, ике ишек, андый матур ишекләр беркемдә дә юк, бары Ләйлә апагызда гына. Ванна бүлмәсе дә матур», – дип сөйли ремонт эшләрен алып баручы егет.
Ишекләрне бәхетләр генә шакысын, дип телик Ләйләгә.
Фото: социаль челтәрдән.