-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 ноябрь 2025, 19:17

100 яшькә җитүчеләрдән киңәшләр

Бәлки, без дә шул яшькә җитә алырбыз?

100 яшькә җитүчеләрдән киңәшләр
100 яшькә җитүчеләрдән киңәшләр

100 яшькә җитүчеләр арасында сораштыру үткәргәннәр, алар яшьләргә түбәндәге киңәшләрен әйтеп калдырган:

Бирешмәскә. Бернигә дә карамастан, алга баруны дәвам итү мөһим.

Намуслы булырга. Үзең нинди - башкаларның да мөнәсәбәте шундый булачак.

Башкаларга колак сал. Башка кешеләргә колак салсаң, күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин.

Актив булырга. Яраткан эшләр белән шөгыльләнүне дәвам итәргә.

Оптимизмны сакларга. Позитив фикерләр проблемаларны җиңел җиңәргә ярдәм итә.

Илләр гизәргә. Тәҗрибә теләсә нинди акчадан күпкә мөһимрәк.

Тискәре хис-кичерешләрдән качарга. Күңелсез кешеләрдән, урыннардан һәм әйберләрдән ераграк торырга.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас