+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 Октября 2025, 04:27

Уфага да ул “матай”да йөргән...

Краснокама районының Мүзәк авылында яшәүче Адольф Дмитриевның хезмәт юлы соклангыч та, үрнәкле дә

Уфага да ул “матай”да йөргән...Уфага да ул “матай”да йөргән...
Уфага да ул “матай”да йөргән...
Адольф Дмитриев – Краснокама районында билгеле шәхес. Ул районның халык мәгарифендә якты эз калдырган, яшь буынны тәрбияләүгә һәм өлкән яшьтәгеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга лаеклы өлеш керткән. Быел Адольф Андриянович өчен икеләтә юбилей елы: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм ул үзе дә сигезенче дистәне түгәрәкләде.

Ул 1945 елның 23 маенда Калтасы районының Василово авылында туган. Әтисе Андриян Дмитриевич ике канкоешта – Фин кампаниясендә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1942 елда ул авыр яраланып кайткач, аны берьюлы ике урынга – Күгәрчен һәм Калмиябаш урта мәктәпләренә хәрби җитәкче итеп тәгаенлиләр, чөнки мәктәпләрдә укытучылар җитми, ә яшь буынны хәрби хезмәткә әзерләргә кирәк!
Адольфның Василово башлангыч мәктәбендә беренче укытучысы әнисе София Сәмли кызы була. Ул Краснокама районының Редькино авылында туган һәм, Краснокама мари педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Калтасы районына эшкә җибәрелгән. Мәктәптә ул барлыгы 40 ел эшли.
Дмитриевлар гаиләсендә ике ул һәм ике кыз үсә. Адольф иң өлкәне.

– Без барыбыз да әти-әнигә охшарга тырыштык, – дип елмая Адольф Андриянович. – Энем Владислав авыл хуҗалыгы һәм нефть техникумнарын тәмамлады, гомере буе колхозда механик булып эшләде. Сеңелләрем Зоя мәктәптә эшләде, аннары Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәренә чыгып китте һәм анда лаеклы ялга чыкканчы бухгалтер булды, Серафима исә гомере буе шәфкать туташы булып, халык сәламәтлеге сагында торды.
Ә Адольф Андрияновичны Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Бабай сигезьеллык мәктәбенә лаборант вазыйфасына чакыралар. Балалар белән эшләү аңа бик ошый. Шуңа бер ел эшләгәннән соң, ике дә уйлап тормыйча, Бөре дәүләт педагогия институтының биология һәм химия факультетына укырга керә.
Студент еллары сизелми дә үтеп китә. Һәм биш елдан соң дипломлы белгечне туган районына эшкә кайтаралар. Районның халык мәгарифе бүлегендә исә аны Киебак сигезьеллык мәктәбенә тәгаенлиләр.

Ул елларда авыл укытучыларын хәрби хезмәткә чакырмыйлар иде. Ләкин Адольф Андриянович үзен ничектер кимсетелгән кебек хис итә – “Армиядә дә хезмәт итмәгән нинди егет инде ул?” Бу теләген ул районның хәрби комиссарына җиткерә һәм шул елда ук Адольф Дмитриевны хәрби хезмәткә чакыралар. Ул Саратов өлкәсенең Татищево шәһәрендә ракета гаскәрләрендә элемтә аппаратлары белгече булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң яңадан Киебак мәктәбенә кайта.

– Ә ничек Сез Краснокама районына килеп чыктыгыз? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Ул елларда Краснокама районы Калтасы районы составында иде бит. Киебакта бер ел эшләгәннән соң чын ир булып үсеп җитте, дип уйлаганнардыр, күрәсең, мине Никольское сигезьеллык мәктәбенә директор итеп җибәрделәр.
Бүгенгедәй күз алдымда: Никольскоега килсәм, мәктәп агачтан салынган алты иске йортта урнашкан. Алар барысы да мич ягып җылытыла. Мәктәпнең элекке директоры миңа утын алырга накладной тоттырды. Мәктәпне җылытырга елга 250 кубометр утын таләп ителә икән. Укытучылар өчен дә шулкадәр үк. Ә мин Никольскоега килгәндә 14 август иде, мәктәпнең утынлыгында бер пүлән дә юк. Кыш буе каян туры килсә, шуннан утын ташырга туры килде. Шулай да укыту-тәрбия процессына зыян китермәдек.
Икенче елда мин Никольское авылында яңа мәктәп төзү мәсьәләсен күтәрдем. Минем башлангычны хуп­ладылар һәм булачак мәктәпнең проект-смета документларын әзерләүне үземә йөкләттеләр.
Яңа мәктәп төзелешен хәстәрләп күпме йөгерергә туры килгәнен үзем генә беләм. Минем бишекле “Иж-Юпитер” мотоциклым бар иде. Шул “матай”да берничә тапкыр Уфага барырга туры килде. Ә уку елы дәвамында атнага ике тапкыр район үзәгеннән мәктәп ашханәсе өчен каймак ташыдым. Ничек кенә авыр булмасын, яңа мәктәпне без барыбер төзеп бетердек.

1980 елның 7 апрелендә Никольское авылында 192 укучыга исәпләнгән яңа мәктәпнең кирпечтән төзелгән ике катлы бинасы ачылды.
1982 елда мине Никольское авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасына тәгаенләделәр, ә тагын ике елдан “Заря” колхозы коммунистлары үзләренең лидеры итеп сайлады, – дип хәтер йомгагын сүтә әңгәмәдәшем.

Колхозның башлангыч партия оешмасына өч ел җитәкчелек иткәннән соң, Адольф Андриянович туган ягына, әти-әнисе янына кайтып китәргә карар итә. Бу вакытта инде Краснокама районы Калтасыдан аерылып чыккан була, Василово авылы Калтасы районында кала. Ул чакта героебызның фикер­дәше Владислав Петров “Мир” колхозына җитәкчелек иткән була. Ул дустын үз колхозына партия оешмасы секретаре вазыйфасына чакыра.
Үзен Краснокама районыннан җиңел генә җибәрмәсләрен Адольф Андриянович яхшы аңлый, Владислав Петрович аңа нәкъ шушы мәсьәләдә ярдәм вәгъдә итә. Телисеңме, теләмисеңме, ризалашырга туры килә.

– Владислав Петрович белән бер-беребезне аңлашып, бик яхшы эшләп киттек, – дип сөйли ветеран. – Шуңа 1991 елда Русиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцинның указы белән КПССның эшчәнлеге туктатылгач, ул мине үзенең мәдәният мәсьәләләре буенча урынбасары вазыйфасына тәгаенләде.
1997 елда Адольф Андрияновичка Никольское мәктәбендә завуч вазыйфасын тәкъдим итәләр. Коллектив аңа яхшы таныш була, шуңа ул һич икеләнүсез ризалаша.

2005 елда Адольф Дмитриевка пенсия билгелиләр, ләкин эштән азат итмиләр. Укытучы булып тагын биш ел эшләргә туры килә. Лаеклы ялга чыгар алдыннан аңа бер ел Мүзәк мәктәбендә эшләргә дә туры килә. Шулай итеп аның гомум хезмәт стажы 49 елга тула.
Хатыны Алевтина Сәлимгәрәй кызы белән Адольф Андриянович ярты гасырдан күбрәк бергә. Ул Бөре районында туып-үскән, 1967 елда Бөре шәһәрендә танышалар. Алевтина ул чакта медицина училищесында укыган була.
Гаиләдә ике ул һәм бер кыз үсә. Өлкән уллары Эрик Себердә “Газпром” системасында эшли иде. Махсус хәрби операция башлангач, ул, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Туган илебезне неонацистлардан якларга китте. Икенче уллары Вадим Нефтекама шәһәрендә яши, төзелеш фирмасында эшли. Кызлары Вероника исә – Краснокама районының Раздолье урта мәктәбе укытучысы.

Алевтина Сәлимгәрәй кызы белән Адольф Андриянович – хәзер дүрт оныкның яраткан дәү әнисе белән дәү әтисе. Адольф Андреевич “кызым минем һөнәремне сайлады”, дип мактанса, Алевтина Сәлимгәрәй кызы исә, “оныкларым минем эземнән китте” дип горурлана. Эльвина медицина колледжын тәмамлаган һәм һөнәре буенча Мәскәүдә эшли, ә Наталья Пермь дәүләт медицина академиясен кызыл дипломга тәмамлаган абруйлы табибә. Вилена, Нефтекама нефть колледжын тәмамлап, шәһәрдә һөнәре буенча эшли, Тимур исә Екатеринбург геология техникумының икенче курсында укый.
2012 елда Адольф Дмитриевны Мүзәк авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе итеп сайлый. Ул вакытта авыл биләмәсендә барлыгы 300дән артык пенсионер яшәгән була. Җиде кеше – тыл хезмәткәре, 70ләп кеше – сугыш чоры балалары статусында.
Адольф Андриянович рәислек иткән чорда Мүзәк авыл биләмәсе ветераннары, районда үткәрелгән барлык чараларда да актив катнашып, призлы урыннар яулый, чөнки ул барлык чараларда да үзе башлап йөрүче була.

– Сез Бөек Ватан сугышында Җиңү көненнән соң ике атна үткәч тугансыз
. Шундый чорда Сезгә “Адольф” дигән каһәрләнгән исем кушканнарын әле булса аңлый алмыйм, – дигән сорауны бирмичә кала алмадым.
– Безнең якларда ул елларда “Адоль” дигән исем бик популяр булган. Тирә-як авылларда андый исемле кешеләр әле дә очрый. Әти-әниемнең раславы буенча, миңа да шундый исем кушканнар. Тик, ни сәбәпледер, авыл Советы хезмәткәре минем исемемә “ф” хәрефен өстәп язып куйган. Бу хакта мин паспорт алганда гына белдем, тик хатаны төзәтергә ул вакытта өлгерә алмадым. Шулай итеп, мин “Адольф” булып калдым. Ә авылдашларым миңа маричалап “Адик-агай” дип дәшә. Димәк, Адик абзый...

Рим ӘХМӘТОВ,
журналистика ветераны.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас