

Заманында бик күп хезмәт батырлары турында язсам да, Ленин ордены кавалеры, механизатор Рәшит Шәрипов турында иркенләп бәян итәргә туры килмәде. Гадәттә, җиргә береккән кеше тыйнак та була шул. Шулай да хаклы ялга чыккан Рәшит абый белән миңа сөйләшеп утыру бәхете тиде әле.
Балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Әтисе, ат караучы Таһир аганы да, абыйсы Газимне дә фронтка алалар. Ат карау вазыйфасы әнисе Сәлиха Хәйрулла кызының иңенә төшә. 11 яшьлек Рәшитнең тормыш ызаныннан атлавы әнисе белән бергәләп җир сөрүдән башлана. Өстәвенә, балаларга хезмәт хакы түләнми. Ул чакта “Барысы да Җиңү өчен!” девизы астында эшлиләр. Җиңү үзе бер зур хезмәт бүләге була ул чакта.
13 яшендә Гани абыйсында сабанчы булып йөргәндә әтисенең Сталинград сугышында батырларча һәлак булу хәбәре килә. Соңрак Җилдәр МТСында тракторчылар курсын тәмамлый ул. Оясында ни күрсә, очканында шул була, дигәндәй, аңарда кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнә. Зур дәрәҗәләргә ирешкәч, оныгы Алинә хәтта “Картәтием белән чиксез горурланам”, дигән инша да яза...
Рәшит, үсмер чагында механизатор һөнәрен сайлап, бер дә ялгышмады да, үкенмәде дә. Күктә Җиңү салютлары балкыгач, ул, корыч атны иярләп, туган як басуларында үзе тәүге буразналарны сала. Башта “ХТЗ”, ”НАТИ” тракторларында җир эшкәртә. Чәчә, ура, лафет белән игеннәрне чаба. Хезмәткә акчалата түләү булмагач, 30 центнерлап ашлык биргәннәр үзенә. Соңрак ул озак еллар “Беларус” тракторында эшли, урып-җыю чорында игеннәрне тезмәгә сала. Еллар үтү белән тәҗрибәле механизаторның даны алдынгы көнбагыш үстерүче буларак тарала. Һәр елда “МТЗ-50” тракторында 250-300 гектар мәйданда көнбагыш чәчә, тырмалый, рәт араларын эшкәртә. Тынгысыз игенче кайчак таң ату белән үз мотоциклында көнбагышларның шытымын карар өчен кырларны әйләнеп чыга торган булган. Әйтерсең, агроном яисә үзенең шәхси хуҗалыгы! Күрәсең, аның күрше хуҗалыктагы көнбагыш үстерүчеләрдән калышасы килмәгәндер.
Әнә шулай чәмләнеп, барлык көчен салып, кара тир түгеп эшләгәч, берсендә гади механизаторның хезмәт хакы хәтта колхоз рәисенекеннән дә күбрәк килеп чыга! Көнбагыш үстерү буенча ике тапкыр район чемпионы исемен яулый. Бергә ярышып эшләгән, шулай ук берничә орденлы Рифкать Вахитовтан һәм башкалардан берничек тә калышасы килмәгәндер. “Тракторны вакытында карап, майлап торсаң, кадерләсәң генә сине тыңлый ул, — ди иде Рәшит Шәрипов. — Кеше организмы да шулай, профилактика үткәрмәсәң, ул таушала, картая. Шуңа да мин тракторда 4-5 ел ремонтсыз йөрдем”.
Ә инде еллар дәвамында Җир-анага түгелгән тозлы тир, тәмам сөялләнеп беткән куллар, эшкә бирелгән мөкиббәнлек — берсе дә эзсез калмый икән. Рәшит Таһир улы югары уңышларга ирешкәне өчен 1966 елда Бишбүләк районында беренчеләрдән Ленин орденына лаек була. Күп тә үтми, данлыклы механизаторны БАССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. Сайлаучыларның һәр наказына колак салып, аларның һәммәсен үтәп, халыкта абруй казана. Эшләгәнне күрә белү, хөрмәтләү кеше психологиясенә уңай йогынты ясый, әлбәттә. Тырышып, йөрәгеңне, күңелеңне биреп эшләгәндә күп вакыт бүләк иясен табарга гына тора. Әйткәндәй, Октябрь революциясе ордены, “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен”, “Хезмәт ветераны” һәм башка медальләр — һәммәсе максатчан, тынгысыз эш нәтиҗәләре.
Билгеле, эшкә бирелгәнлек, әлбәттә, иң тәүдә гаиләдән килә. Ятимлек җилләренә, теләсә нинди сынауларга каршы тора алган әниләре Сәлиха Хәйрулла кызының язмышның күзенә карап, дүрт баласында өстә әйтелгән күркәм сыйфатларны тәрбияли алуы үзе генә дә олы батырлыкка тиң. Өлкәне Газим исә, гарасатлы Бөек Ватан сугышының коточкыч мәхшәрендә “кайнап”, туган ягына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Башта комбайнда эшли, кыска вакыт эчендә намуслы хезмәте белән абруй казанып, авыл Советы депутаты булып сайлана. Озак та үтми, утны-суны кичкән, оештыру сәләтенә ия булган фронтовикны авылдашлары Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советы рәисе итеп сайлый. Ә Ризван исә “Победа” колхозының алдынгы шоферы була, ерактагы Саҗидәләре дә соңрак туган авылга кайтып сыена.
...Рәшит Шәрипов үрнәкле гаилә башлыгы да булды. Хатыны Кәфия белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Өлкәне Биктимер Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында ветеринар белгечлеге алды, кызлары Илмира — Уфа педагогия училищесын, Светлана Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының филология факультетын уңышлы тәмамладылар. Кечесе Ришат шофер, эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булды. Һәммәсе тормышта үз урыннарын тапты, хезмәт коллективларында олы абруй казанды.
Кәфия җиңгәй исә, заманында алдынгы чөгендер үстерүче буларак, үзәкләргә үткән яңгырлы, карлы-бозлы көннәрдә дә бирешмичә, басудагы эшләрне балалар ярдәме белән бергә башкарган. Кышын сөтчелек фермасында алмаш савучы булып тә хезмәт салган. Кул белән борчак басуын да, печәнен дә чапканнар, җыйганнар, көзгә таба ындыр табагында — ашлыгын чистартканнар. Таякка яисә кечкенә хезмәт хакына да риза булып яшәгәннәр.
Аның каравы, еллар үтү белән бердәм, тырыш хуҗалык әгъзаларының йортларында районда беренче булып 1976 елда табигый газ яна башлавы үзе зур сөнеч булды. Ул, “Победа” колхозының легендар рәисе Габдулла Фәритовның якты эзе булып, һәркемнең күңелендә саклана. Бүген дә аңа күпләр рәхмәт әйтә. Ул үзенең гадилеге, тыйнаклыгы, әлбәттә, таләпчәнлеге белән дә кешеләр күңеленә ачкыч таба белде. Хәтта ул үзенә иркен йорт та төзетмәде, булганына шөкер итеп яшәде. Ә колхозчыларыннан эштә дә, ялда да аерылмады. Ул чакырган һәркемнең мәҗлес ашына җәмәгате Нәкыя апа белән барыр иде. Һәм “Яшәргә дә әле, яшәргә” дигән җырны башкарыр иде.
Ә менә туганы Мөнәвәрә белән Зөфәргә кунакка килгән Кәфия җиңгәй белән Рәшит абыебыз гармунының күрекләрен сузып сузар иде. Бәләкәй чакта мин боларның һәммәсенә үзем дә шаһит булдым. Ә искиткеч моңлы Кәфия җиңгәбез исә халык җырларын башкарыр иде. Менә бит ничек күңелле яшәгәннәр!
Алай гына да түгел, яшь чакта Кәфия Шәрипова үзешчән сәнгатьтә катнаша иде. Биюгә дә маһирлыгын күрсәтеп, Рәшит абый чабата кигән хатынын Кыңгыр-Мәнәвез, Бишбүләк, Базлык авыллары сәхнәсендә гармунында да биеткән әле. 61 ел парлы гомер үткән дә киткән. Ә бит шуның илле елын ул шаулы хезмәт таңын мотор гөрелтесе астында каршылаган. Эзсез дә калмаган ул еллар. Әйткәндәй, Рәшит Шәриповка 2013 елда “Бишбүләк районының шәрәфле шәхесе” исеме бирелүе — моңа тагын бер ачык дәлил.
Лаеклы ялга чыккач та ул үзе эшләгән тракторын юксынган. Еллар үткәч, аңа иске тракторын бүләк иткәннәр.
Үземнең башлангыч белән мәктәп бинасына Рәшит абыйга мемориаль тактаташ урнаштыртуга ирештем. Хезмәт батырын бирегә төрле очрашуларга еш чакырып торганнар. Ул яшь буынга һөнәри юнәлеш биреп, туган төякне яратырга, икмәк кадерен белергә өндәгән!
Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны.