

Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Совет утырышы – профессиональ бергәлекнең иң зур тармак форумы. Чара ел саен Министрлык һәм ведомство җитәкчеләрен, иҗтимагый берләшмәләрне, Русиянең әйдәп баручы спортчыларын һәм тренерларын берләштерә.
Совет утырышында инфраструктура объектларын һәм корылмаларын төзү, спортчыларга һәм тренерларга ярдәм итү, шулай ук төбәктә төрле дисциплиналар буенча ярышларны оештыру һәм уздыру буенча төп бурычлар турында фикер алышу планлаштырыла.
Шулай ук Совет кысаларында «Выбор сильных» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында самбо, дзюдо һәм спорт көрәше үсеше стратегиясе темасына түгәрәк өстәлләр, күрсәтмә чыгышлар һәм Олимпия чемпионнарыннан автограф-сессияләр уздыру планлаштырыла.
Фото: resbash.ru