+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 ноябрь 2025, 03:10

Гузеева белән Сябитовага рәхмәт

Сез дә "Давай поженимся" тапшыруын көн дә карыйсызмы ул? Президентка да тапшыру ошый булса кирәк. Әнә алып баручыларның хезмәтен ничек югары бәһалаган.   

Гузеева белән Сябитовага рәхмәтГузеева белән Сябитовага рәхмәт
Гузеева белән Сябитовага рәхмәт
Русия Президенты кайбер телевидение алып баручыларына рәхмәт белдерде. Дәүләт башлыгы күрсәтмәсе хокукый актларның рәсми сайтында басылды.

Мәгълүмат чаралары өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Александр Гордон, Валдис Пельш, Лариса Гузеева, Леонид Якубович һәм Роза Сябитовага рәхмәт белдерелде.

Моңа кадәр Русия лидеры юморист Евгений Петросянны 80 яшьлек юбилее белән котлаган иде. Путин билгеләп үткәнчә, Русиядә һәм чит илләрдә эстрада сөючеләр Петросянны искиткеч артист буларак белә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас