Хезмәттәшем, “Кызыл таң” гәзитендә мәдәният һәм сәнгать темасын алып баручы танылган журналист Зөһрә Исламова авторлыгында дөнья күргән һәм урыс, татар, башкорт телләрендәге документаль язмаларны, мәкаләләрне, истәлекләрне үз эченә алган “Талгат Рахманов. Легенда земли Илишевской” китабы аның тәүге җыентыгы гына түгел. “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшләгән соңгы сигез ел эчендә генә дә Зөһрә Наил кызының берсеннән-берсе чагу бизәлешле, бай эчтәлекле дистәгә якын китабы дөнья күрде. Ләкин, нигездә, авторның хикәяләрен, парчаларын, күренекле шәхесләр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән җылы әңгәмәләрен үз эченә туплаган ул китаплардан аермалы буларак, әлеге җыентыкта Зөһрә Исламова, сюжет линиясен оста итеп коручы, уйландырырлык, тетерәндерерлек, гыйбрәт һәм сабак алырлык нәтиҗәләр ясаучы талантлы иҗатчы булудан тыш, тарихи документлар белән эзмә-эзлекле эш итеп, Тәлгать Рахмановны күреп белгән кешеләр белән саллы әңгәмәләр оештырып, район, республика үсешендәге шул чорны бар тулылыгында чагылдыра алган киң диапозонлы, күпкырлы фикер йөртүче публицист итеп тә үзен танытты!
Дөресен әйткәндә, Зөһрә Наил кызының әлеге зур хезмәткә алынуы хакында белгәч һәм китапны мөхәррирләүне сорагач, тәүдә бераз сагаеп та калган идем. Юк, бу бик күп эзләнүләр һәм акыл көче таләп иткән хезмәтне каләмдәшем аткарып чыга алырмы дигән шик булудан түгел, ә Тәлгать Рахманов шәхесенең колач җитмәслек дәрәҗәдә зур, заманында илкүләм югарылыкта киң билгелелек яулап, гаять күпкырлы булуы белән бәйле иде ул сагаю. Ни генә дисәк тә, безнең балалык чоры үткән 80нче елларда КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре Тәлгать Рахмановның исеме гел генә диярлек республиканың ул чактагы данлыклы җитәкчеләре Мидхәт Шакиров, Зәкәрия Акназаров, бу вакытта инде СССР Министрлар Советы рәисе урынбасары вазыйфасында эшләгән Зыя Нуриев исемнәре белән янәшә йөрде. Чөнки халык хуҗалыгының кайсы гына өлкәсен алганда да, легендар беренче секретарь Тәлгать Рахманов җитәкчелегендәге Илеш районы әйдәп баручылар исемлеген җитәкләде һәм башкаларга да иярү һәм үрнәк алу өчен алдынгы тәҗрибә мәйданы булды. Республиканың йөзек кашы булган район, аңлашыла, ил күләмендә дә Башкортстанның визит карточкасы ролен үтәде. Башкортстанда эшләр торышын күрсәтү өчен Мәскәүдән килгән югары җитәкчеләрне дә, чит ил делегацияләрен дә, беренче чиратта Илеш районына алып бардылар. Шуңа күрә Тәлгать Рахмановның СССР җитәкчелеге даирәсендә дә абруе югары булды, Илеш районындагы алдынгы эш тәҗрибәсе турында исә иң югары мөнбәрләрдән сөйләделәр, үзәк гәзитләрдә яздылар, аны ил күләмендә тараттылар.
Ә Илеш җиренең чын легендасы булган шундый илкүләм зур абруйлы җитәкченең шәхесен бар тулылыгында ачып сала алырбызмы дигән сагаюым урынсыз булган. Редакциядә йөкләтелгән һәр эшне гаять зур җаваплылык белән җиренә җиткереп башкарган кебек, Зөһрә Исламова әлеге китап өстендә дә, һәр документка, язмага, фотога җентекле килеп, чын мәгънәсендә һөнәри югарылыкта йөзеп эшләде. Һәрхәлдә китапта КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое Тәлгать Лотфулла улы Рахмановның шәхесе җитәкче буларак та, гади кеше буларак та бар тулылыгында ачыла, дияргә тулы нигез бар, дип уйлыйм. Ә инде аның эшчәнлегенә, шәхесенә бәйле документлардан, истәлекләрдән, мәкаләләрдән китапта Илеш районының да, гомум республиканың да узган гасырның 60-80нче еллардагы үсешен бар тулылыгында күз алдына китерергә мөмкин.
