+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 октябрь 2025, 06:05

Ялган даруны ничек ачыкларга?

Эксперт бу уңайдан бик яхшы киңәш бирә.

Ялган даруны ничек ачыкларга?Ялган даруны ничек ачыкларга?
Ялган даруны ничек ачыкларга?
NC Logistic фармлогистик 3PL-операторының сыйфат буенча директоры Станислав Смирнов даруның чынмы-ялганмы икәнен ничек тикшереп булуын аңлатты. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.

Русиядә медикаментларны маркировкалау системасы эшли, шуңа күрә сатып алучы үзен кызыксындырган препаратның җитештерүчедән даруханә киштәсенә кадәрге юлын күзәтә ала, дип белдерде Станислав Смирнов. Бу – сез сатып алырга җыенган даруның чынмы-түгелме икәненә инануда ышанычлы алым, дип ассызыклый эксперт. Система Русиядә генә түгел, чит илдә җитештерелгән препарат турында да мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә, ди ул.

“Һәр дару савытында Data Matrix коды төшерелгән — бу маркировканың мәҗбүри элементы. Тышкы яктан ул гадәти QR-кодка охшаган һәм дару савытында серия, җитештерү датасы һәм яраклылык вакыты янында урнашкан. Теләгән һәркем “Гадел билге” дәүләт системасы мобиль кушымтасы ярдәмендә кодны сканерлап, товар турында бөтен мәгълүматларны белә ала”, — дип ачыклык кертә белгеч.

Аның сүзләренчә, законсыз җитештерүче ялган дару турында мәгълүматны бу системага кертә алмый һәм маркировканың булмавы — начар сигнал. "Даруның савыты да камил хәлдә булырга тиеш", — ди Станислав Смирнов.

Ул, шулай ук, даруханәнең лицензиясен тикшерергә дә киңәш итә. Әлеге документ белән һәркем таныша алырга тиеш, ди эксперт.

 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас