+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 октябрь 2025, 05:19

Тамыр тирәнлеген яфрак тоя

Күренекле журналист Фәнүр Гыйльмановның чираттагы китабы Благовар районы Иске Абзан һәм Яңа Абзан авылларының тарихын иңли.  

Тамыр тирәнлеген яфрак тояТамыр тирәнлеген яфрак тоя
Тамыр тирәнлеген яфрак тоя

Туган як, туган җир, туган авыл... Кайларда гына яшәп, нинди генә вазыйфаларда эшләмәсәк тә, безне шушы төшенчәләр гомер буена озата килә. Шушы як табигате, эчәр суы, сулар һавасы, авылдашларның холык-фигыле, хәтта тышкы кыяфәте, су тамчысындагы кебек, синдә дә чагыла. Хәтта кешенең кемлеге дә – яхшымы, яманмы ул, рухи яктан көчлеме, әллә мескенме – аның туган ягына, авылына, тамырларына булган мөнәсәбәтеннән ачык күренә. Туган ягын кадерләгән иҗатчы үзе дә аның кадер-хөрмәтенә лаек була. Әнгам ага Атнабай, Роберт абый Миңнуллин­нарның язмышы – моңа ачык мисал.

Бу яктан карасаң, бөтен гомерен Башкортстандагы татар журналистикасына багышлап, 39 ел дәвамында “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе йөген тарткан Фәнүр Мөгамбәр улы – бик бәхетле иҗатчы. Гомер буе аңа гәзитнең бетмәс мәшәкатьләре белән йөгерергә туры килсә дә, ул беркайчан да туган ягыннан, туган авылыннан аерылмады, шунда яшәде, тирән тарихи тамырлардан яшәү суты алган мәгърур имәннең бер яфрагы булып, аларның тирәнлеген тоеп иҗат итте.


Һөнәре буенча филолог – татар теле һәм әдәбияты белгече булса да, аның күңелендә чын ир-егетләргә генә хас “иярләнгән ат” ятты – тарихчы, гомер буе туган як тарихын өйрәнүче тулпар. Бу “ат”ны “иярләп”, Фәнүр Мөгамбәр улы Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Балтач, Бүздәк, Әлшәй, Туймазы район­нарының татар авыллары тарихына сәфәр кылды, күпсанлы архив чыганакларына мөрәҗәгать итте һәм эзләнү нәтиҗәләрен берсеннән-берсе саллы ике дистәгә якын китап рәве­шендә бастырып чыгарды. Тикше­ренүче сыйфатында, шулай ук гади кеше буларак та, шактый олы тормыш тәҗрибәсе туплагач, каләмдәшебез инде җаваплылыктан курыкмыйча, үзенең кендек каны тамган авыл­ларның үткәнен, аның бүгенге көн белән бәйләнешен тикшерүгә алынды. Һәм, нәтиҗә буларак, Благовар районының Иске Абзан һәм аңардан бүленеп чыккан Яңа Абзан авыл­ларының тарихын иңләгән “Морзалар һәм йомышлы татарлар варислары” дип аталган китабы быел Казанда “Пропаганда” нәшриятында дөнья күрде.


Әлеге китап төзелеше белән үк фәнни әдәбиятка карата куелган кырыс таләпләргә җавап бирә. Ул тарихи-хронологик принципка таянып төзелгән, ягъни хикәяләү ерак үткәннәрдән, аерым алганда, авыл нигезләнүенә китергән XVII гасыр ахыры вакыйгаларыннан башланып, бүгенге көннәргә кадәр алып барыла. Биредә автор, күпсанлы архив чыганакларына мөрәҗәгать итеп, кайчандыр авылның төп халкын тәшкил иткән “чабаталы морзалар”ның килеп чыгышына, аларның борынгы Ватаннарына, көнкүрешенә туктала. Авылның борынгы бабалары көчләп чукындыруга, диннән һәм телдән яздыруга башбирмәс мишәр татарлары булып күз алдына килеп баса.


Беренче карашка, китап аерым ике авыл тарихына гына багышланган кебек тоелса да, чынлыкта республикада “чабаталы морзалар” һәм аларның нәселләре тарафыннан нигезләнгән яисә алар күпчелек халкын тәшкил иткән дистәләрчә авыл-салаларның уртак үткәнен иңли. Һәм бу тарих, Благовар белән генә чикләнмичә, Әлшәй, Дәүләкән, Бүздәк, Чакмагыш, Чишмә, Кушнаренко якларына да барып чыга, бу якларда яшәүче мишәр татарларының уртак тамырларын ачып сала. Хәер, бу яклап татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең биографиясенә күз салу да җитә. Юкка гына аны Башкортстанның ике райо-
ны – Благовар һәм Дәүләкән үз улы дип исәпләми...


Иске Абзан авылының нигезен тәшкил итүче “чабаталы морзалар” – Асанов, Салихов, Бектимеров, Кулаев, Бетуков, Тенишев, Биглов, Иксеев, Сакаевларның нәсел җепләрен эзмә-эзлекле дәвам итеп, автор аларны ХХ гасырга кадәр китереп җиткерә, рәсми документларга таянып, төп нәселләрнең тәрҗемәи хәлен, авыл икътисадына, рухи тормышына керткән өлешен анализлый. Билгеле, 1930 елларга кадәр милли мәгарифне Ислам диненнән, муллалардан, мәдрәсәләрдән аерып карап булмый. ХХ гасыр башында авылда ике мәчет иман нуры тарата.


Шунысы шатлыклы: Метрика кенәгәләрендә рәсми теркәлгән беренче мәчет муллалары арасында авторның – Гыйльмановлар нәсе­ленең – башында торучы Гыйльман Зәйнулла улы Баязитов та бар. Шуннан “алма агачыннан ерак төшми” дигән мәкальнең хаклыгына шик белдереп кара инде! Аерма тик шунда: Гыйльман Баязитов XIX гасыр азагы мәгърифәтчеләреннән булса, аның берничә буын соңындагы варисы Фәнүр Гыйльманов XXI гасыр башында яшәүче милләттәшләренә гыйлем нуры тарата. Шуны да әйтик: әлеге китапта автор Иске Абзан авылы мәктәбенең тарихына, аннан үсеп чыккан күренекле шәхесләргә аерым зур урын бүлә; авылны яшәтүче төп көчнең мәктәп икәнлеген тирәнтен аңлап эш итә ул. Тупланманың “Алар бит авыл күрке” дип аталган бүлегендә күптөрле хезмәт һәм язмыш ияләре чагылыш тапса да, аларны шушы гыйлем учагында белем алулары берләштерә.


Китап мөстәкыйль ике өлештән тора. Аның беренчесе югарыда атал­ган Иске Абзан авылының тарихына багышланса, икенчесе шуннан аерылып, 1897 елда барлыкка килгән Яңа Абзан авылының инде гасыр ярымга якынлашып килгән үткәненә байкау ясый. Һәр ике бүлекнең дә ахырында рәсми тарихи документларның күчермәләре – Ревизия “сказка”лары, халык исәбен алу, “подворная перепись” материаллары, хуҗалык кенә­гәләре урнаштырыла, ягъни хезмәттә китерелгән һәр яңа мәгълүмат рәсми документ белән ныгытыла. Бу исә хезмәтне дәлилле, ышанычлы итә.


Шул ук вакытта әлеге китапны фәнни телдә язылган “саф” тарихи документ итеп карау да дөрес булмас иде. Анда тарих, илкүләм вакыйгалар конкрет кеше язмышлары, истә­лекләре аша ачыла. Нәкъ фольклордагы бәет, риваять жанрларындагы кебек үк. Алардан ХХ гасырның “җелегенә үткән” колхозлашу касафатын да, репрессия фаҗигаләрен дә, Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл тормышын да, сугыштан соңгы күтәрелешне дә, “торгынлык” дигән ярлык тагылган коммунизм чорын да, кемгәдер байлык китереп, күпләрне бөлгенлеккә төшергән “кыргый капитализм” дәверен дә ачык күзалларга мөмкин. Ләкин, нинди генә чорны тас­вирламасын, Фәнүр Мөгамбәр улының асылын, мәгърур Абзан имәненең бер яфрагын, үзе яралган шушы изге туфракка, аның тарихына, кешеләренә карата тирән мәхәббәт билгеләп тора. Шушы мәхәббәт хисе китапның беренче битеннән соң­гысына кадәр укучыны да озата килә, аны арбап алып, үзенә әсир итә...


Китапның язылу тарихына бәйле шуны да әйтим: аның зур өлеше Фәнүр абыйның сәламәтлеге какшап, хастаханә койкасына бәйләнгән вакытында язылды. Шөкер, ул вакытка тикшеренүче төрле архив чыганакларыннан авылга бәйле мәгъл­ү­матларны алып, ХХ гасыр вакый­галарының тере шаһиты булган картлар белән очрашып, китап язу өчен чимал туплап өлгергән иде инде. Аларны билгеле бер системага салып, кәгазьгә күчерү эше көн тәртибенә баскан иде. Фәнүр Мөгамбәр улы, физик сызлануларын җиңеп, каләмгә тотынды һәм, турысын әйтәм, яраткан эше белән шөгыльләнү, туган ягына булган чиксез мәхәббәт аңа авыруын җиңеп чыгарга ярдәм итте! Шулай, дәвалау көченә дә ия ул иҗат... Әгәр йөрәктән чыкса...


Татарның беренче тарихчысы, мәшһүр мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗани заманында “Үткәнен бел­мәгән халыкның киләчәге юк” дип язып калдырган. Иманым камил, Фәнүр Гыйльманов кебек тарихка олы хөрмәт белән караучы уллары бул­ганда, Благовар районы Иске Абзан һәм Яңа Абзан авылларының киләчәге бар һәм, һичшиксез, якты!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас