-25 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 ноябрь 2025, 15:00

Суыткычта ризыкларны күпме сакларга?

Санинспекторлар суыткычны дөрес чистартырга да өйрәтә.

Суыткычта ризыкларны күпме сакларга?
Суыткычта ризыкларны күпме сакларга?
15 ноябрьдә Суыткычны чистарту көне билгеләп үтелә, дип искә төшерәләр Башкортстан буенча “Роспотребнадзор”да. Бозылган ризыкны ашамас өчен, яраклылык срокларын үтәү мөһим, һәм бу бигрәк тә әзер ризыкларга кагыла. Санитария табиблары аларны күпме сакларга мөмкин булуын хәбәр иттеләр.
Тәмләткечле салатлар һәм туралган ит ашамлыклары — 12 сәгатьтән артык сакланмый. Кыздырылган ит— 36 сәгатькә кадәр, кош ите 48 сәгатькә кадәр саклана. Балык котлеты һәм ашлары — 24 сәгатькә кадәр, ә пешкән кысла һәм креветка — нибары 12 сәгать. Заварной кремлы тортлар — 18 сәгать, ак май кушып ясалган кремлы тортлар 72 сәгатькә кадәр саклана.
Табиблар суши һәм роллар турында аерым искәртә. Бу тиз бозыла торган ризыклар, аны әзерләгәннән соң ук кулланырга кирәк. Сушины һәм чи балык салынган ролларны суыткычта 12-24 сәгатьтән артык сакларга ярамый. “Исегездә тотыгыз, агулану куркынычы бу ризыкта торган саен арта бара", — дип кисәтә табиблар.
Ризыкларны урнаштыру тәртибен дә бозмаска кирәк. Чи ризыкларны һәм әзер ашамлыкларны бергә сакларга ярамый — аларны төрле киштәләргә урнаштырыгыз.
Әзер ризыкны (ашлар, салатлар) урта киштәләргә кую яхшырак. Тиз бозыла торган ризыклар (сөт, ит, балык) — өске өлешендә торсын. Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне махсус аскы тартмаларда саклагыз.

Фото: пресс-служба / Роспотребнадзор по РБ

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас