+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
4 ноябрь 2025, 13:20

"Бу - хыялым иде"

Мәләвездә яшәүче Гүзәл Бикташева 31 октябрьдә Беренче каналда чыккан «Могҗизалар кыры» программасында җиңү яулады.

"Бу - хыялым иде""Бу - хыялым иде"
"Бу - хыялым иде"
Ул уенчыларның икенче өчлегендә чыгыш ясады. Гүзәл Юнир кызына Мәскәүдә укучы кызы ярдәм итәргә килде.

Популяр ток-шоу җиңүчесе бүләк итеп чәк-чәк, бавырсак һәм бал алып килгән иде. Леонид Якубович тәм-томнардан авыз итте һәм аларны студиядәге балаларга таратты.

Шоуда катнашучы Гүзәл БТИның Мәләвез участогы башлыгы булып эшләве турында сөйләде. Беренче раундта ул XIX гасырда Вологда губернасында чибәр кешене ничек атаганнарын әйтте. Ул «Заглядимчик» булып чыкты.

Программа финалында Вологда өлкәсендә кечкенә буйлы кызны ничек атаганнарын әйтергә кирәк иде. Гүзәл Юнировна берничә хәрефне дөрес атады, "Карамелька" диде һәм популяр тапшыруда җиңүче булды. Уенда ул 4600 очко җыйды. Бүләк итеп ноутбук һәм телевизор сайлады.

"Мин шундый шат. Мин нык бәхетле. Бу - хыял иде", - диде, хисләрен яшерә алмыйча, Гүзәл Бикташева. Ул суперуеннан һәм автомобиль оту шансыннан баш тартты.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас