1. Сезне салкынлык, җылылык, юеш, эссе һава торышы җил һәм башка метеоүзенчәлекләр бер үк дәрәҗәдә нык ярсыта.
2. Сез бернәрсәне дә ташламыйсыз. Барысының да кирәге чыгарга мөмкин бит.
3. Сез НТВның иң яхшы каналларның берсе булуына ышанасыз.
4. Сез иреннәр өчен контурлы каләм кулланмыйсыз, хәтта хатын-кыз булсагыз да аның ни өчен кирәклеген оныткансыз.
5. Ир-егетме сез, әллә хатын-кызмы - киҗе-мамык эчке киемне өстен күрәсез.
6. Сез яңа әйберләргә, аеруча заманча техникага, ышанмыйсыз, хәтта аны күралмалмау чигенә җитәсез.
7. Коммуналь һәм башка счетларны вакытында түләү генә түгел, ә кичекмәстән түләү сезнең өчен какшамас закон булып тора.
8. Ризыкны ташлау - зур гөнаһ, шуңа күрә ашарга яраксыз булып күренгән, инде бозыла башлаган ашамлыкларны да ашап бетерәсез.
9. Сез халатны пижама яисә төнге күлмәк өстеннән киеп, көне буе шулай йөрүдә бернинди сәерлек тә күрмисез.
10. Сез кибеткә һәрвакыт үз пакетларыгыз белән йөрисез.
11. Сез душны сирәгрәк керә башладыгыз, моны буыннар авыру, «еш юыну зарарлы» һәм «күптән түгел генә юындым бит» дип аңлатасыз.
12. Янчыгыгызга, сумкагызга, косметичкагызга ничә яшь икәнен хәтерләмисез, ә косметичкагызга күп еллар инде дару тутырып йөрүегезне сизмисез.
13. Бүләк ителгән урын-җир, сервизлар, көнкүреш техникасы сездә кулланылмый һәм еллар буе төргәкләрдә саклана.
14. Телевизор ясәи серванттагы челтәрле сөлге сезнең фатирга өстәмә уңайлылык бирә.
15. Әгәр сезнең берәр нәрсәгез сафтан чыкса, яки үзегез теләгәнчә бармаса, сез моңа кемнең гаепле икәнлеген һәрвакыт төгәл беләсез.
16. Көннең шактый өлешендә сез «әле генә монда иде бит" дигән сүзләр белән төрле әйберләрне эзләү белән мәшгуль.
17. Һәм, ниһаять, иң дөрес билгеләрнең берсе: сезгә тик-ток видеороликлары бик ошый, аларны сез дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән иртән иртүк бүлешә башлыйсыз. Иң мөһиме - анда көчле ритмик музыка һәм төрле төсләр күп кулланылсын.
Елмаегыз! Өлкәннәр көне белән сезне!
Фото: bashinform.ru