

Популярлык ул олыгайгач кына йөккә әверелә, яшь чагыңда тәмен тоеп, ләззәтләнеп йөрисең. Хатын-кыз игътибары да күп була. Кайчагында үз хатыныңнан да тартынып тормыйча әрсезләнүче гүзәлләр табыла. Менә шундый очракларда хатын көнләгән кебегрәк итсә: “Үпкәләргә түгел, сөенергә кирәк, вакытында очрашып танышмасак, бәлки, син дә шулар арасында булыр идең”, – дип шаярткандай итә торган идем. Соңлап очрашсак, син барыбер миңа гашыйк булыр идең дә әнә шул чибәркәйләр белән бергә тилмереп йөрер идең, янәсе.
Әле менә бер иптәшнең тормышын күз алдына китердем дә шул чакларны искә төшереп куйдым. Аллаһ үзе сакласын инде, тормышта әллә нинди сәер хәлләр була икән ул.
Менә ул ир безнең чоргырак инде, бик якыннан булмаса да, аралашып яшәдек. Хатыны булачак кыз артыннан сигез ел буе йөрде. Яратып, әлбәттә. Яратуы чын булмаса, егет кеше шулай булдыра аламыни?! Башта кызы бик якын китермәде, шуннан гыйшык уты кабынгандыр инде, “чурт с ним” дип кенә юл куя торган нәрсә түгел бит. Матур итеп йөрделәр. “Һинд киноларындагы кебек мәхәббәт!” дип соклана торган идек.
Өйләнешкәч тә әйбәт яшәделәр. Балалар үстерделәр. Әйбәтлек тә озакка сузылса, туйдыра торгандыр инде. Бермәлне, ире күрше авылдагы ялгыз хатынга ияләшкән икән, дигән хәбәр таралды. Моңа ышануы кыен иде. Гаилә корып яшәгән кеше чамалый бит инде кемнең ниндирәк хатын була алуын. Күрше авылдагы сөяркәсе кебекләрне көтүе белән китерсәң дә моның үз хатынына алыштырырлык түгел.
Шулай ышанмый йөргәндә ир, үз гаиләсен ташлап, күрше авылга күченгән дә киткән. Хатыны артыннан барса да, сөяркәсе: “Эч пошырып йөрмә, ирләр юньле хатынны ташлап китми ул”, – дип, ишек төбеннән борып җибәргән. “Тукта әле, ирен дә тартып алдым. Күрше авылдан ук килгән бит”, – дип, чәй дә эчереп тормаган хәтта.
Ярты ел чамасы яшәделәр шулай. Бермәлне теге ир, төенчекләрен күтәреп, хатыны янына кире кайткан. Гаебе юк инде, бер уйласаң, яшәгән, чагыштырып караган да үземнеке әйбәтрәк икән, дигән фикергә килгән. Тик хатыны куып җибәргәч, тагын яңа оясына кайтып китәргә мәҗбүр булган. Хәзер бу яңа хатыны белән яши, ә элеккесенең артыннан йөри. Артыннан да калмый инде, ярдәмләшә дә, бүләкләр дә китерә, балаларын сәбәп итеп тә килеп җитә. Фәлән ел буена бергә яшәгән хатын белән очрашуга сәбәп бетми бит инде, теләгең булса.
Хатыны да, башта бик каты карышса да, бирешә төшә инде. Хуҗалыкта ирләр кулы да кирәк, аз-маз бүләге дә ярап торадыр… Иң мөһиме – хисләре дә үлеп бетмәгәндер. Яратышып гаилә корып, фәлән ел буе яшәгән кеше үзеңнең бер өлешеңә әверелә бит инде ул, икең бербөтенгә әйләнәсең. Кыскасы, үзара яраша, якыная болар. Хәзер теге ирнең яңа хатыны күрше авылда, ул шунда яши, ә монда килгәләп йөри. Сөяркәсе иткән дип сөйлиләр...
Ни дип әйтим инде? Яратып өйләнешкән кешеңнең кадерен белеп яшәргә кирәк шул… Мәхәббәт ул уен түгел, гашыйк булгансың, ярашкансыз, кавышкансыз икән, барыбер шул үз ярыңны яратасың. Кем булсаң да. Никадәр популяр булсаң да… Кайда, кем белән яшәсәң дә.
Марат Кәбиров.