

Ипи, икмәк, ипекәй, күмәч, калач, әпи... Барлык нәрсәгә баш, тормышның нигезе булган шушы ризыкны ничек кенә атамыйлар! Ничек әйтсәң дә, хуш ис аңкып торучы, кабарып пешкән түгәрәк яисә “кирпеч” ипи күз алдына килә дә аның кетердәп торган бер читеннән кабып аласы килә. Муллыкта яшәгәнгә генә бик исләмибез, ә чынлыкта исә иң тәмле, иң туклыклы ризык – ул ипекәй! Берничә көн иписез торып кара, кәнфитең дә, әлбәләрең дә кирәкми, икмәк ашыйсы килә!
“Ачлыклар булмасын, Аллаһы Тәгаләкәем ипиләрдән аермасын берүк”, – дип еш кабатлый иде мәрхүмә күршебез Ямниха апа.
Нигә ипи турында язарга уйладыммы? Шулай туган авылым Мәтәүбашның “Ватсапп”тагы “Авылдашлар” төркемендә ничектер ипи турында сүз чыкты һәм мин, авылдашлар, бүген арагызда ипи пешерүчеләр бармы, дигән сорауны бирдем. Мәгълүм ки, күп кенә күркәм гореф-гадәтләр, кәсепләр юкка чыгып барганда ипи салу кебек искиткеч “тәмле”, шул ук вакытта мәшәкатьле эш белән күпләр булашмый. Кибетләр тулы ипи, авылларга да китереп кенә торалар. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм: Бәләбәйнең бер җәмгыятенең югары сыйфатлы ипиләрен, камыр ризыкларын күпләр яратып ала, җәмгыять Мәскәүдә бу юнәлештәге Бөтенрусия конкурсларында берничә тапкыр җиңү яулады. Алар, картәниләребездән килгән йолага тугры калып, ипине нәкъ менә колмак чүпрәсе ясап пешерә. Шулай булгач, бер карасаң, нигә ипи пешереп мәшәкатьләнергә? Әмма юк, шатлыгыма, төркем активистлары ипи пешерүчеләрнең исем-фамилияләрен яза башламасыннармы, мин сиңа әйтим!
Әбекәйләрдән, әниләрдән күчә килгән күркәм ипи салу традициясен саклаучылар-яшәтүчеләр авылда байтак булып чыкты, рәхмәт яугырылары! Кайберләре духовкада пешерә, ә кайберәүләр, өйләренә күптән газ керсә дә, ипи салырга, камыр ризыклары пешерергә мичләрен дә сүтмәгән.
Бүгенге уңган-булган ипи пешерүчеләрнең исем-фамилияләрен дә язып үтим әле. Менә алар: Гөлсинә Гыйниятуллина, Тамара Гыймазова, Нурия Шәймәрданова, Сәкинә Ибраһимова, Гүзәлия Ильясова, Габидә Еркеева, Зөһрә Маннанова һәм башкалар. Фәүзел Маннанов исә: ”Мин дүртенче сыйныфта укыганда ук ипи сала башладым. Әни чирләп китте һәм биш ай дәваханәдә ятты. Ипи пешерергә өйрәнергә мәҗбүр булдым”, – ди.
Мари туганнар арасында да икмәк салучылар бар. Тузлыкушта да алар байтак: Гүзәл Вәлиуллина, Зөлфия Миназетдинова, Миңлегөл Кәримова, Венера Хәбибуллина, Римма Исхакова, Халидә Кәримова, Фәүзия Гыйльметдинова һ.б. Моннан чыгып, димәк, башка авылларда да, шәһәрдә дә өйдә ипи пешерүчеләр җитәрлек, бу изге гамәлне киләчәк буыннар да дәвам итәчәк, дип һич икеләнмичә әйтергә була.
Ә ипине уңдырып пешерү – үзе иҗади, шагыйранә, ләззәтле эш ул! Чын гүзәл сәнгать! Бу хакта халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев “Бәхилләшү” әсәрендә искиткеч матур итеп язган, шул әсәрне укыр өчен генә дә туган телеңә рәхмәтле булу, аны белү зарур. Әйе, ипие уңган хуҗабикә – чыннан да, өй, авыл коты, яме, бөтен симфонияне үзенә буйсындырып, илаһи музыка уйнаттырган дирижер белән бер. Образлы итеп әйтсәк, тегермән ташы кадәр икмәк пешерүгә ул ак яулыгын бәйләп, яраткан алъяпкычын буып, бисмилласын әйтеп тотыныр, колмактан гына ясалган чүпрәсенә баш оетыр, җилпучта алып кергән онын ашыкмый-каударланмый гына иләр, ә изгән камырына нәкъ кирәгенчә генә он өсти-өсти, аны беләкләре талганчы басар...
Ипи камыры кабарып менгәндә ак сөттәй акшарланган миче килгән булыр, өйгә рәхәт җылылык таралыр. Ипи калайларында камыры кабарып менгән ипекәйләрен мич төбенә озатканда хуҗабикә үзе дә карап кына торырлык алсу йөзле, нурлы күзле илаһи бер зат булыр.
Ммм... Ипи пешеп чыккандагы тәмле иснең өйне тутыруы, өйгә генә сыймыйча, ишегалдына, урамга таралуы... Моннан да зур, ихлас, истәлекле бәйрәмнең булуы мөмкинме соң?!
Авылда ире Фәнис белән үзенең һәм сеңлесенең балаларын карап үстергән, тормыш юлына бастырган Гөлсинә Гыйниятуллинаның ипи пешерү остасы икәнен беләм мин. Сеңлебезнең улы Марсель Петербургтан кайткач, балачакта җәйләрен Мәтәүбашта үткәргәнлектән, Гөлсинәнең балалары белән уйнап үскәнлектән, авылга да кайтып килде. Гөлсинә апасы аңа, бергә ашагыз дип, галәмәт зур түгәрәк ипи биреп җибәргән иде. Ул аның тәмлелеге, йомшаклыгы, ул матурлыгы! Мәскәүгә алып барып, күргәзмәләргә куярлык иде ул!
Авылдашым Зөһрә Шәмсетдинованың әтисе Исмәгыйль абый сөйләп калдырган истәлек исә ипи пешерүченең уңганлыгын бөтен тирәнлегендә ачып сала.
Менә болай. Элек авылның түбән очында Галимҗан бабай яшәгән. Аны җор телле, мактанчык булганы өчен “Хуҗа Насретдин” дип йөрткәннәр. Шул капка төбендә ирләр белән утырганда болайрак сөйли икән: “Әбиегез туйга алып барырга дип ипи салды. Ипекәйләр шулкадәр кабарып пешкән, алып кына булмый бит җөрәккәйләремне! Шуннан, нишлисең, мич авызын сүтәргә туры килде...”
И яратып, рәхәт итеп искә алам мин бу матур хатирәләрне. И авыл кешесенең осталыгы, матур теллелеге, нечкә күңеллелеге, ипине дә, аны пешергән хәләлен дә зурлавы!
Исмәгыйль абыйның хәләле Сафура апа да ипи пешерергә бик оста булган.
“Әтки эштән кайткач, өстәл янына утырып, чеметеп кенә алып ипи кабар иде. Инәки: “Исмәгыйль, хәзер ашым өлгерә бит”, – дисә, әтки: “Әй, Сафура, синеке шикелле тәмле ипи беркайда да, бер кешедә дә юк бит!” – дияр иде. Инәки, күңеле булып, көлеп җибәрә иде...”
Бусы инде Зөһрәнең үз истәлеге, әйткәндәй, ул үзе дә ипи пешерү остасы.
...Ипине кадерләү, иген игүчеләр турында бик күп мәкаләләр, истәлекләр, шигырьләр язылган, җырлар чыгарылган. Әмма, миңа калса, бу изге тема һәрвакыт, бүген дә, иртәгә дә көнүзәк булырга тиеш.
Өлкән буын язучыбыз Нәкый ага Исәнбәт төзегән татар халык мәкальләре томнарында икмәккә кагылышлылары дә әллә күпме. “Икмәктән олы аш юк”, “Икмәк – һәр нәрсәгә баш” дигән мәкальләре белән бергә “Ипинең бер валчыгы да мәчеттән олы”, яки “Икмәк Коръәннән олырак” дигәннәре дә бар. Димәк, икмәкне маңгай тире белән сугарып тапкан гади халык элек-электән үк ипине хәтта диннән өстен күргән.
Ә бер гыйбрәтле хикәятне беләсезме? Имештер, бер фәкыйрь мосафир, юл читенә утырып, тамак ялгап алырга булган. Ашаганда ялгышлык белән бер валчык икмәген җиргә төшергән. Күпме генә эзләсә дә, таба алмаган. Ахыр чиктә мосафир, икмәк валчыгы аяк астында калмасын, башкалар аны таптап мәсхәрәләмәсен, дип, шул урынны киртәләп куйган, ди. Бераздан соң бу фәкыйрь кинәт кенә баеп киткән. Хикәятнең асылы – икмәк валчыгын алтын бөртегеннән дә өстен күрү.
Ипи, икмәк, ипекәй, күмәч, калач, әпи... Барлык нәрсәгә баш, тормышның нигезе булган шушы ризыкның аталышын әйтәсе генә килеп тора, аның белән ризыклану да, ашау да туйдырмый. Икмәкнең кадерен белик! Һәркемебезнең өен ямьләп, өстәлләрдә көлеп торсын икмәк! Аны күкрәгеңә терәп кисү бәхетеннән Аллаһыбыз аермасын!
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй районы.