+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 ноябрь 2025, 03:50

"Башкорт хуҗабикәсе"н алдаганнармы?

"Башкорт хуҗабикәсе"ннән хәвефле хәбәрләр килә...

"Башкорт хуҗабикәсе"н алдаганнармы?"Башкорт хуҗабикәсе"н алдаганнармы?
"Башкорт хуҗабикәсе"н алдаганнармы?
Танылган "Башкорт хуҗабикәсе" блогында борчулы хәбәр пәйда булды: гаилә бизнесы җитди кыенлыкларга тарыган. Автор, көтелмәгән хәлләр эшне куркыныч астына куйды, дип уртаклаша.

Торакларын вакытлыча файдалануга биреп торганда җитди проблемалар барлыкка килгән. Аның сүзләренчә, арендаторлар намуссыз эшләгән - бинаны чыгып киткәндә начар хәлдә калдырганнар. Хәзер алар ире белән алга таба нишләргә икән дип уйлый.

Элегрәк "Башкорт хуҗабикәсе" буларак танылган Миләүшә Шәйхлисламова яңа бизнес башлап җибәрүе турында белдергән иде. Ул үз блогында ире белән «А-фрейм» — өчпочмаклы йорт-шалаш төзи башлауларын хәбәр итте. Алар йортның сату өчен түгел, ә арендага бирү өчен төзелүен дә әйткән иде.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас