+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
5 ноябрь 2025, 05:15

Бүген кергән акча тиз тузмас...

Елның иң зур супер тулган Аеның йогынтысы көчле булачак.

Бүген кергән акча тиз тузмас...Бүген кергән акча тиз тузмас...
Бүген кергән акча тиз тузмас...

Күктәге түп-түгәрәк тулы Айга игътибар иттегезме әле, дуслар? Бүген елның иң зур супер Аена соклана алабыз. Үгезбозау йолдызлыгында тулган Ай гадәттәгедән зуррак күренәчәк, чөнки бу вакытта ул Җирдән якын арада була. Ай тулган вакытта Җиргә якында булса, бу супер тулган Ай дип атала. Шуңа да ул бүген гадәти Айдан яктырак һәм зуррак та күренәчәк.

Чынлыкта исә Ай өч көн рәттән тулы булып күренәчәк, шуңа күрә бу супер Айга 4-6 ноябрь көннәрендә сокланырга мөмкин булачак әле.

Супер Ай матурлыгы белән генә түгел, төрле үзгәрешләр өчен мөмкинлек вәгъдә итүе белән дә истә калачак. Астрологлар әйтүенчә, тулган Ай хисләрне көчәйтә, кирәкмәгән әйберләрдән котылырга һәм тормышка гармония җәлеп итәргә ярдәм итә.

Быел ноябрьдә тулган Айны "аучы ае" дип атыйлар.

Астрологлар бүгенге супер Айны энергиягә бай көн дип саный. Гороскоп буенча, артык энергияне иҗатка яки физик активлыкка юнәлтергә киңәш ителә. Югыйсә артык энергия уйланылмаган һәм импульсив гамәлләргә китерергә яки агрессия сәбәбе булырга мөмкин.

Бүген башланган эшләрне төгәлләү, начар гадәтләрдән, иске әйберләрдән котылу өчен иң уңайлы көн.

Тулган Ай муллыкны җәлеп итү өчен дә яхшы вакыт. Моның өчен төнлә берничә кәгазь акча салынган кошелекны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк.

Тулган Ай көннәрендә ачуланышырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга, бурычка акча алырга, кредитларны рәсмиләштерергә, артык күп ашарга,  алкоголь кулланырга, Айга озак карап торырга, чәч кистерергә, кешедән үч алырга ярамый.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас