

...Ләхетең әзер иде. Үзеңне төшереп салып, такталар белән капладылар. Безгә, сабакташларыңа, әле генә бергә җитәкләшеп, бергә уйнап йөргән кешене шулай җир куенына төшерүләре коточкыч күренеш булды. Йөрәгең тибүдән туктап, тәнең хәрәкәтсез калса да, син безнең өчен исән идең әле.
Якын кешеләреңнең берәрсе тарафыннан эшләнергә тиешле гамәл булгангадырмы, чокырга ләхетеңне ябарга бертуган энең төште. Әниең, хәлсезләнеп, куллары белән йөзен каплады. Бездә, башкортларда, мәет каршында кычкырып еларга ярамый. Әтиең күзләрен мөлдерәтеп карап торды. Энеңнең йөзендә – кап-кара шәүлә. Ирләрчә күтәрде ул бу кайгыны. Синнән, миннән бер генә яшькә кечерәк булса да, әниегез өчен дә йөрәге өзелә, сине мәңгегә шушы чокырга бикләячәген уйлап, җаны телгәләнә микән? “Чык, чык инде, нәрсә эшлисең анда?!” – дип шаулашты өлкәннәр. Чокырга төшкән икенче берәү җәһәт кенә күтәрелде дә менеп китте, ә энең, буйга бәләкәйрәк булгангамы, әллә каушап, бер урында катып калды. Шул вакытта аннан күзен алмыйча күзәткән әти кеше аңа кул сузды. Энең аның кулына бер генә карады да, җан ачу белән бер сикерүдә кабердән чыгып, халык арасына кереп югалды.
Өстеңә туфрак ташладык. Беренче тапкыр аның учымны өтеп, көйдереп алуын тойдым. Сыйныфташ кызлар белән елашып, күзләр шешенеп бетте. Зираттан ничек кайтканны, кешеләрнең йөзен, сүзләрен ачык хәтерләмим. Тик шушы шыксыз, котсыз көн мәңгегә хәтеремә уелды. Салкын таш, боз кисәге булып, йөрәгемә кереп ятты.
...Бу таш һәрвакыт минем белән булды. Вакыт-вакыт сине искә төшерә идем мин. Һәрвакыт күзәтеп, сакчыл карашың белән карап торасың кебек тоелды.
Исеңдәме, икебез бер малайга гашыйк булдык. Хәер, бу хакта син белмәдең. Аңа карата тәүге сөю хисләре уянганын кешеләрдән генә түгел, хәтта үземнән яшердем. Аның карашыннан канатлар үскән, аның турында күбрәк белүдән дөньям яктырган кебек тоелды ул чакта миңа.
Бер көнне алмагач төбендә сөйләшеп утырганда син сереңне чиштең. Синең иреннәреңнең аның исемен кабатлавын ишетеп, мин дертләп киттем. Җаным бәләкәйләнеп калгандай булды. Чыннан да, аны яратмаслык түгел иде шул! Әмма сиңа үземнең серемне ачмадым. Синең саф хисләреңә күләгә булырга теләмәдем. Мин дә бит аны, синең кебек, читтән күзәтүче генә идем. Синең дә аның хактагы сүзләрең: “Ул минем якка шундый итеп карады!.. Йөрәк урыныннан купты!” – дигәнрәк хәбәрләрдән ары китмәде.
Иманым камил, ул сине яратыр иде. Чөнки син дә кашыкка салып йотарлык булып өлгереп килә идең. Ә миңа килгәндә? Минем хыялым җилкәннәре давыл, ачык океанга өндәде. Юк, син икенче үлчәмгә күчкәч, аны үземә каратырлык көч тә тоя идем. Һичьюгы аны да шул океанга алып чыгып була иде бит? Сине уйлап катып калдым. Бәлки, шул алмагач төбендә утырганда, шаярып кына булса да: “Эх, миңа да ошый бит ул!” – дигәнрәк сүз ычкындырсам да бу кадәр синең өлешеңә кергән кебек булмас иде. Болай да син суламаган һава, син күрмәгән көн, син эчә алмаган су безгә язган. Ә синең тәүге хисләреңне кузгатучы, сине уятучы кеше миңа хәрәм кебек тоелды. Аны арытаба ярату синең истәлегеңә хыянәт итү кебек иде. Аның дөньясында пәйда булырга, битарафлык пыяласын ватарга җөрьәт итмәдем.
Әмма ниндидер кыймылдау ишарәте булды бит. Күңелем сагынудан ярылган бер мәлдә аңа хат юлладым. Тик исемемне язмадым. Сәламне җибәргәч, рәхәт булып калды. Дөньяда аны яратучы, аны җаныдай күрүче бер кеше барлыгын белергә аның да хакы бар бит! Ләкин бу хатка мин җавап көтмәдем.
Шулай итеп, мин аңа карата хисләрне төбе-тамыры белән алып ташларга карар иттем. Ул да сүнәр. Синең хакыңа күңелемне җылытып, зур океанга юл күрсәтеп, чакырып торган маякны сүндерәм. Калсын. Үсмер чакның бер истәлеге булып калсын.
Әмма хисләрне шулай җиңел генә сүндереп булса икән! Аны күңелемдә җирләр өчен бик күп еллар кирәк булыр әле. Үсмер чакның бер якты нуры, күңелнең тәүге тетрәнүе, очышы булып, ул да йөрәгемә мәңгелеккә бикләнә. Әмма вакыт-вакыт ул да калкып чыгучан. Онытылмый. Әмма ул да мәңгелеккә күчкән.
Аллаһы Тәгалә кеше белергә тиешле серне барыбер ача. Ул хатны нәкъ минем язуым турында аңа мәгълүм булган. Әмма үткәннәрнең шаукымы кемгә кирәк? Бәлки, минем кебек хыялый кешегә генә ул кызыктыр.
“...Хезмәт иткәндә алган ул хат бик серле һәм тылсымлы булып чыкты. Һәр сүзендә – наз, ярату. Мин аның хакында күп хыялланып йөрдем. Кем икән ул? Нинди икән ул минем күңелне күккә чөярлек сүзләр язган кыз? Хатны түш кесәмдә йөрттем. Укый-укый туздырып бетердем. Уфа штампы сугылгач, хезмәтемне тутырып кайтып барганда, ул кызыкайны очратмаммы дип, башкала урамнары буйлап үттем. Гөжләп торган миллионлы шәһәрдә табарсың, тапмыйни! Мин ул хыялдан акрынлап баш тарттым. Аннары күрше кызына өйләндем. Ул миңа алмадай өч бала тапты. Аны яратам!”– Бу сәлам дә минем Җиһанга җибәрелгән соравыма җавап рәвешендә килеп җитте. Бик катгый җавап. Хыяллар белән яшәмәскә ишарә ул. Бәлки, шулайдыр. Ә җан? Ул бит мәңгелек! Бәлки, бу очышта без бер-беребезгә Сак белән Сок булып яшәргә язган җаннардыр? Әмма мин аны таныдым бит, ул да мине таныган. Тик аймылыштык! Җан мәңгелек дигән үлчәмдә Җиһанның җавабы шул. Әмма бу җанга охшаш башка җаннар да бар. Минем сәяхәтем дәвам гына итә.
Күңелемне нур итеп балкытыр, аның бизәкләрен баетыр, хисләремне чәчелдереп яраттырыр ярым аңа гына охшагандыр. Бу аймылыш-кыйралышлар юкка түгел бит ул. Һәркемнең җирдә өлешенә төшкән көмеше бар. Һәм... бер нәрсәнең дә булмавы да бар... Барысы да Ходай Тәгаләнең ихтыярында.
Газап та капчыкны тишеп чыгар без кебек, аны кешеләрдән һич яшереп булмый, кайчандыр барыбер бер төртеп чыга. Бүген мин сине җирлим. Аннан алда күңелемдә йөк итеп йөрткән нәрсәләрне чикләвекне ярган кебек ватам, җилгә җилгәрәм.
Әтиең... Бөдрә чәчле, ачык йөзле, буйчан. Әниең дә кайчандыр сылуларның сылуы булган. Чибәрлегең – икесеннән дә. Кадерле, көтеп алган бала булуыңны үзең сөйләгән идең. Әтиең шатлыгыннан кемгәдер елап сөйләгән. “Инәй, кызым туды, шушы беләгем буе хәтле генә. Кеше шулай бәләкәй генә булып туа микәнни соң, шул җан иясе зураеп, адәм булып китәр микән?” – дигәнен әлеге апа соңыннан үзеңә елап сөйләгән. Әтиеңә карата хөкемеңне йомшартырга уйлаганмы, әллә синең шулай олы кыз булып җитүеңә куануы булгандырмы ул күз яшьләре...
Катырак булсаң, булдың, әмма кешеләрне хөкем итми идең. Әтиеңә җәза, иң авыр җәза – синең үлемең булгандыр, һәм энеңнең аның күмәк кеше алдында сузылган кулын күрмәмешкә салышуы...
Төннәрен авылның урамын ямьләп, сөйләшеп йөрү, көндезрәк килсәң, бакчага кереп серләшеп утырулар... Нәрсә турында сөйләшкәнбездер? Мин сиңа калын дәфтәремә вак, тигез хәрефләр белән тезеп язылган шигырьләремне укый идем. Төерле коймаклар кебек чиле-пешле булсалар да, ярсулы ихласлыгы белән алар хәзер үземә дә ошый. Син дә ихлас тыңлый идең аларны. Үземә хөкемне үзем чыгарам. Осталык җитешмәвен үзем дә тоям шул. Ә син эндәшмисең, иң мөһиме – минем бик мөһим, кызыклы иҗат эшенә тотынуым синдә миңа карата хөрмәт уята. Акыллы карашыңнан мин нәрсә әйтереңне тоям кебек.
...10нчы сыйныфны тәмамлагач, безне, үсмер кызларны, сыер саварга җәйләүгә эшкә җибәрделәр. Миңа, нишләптер, сыер төркеме җитми калды. Әнием дә, беркая да барып йөрмисең, өйдә дә эш күп, дип, кырт кисте. Ярты айдан артык кызу июнь кояшыннан өтелеп, чөгендер, бәрәңге утаганнан соң ниндидер савучыны алмаштырырга кирәк булды. Әнине дә җайлап күндердем. Җәен эшләгән кызларны Ленинградка путевка белән бүләкләячәкләрен әйтеп, күңелгә оеткы салып куйганнар иде шул! Бер ай чамасы җәйләүдә эшләп, тәҗрибә тупладым. Сагынып исемә төшерәм шул айның иртәләрен, Айстанның серле төннәрен! Егерме көнләп үземнән олырак кызлар белән эшләп, сыйныфташ кызларны сагынырга өлгергән идем.
Өске җәйләүдә бераз ял итеп килергә теләүче бар, дигәч, аңа алмашка дус кызларым янына очып барып җиттем. Монда, Карагайда, табигать тә кырысрак, шартлар да начаррак. Сөтне дә әллә кая кадәр көянтә белән ташыйлар. Сыерлар да, нишләптер, ятсынды, үзләре күп – 35 баш! Һич өлгермим, кабаланып бидон капкачын җан көчемә тартуым булды, күзгә утлар күренде. Бармагым өзелде дип торам. Күземнән яшьләр атылды! Кысылган бармагымдагы тырнагым кубып чыкты! Кан чаптырып ага. Сызлауга да түзеп булмый, җан да әрни. “Эшкинмәгән нәрсә, җитмәсә, теге савучыны ышандырып кайтарып җибәрдем!”– дип тә үземне битәрләдем. Өстәвенә, шул көнне мин – дежур. Сыер саву аппаратларын юып куярга тиешмен. Шулай эшләмәсәң ачыган сөт исе киләчәк. Төне буе сызланып чыккач, кая ул эшкә чыгу, иртән сөт алырга килгән машинага утырып кайтып киттем!
Баш эшкә бер тыгылгач, тиз генә котылырмын димә – бармак төзәлеп бетәр-бетмәстән җәйләүгә кире чакырып алдылар. Кемдер авырып киткән, имеш. Шуннан, аяз көнне яшен аткандай, синең үлемең турында хәбәр килде. Көне буе елап яттым. Кичкә исән булуыңны, әмма авыр хәлдә дәваханәгә алып китүләрен әйттеләр. Талпан кадалган да, шул агулы булып чыккан. Каныңа таралган. Тәнеңне паралич суккан икән. Әмма син ышанычлы кулларда, савыгып чыгар, дип, мине юаттылар. Йөрәккә шом кереп ятты шулай да...
Бер айдан безнең дә кайтыр вакыт җитте. Ул вакытка сине дә дәваханәдән чыккан, диделәр. Йортыгызга хәлеңне белергә йөгердем. Кочаклашып күрештек. Күзләреңнең нуры сүнгән кебек. Мин елап җибәрдем. “Озак яшәрсең, Аллаһ боерса”, – дидем, кинәт бирешүемә оялудан яшьләремне сыпыра-сыпыра. Ә син тыйнак кына елмаеп куйдың. Урындыкка утырып чәй эчәбез. Һаман да колагымда чыңлап тора кебек: “Ышанасыңмы, юкмы, касә тотарга да хәлем юк...” Нинди сүзләр әйтеп юатканмындыр, күңелең күтәрелеп киткәндәй булды мине күргәч.
...Ул вакыйга да бераздан онытыла төште. Дәваханәләргә еш йөрүеңне, суырылып, ябыгып китүеңне исәпкә алмаганда, хәлең әйбәт, хәтта матураеп киттең. Әниең өстеңә матур-матур әйберләр алып кидерде. Халык әйтмешли, мировой хатын иде бит ул Зөлфия апа! Ирсез килеш тә йорт салып керде. Сиңа икенчегә энекәш алып кайтты. Авылда гөж килделәр дә тындылар. Әтиең белән яшь чакларында ук аерылышканнар икән. Аңардан берәр ярдәм булдымы икән балаларына? Күрше генә авылда яшәсә дә, яңа гаиләсе бар, аны да аңларга була.
Көзнең соңгы аенда безне Ленинградка путевка белән бүләкләделәр. Ә син дәваханәдә калдың... Түшәмгә карап, озак уйланып яткансыңдыр. Тормыш, кеше гомере, үлем турында уйланган кешегә без, сабакташларың, гамьсезрәк тә булып күренгәнбездер. Табиблар кулына барып эләккәч, аз гына дәваланып алырсың да савыгып чыгарсың кебек иде. Үләрсең дип берсенең дә башына килмәгәндер.
Шулай кыш үтте, яз да җитте. Без, мәктәп тәмамларга тиешле балалар, югары уку йортына керү турында хыялланабыз. Ярыша-ярыша мәсьәләләр чишәбез, иншалар язабыз.
Пәнҗешәмбе көнне такта янында мәсьәләләр чишеп, “5”ле алдың, ә иртәнгесен сине ашыгыч ярдәм машинасы белән дәваханәгә алып китәрләрен кем белсен?! Әниең сине калдырып кайтып киткән. Ул төндә сыерларыгыз үкергән, этегез улаган, төнлә тышка чыгып карап торырга яраткан йолдызың атылган, гомер җебең өзелгән. “Үлгәндә дә берүзе булган, түшәмгә карап ятып үлде микән?” – дип елады бер кызыбыз.
...Ул шомлы көндә мәктәп коридоры тып-тын иде. Яктыртылмаган сыйныфка керәм. Кызлар бер почмакка өелешкән. Егетләр юк. Сыйныф шундый шыксыз. Кемдер яныма килә, кемдер кычкырып елап җибәрә.
Тетрәнүем, куркуым мине чүп кебек йөртә, басып китә, мин кинәт калкып килеп чыгам. Мәгънәсезлек йота. Мәңгелек белән бәхәскә керәм. Без барыбыз дә үзебез түгел хәзер. Без – каберлек. Ә кемдә ул юк – йөрәгендә гамьсезлек оясы. Газап бит ул – очлы без кебек... Җанны бер яулап алса, тишеп чыкмыйча калмый. Аны яшереп булмый.
...Бүген сине ипләп кенә кабереңә салам. Күз яшьләрем кипкән. Син дә, бөрешкән яфрак кебек, бәләкәйләнгәнсең, хәтеремнән юыласың. Хәзер син – нур. Күңелем төпкелләрен яктыртып торучы бер нечкә генә нур.
Җаның оҗмахтадыр, димен. Син яшәргә дә өлгермичә киттең. Безнең кебек хыянәт газапларын кичермәдең, газиз әниеңне кабергә салу әчесен татымадың.
Син иң шәп егетне гашыйк иттергән самими бер кызчык булып калдың. Әйе, булды андый хәл. Без ындыр табагында эшләгәндә немец авылыннан егетләр кызлар күрергә дип килгән иде. Берсе сары чәчле, күзләре зәп-зәңгәр күк төсле. Без, үсмер кызлар, бу егетләрне ярыктан гына күзәтеп торганыбыз исемдә. Шул егет сине ошаткан! Синең дулкынланып торучы җирән чәчләрең, озынча аксыл йөзең, зифа гәүдәң аның күңел тынычлыгын урлаган. Бәлки, ул сине соңыннан эзләгәндер. Исән булсаң, эзләп тә табар иде... Синең иреннәреңдәге сафлыкны беркем дә эчмәде, күкрәгеңдәге наздан беркем дә эремәде...
Шаян караш ташлап, төртмәле такмак әйтеп биеп китүең, туры сүзле булуың сине башкалар өчен гаять уңайсыз итә иде. “Ничек шулай кыю булырга мөмкин?”– дип аптырый идем. Аннары оялчанга әйләндең. Үзеңә бикләндең. Әмма минем белән эч серләреңне бүлешә идең. Хәзер без икәү төбендә серләшеп утырган алмагачлар да юк. Беләсеңме, алар да мәңгелек түгел икән... Шулай да алар кайвакыт минем төшемә керә.
Син – бер фәрештә генә. Бәлки, безгә мәгълүм булмаган әйберләр сиңа бездән иртәрәк тә билгеледер. Хәзер инде мин беләм: без барыбыз да берәр вакыт син киткән җиргә барачакбыз.
Хәзер акрынлап йөзең дә хәтердән җуела бара. Ә минем күңелдә кайчандыр синең хакка баш тарткан мәхәббәт юылмый. Ниндидер бер зур вакыйга булырга тиеш булып та туктап калган кебек. Тәмамланмаганлык тойгысы. Ул вакытта синең хакка бөреләнеп килгән хисләремнән баш тарту үземнән качу гына булган. Хәзер ул егетнең йөзе дә җайлап күз алдыннан юыла. Күңелдә сагыну тойгысы көчәя. Тик аны түгел. Үземнең яраткан мәлдәге халәтемне. Шул үсмер чактагы кебек итеп, эчкерсез ярату теләге миңа үземә якын килгән җаннарны ныграк тоярга ярдәм итә. Җан якынлыгы. Хисләр кайнарлыгы. Төшләргә кергән газиз яр, Изге җан, Сагыш булып күккә языла. Диңгез дулкыны булып җанымны дәвалый. Һавага кошлар өере булып атыла.
Һәм бер көн килә. Минем җаным аны таный. Бөтен газаплар аны фаш итү, аны тану, аны шулкадәр тирән һәм гаҗиз булып ярату өчен бирелгән сынау гына икәнен мин аңлыйм. Йөрәк ялкынымны аның өчен саклаганым да нәкъ бүген башыма барып җитә. Элек йөрәгемне ачуга, ачылуга үземне яфрагын койган шәрә агач хәлендә калуымнан курку, саклану, үз-үземне саклау инстинкты тотып калган. Бу юлы исә мин, күпме тапкыр хаталанып, ут йотып, көлгә калганнан да калыккан җан, ахырын уйламыйм. Без яшибез, яшьнибез, әмма иртәгә нәрсә булырын күз алдына ачык кына китерә алмыйбыз. Бу да шуның кебек. Мин бүген яшим. Бүген тын алам. Мин бүген ул җанны яратам. Аның белән бергә сулыш алырга, бер дулкында тирбәлергә, бер утта янарга, бер бозга төшәргә ризамын.
Мин аңлыйм. Һәр яшьнең үз яссылыгы, үз биеклеге, үз тирәнлеге бар. Шунсыз, бу сынауларсыз, җан бөтәшмәс, җан тынычланмас иде. Күңелдә эрегән таш өстендә чәчәкләр үстерергә була. Хәзер аңлау дәрәҗәсе, дөньяны кабул итү үзгәргән кебек, минем күңелгә биегрәккә очарга, тирәнгәрәк төшәргә мөмкинлек бирә. Күңел шуннан биегәя, күңел шуннан үсә.
Бер-берсен таныган җаннар очрашканда күңел чүгә алмый. Ул син туганда алган биеклектән чигенергә теләми. Хәйлә, мәкер белән алынган биеклектән күңел канәгатьләнмәс иде. Хәтта син, бу очракта көндәш, ул мәйданнан табигый рәвештә алынсаң да. Миндәге кемдер алдындагы гаеп тойгысы ул биеклекне алырга комачаулар иде.
Язмышта аймылышлар булмый. Әмма без, кешеләр, күп очракта үзебезгә булмаганны аймылышлыкка сылтарга гадәтләнгәнбез. Үзеңнең өлешеңне көтеп алу озак. Кинәт кенә килмәскә дә мөмкин ул сиңа. Төннәр буена Аллаһтан сорап ялварып, сабыр гына көтеп алына ул язмышка язылган. Өлешсез бәндәләр дә була. Аларны нинди гөнаһлары өчен Аллаһы Тәгалә аннан мәхрүм итә торгандыр. Бу дөньяда яшәгәндә җаны өлгереп пешсен һәм, вакыт үткәч, үз өлешенә җитә алсын өчен. Мәңгелеккә омтылган җаннарның хәрәкәте, җаннарның сәяхәтедер бу.
Эчке тоемлау, без үзебез дә аңламаган сизгерлек безгә ышаныч, дөрес карарга килергә көч бирә. Гомер төшкә авышканда – тагын бер аңлау. Туган якка кайткан идем. Таныдым ул абыйны. Мин бәләкәй чакта читтән генә җан атып йөргән малайның атасын. Сабантуйда күреп калып, исемләп эндәште. Мин, аптырап, аңа карадым.
– Күптән сөйләшәсем килеп йөри, сеңлем... Без бит туганнар, якын гына туганнар синең белән. Картәниләр – бертуган сеңелләр.
– Кем ул, ничек?
Абзый аңлатырга тотына, тик минем башыма керми. Димәк, ул миңа туган булып чыга? Якын тиешле абыем. Кан тартуы гына... Мин җиңел сулап куйдым. Күңелемдә кояш калыкты. Нинди яхшы күренеш. Нинди рәхәт җиңеллек! Абзый миңа хәбәрен тезә:
– Берәр кайтканда мотлак кер, сеңлем. Иркенләп сөйләшеп утырырбыз. Син бит – үзебезнең кеше, үзебезнең кан... Туганнар еракта яшәсә дә, бер-берсе белән аралашып торырга тиеш...
Мин баш кагып ризалашам. Күңелемдә нинди дәрья кайнаганын үзем генә аңлыйм.
Ә синең алдыңдагы гаеп тойгысы эреп юкка чыга. Синең сының да акрынлап җуела. Рәхмәт сиңа! Якынны-якынайтканың, еракны ерагайтканың өчен рәхмәт!
Әмма бу – минем сине бүгенге аңлау дәрәҗәм. Иртәгә аңым нинди тирәнлекне айкар – әйтүе авыр. Җан сәяхәте шулай була.
Гөлназ Котыева.