Бу җәһәттән, Тәлгать Рахмановның җитәкчелек талантын һәм югары кешелеклелек сыйфатларын, бер үк вакытта чорны, районның, республиканың тарихи үсеш этапларын чагылдыручы китаптагы язмалардан берничә өзек китереп үтик.
“...Ул секретарь булып сайлангач та очраткан идем мин аны. Нәкъ шул минутта әйткән беренче сүзләрен хәтерлим. “Җаваплы эш, үтә җаваплы”. Аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирделәр. Секретарьны чын күңелдән котлыйм, ә ул болай ди: “Җаваплылык артты хәзер. Аны аклый белергә дә кирәк”. 1967нче юбилей елында район колхозчылары Башкортстанда моңа кадәр күрелмәгән ашлык уңышы — һәр гектардан 25 центнер алдылар. Барысы да соклана, ә Рахманов үз сүзен сөйли: “Нинди зур җаваплылык төште безнең өскә. Бу рубежны кулдан ычкындырмаска да кирәк бит”. Быел илешлеләр һәр гектардан 28,4 центнер ашлык җыеп алдылар. Хәзер аларга яхшы иген үстерү тәҗрибәсен уртаклашыр өчен генә түгел, игенчене үстерү тәҗрибәсен уртаклашырга да киләләр. Рахмановның моңа мөнәсәбәте нинди соң? Ул янә җаваплылык турында сөйли”.
(Г. Кудряшевның “Район секретаре” мәкаләсеннән. “Кызыл таң”, 1968 ел).
“... Үткән сигезенче бишьеллыкта колхозлар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, аннан элекке бишьеллык күрсәткече белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга артты. Бөртеклеләрнең уңышы шушы чорда 9 центнерга күтәрелде. Бу исә дәүләткә ашлык сату планын 162 процентка үтәргә, яки биш елда сигезьеллык планны үтәргә мөмкинлек бирде.
Әлбәттә, бу вакыт эчендә хуҗалыкларның икътисады да ныгыды. Хуҗалыкларның акчалата кереме — 1,8, колхозчыларның хезмәтенә түләү 2 тапкырга артты. Бу үсешне янә район авыл эшчәннәренең тормыш-көнкүреш шартларының яхшыра баруы да ачык дәлилли. Хәзер газ, кер юу машинасы, суыткыч булмаган колхозчылар йорты бик сирәк инде. Ел саен авылларда 800-900 яңа йорт күтәрелә, колхозчылар 70-80 җиңел автомашина, 140-150 мотоцикл, 270-280 суыткыч сатып алалар. Шуңа да товар әйләнеше елдан-ел арта бара. Әгәр 1965 елда 10 миллион 400 мең сумлык товар сатылса, 1973 елда ул 18 миллион 500 мең сумга җитте...
...Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре һәр гектардан 30 центнер уңыш алуны максат итеп куйдылар. “Октябрь” колхозы игенчеләре — 35-36, “Урал” колхозы — 34, Куйбышев исемендәге колхоз — 33, “Коммунар” һәм “Игенче” колхозлары — 32, “Урожай” һәм “Правда” колхозлары эшчәннәре гектар көчен 31 центнерга җиткерү өчен көрәшәләр...”
(Тәлгать Рахмановның “Механизатор — авылның хөрмәтле кешесе” мәкаләсеннән. “Кызыл таң”, 1974 ел).
— Михаил Сергеевич белән очрашуларыгыз турында да сөйләп үтсәгез иде?
— Беренче тапкыр 1982 елда ул безнең республикага килгәч, Дүртөйле районында очрашкан идек. СССР Министрлар Советы рәисе урынбасары З. Н. Нуриевның күптән түгел Илеш районында булып китүе турында белгәч, ул Дүртөйлегә барырга булган. КПСС Үзәк Комитеты секретаре белән очрашу өчен анда райкомнарның беренче секретарьларын җыйганнар иде. Михаил Горбачев минем белән кул биреп күреште. Киңәшмәдә сүзне беренче булып миңа бирделәр.
Ә Мәскәүгә Дүртөйле районы аша Югары Яркәйгә кадәр 60 чакрым торбаүткәргеч сузу турындагы мәсьәлә буенча бардым. Бу сорауны Уфада гына хәл итә алмагач, Зыя Нуриевның киңәше буенча, турыдан-туры Горбачевка мөрәҗәгать итәргә булдым. Мәскәүдәге кабинетыннан Зыя Нуриев Михаил Сергеевичка шалтыратты да: “Сезнең мактаулы беренче секретарегыз Рахманов килгән, кабул итегез...” диде. Михаил Горбачев белән сөйлә- шүдән соң мәсьәлә уңай хәл ителде. “Уралтрубопроводстрой” берләшмәсеннән Рифкать Шакиров газүткәргеч төзелешенә турыдан-туры җитәкчелек итте”.
(Ильяс Галиевның “Маяк” гәзи- тендә 2002 елның 21 ноябрендә дөнья күргән Тәлгать Рахманов белән “Һәр эштә осталык, тырышлык, җаваплылык кирәк” дигән әңгәмәсеннән).
“...Он ко мне всегда относился с уважением, пониманием, во всем поддерживал. Помню, когда дети еще были маленькие, как то проспал. Проснулся от шума мотора машины на улице. Выбежал, а там Талгат Лотфуллович стоит с чемоданом. В тот день должны были ехать в Уфу на совещание. Я быстро собрался и мы поехали. Талгат Лотфуллович сделал замечание, но не стал ругать меня. Да, он мог быть вспыльчивым, но обладал способностью быстро отпускать ситуацию и успокоиться. А тогдашнее мое опоздание было первым и последним.
Приведу лишь один пример о его большой человечности: когда он ушел с поста первого секретаря райкома КПСС позвонил моей жене и попросил прощения.
— Да, именно так и было, — рассказывает Назиля апа.— Я забрала детей из детского сада и пришла домой. Тут зазвонил телефон. “Дочь, за годы работы всякое было. Прости меня”, — сказал он. Я ничего не смогла ему ответить, потому что плакала...”
(1977-91 елларда КПССның Илеш районы комитетының беренче секретаре водителе булып эшләгән Галинур Рәкыйповның истәлекләреннән).
“...Отец был защитником, опорой для семьи, родных и друзей. Папа души не чаял в единственной внучке Элине, и к нашему большому счастью, он смог увидеть своих правнуков.
Когда не стало мамы, он сильно скучал по ней, тосковал. Иногда просыпался во сне с криком, “Раечка”.
Отец пользовался большим уважением и авторитетом среди населения и после ухода с высокой должности. Когда он выходил гулять по улицам районного центра, соседи, односельчане — все, кто знал и работал с ним, всегда подходили к нему и интересовались его делами и здоровьем. И по сей день Отца вспоминают теплыми словами благодарности”.
(Тәлгать Рахмановның кызы Светлана Тәлгать кызының истәлекләреннән).
“...Светлый жизненный путь и славная трудовая биография нашего знаменитого земляка Талгата Лотфулловича Рахманова, тесно переплетенные с Илишевской землей, для нас всегда будут ярким примером служению родному району и родному народу”.
(Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның китапта урын алган “Талгат Рахманов — пример служения родному району” дигән мәкаләсеннән).
Гомумән, китап башыннан ахырына кадәр узган гасырның 60-80нче елларында Илеш районы, Башкортстан халык хуҗалыгы үсешен чагылдыручы кызыклы документларны, үзәк һәм республика матбугатындагы чыгышларны, мәкаләләрне, Тәлгать Рахманов шәхесен легендар җитәкче һәм кеше буларак ачучы, туган төбәгебез өчен горурлык хисләрен, ватанпәрвәрлек тойгыларын ныгытучы язмаларны үз эченә ала. Шуңа күрә дә аның бар асылына төшенеп, шушы чор вакыйгаларына чумыйм дисәң, китапны мотлак кулга төшереп, тулысынча укып чыгу кирәк. Бу җәһәттән китапны әзерләүдә һәм нәшер итүдә гаять зур матди ярдәм күрсәткән Илеш төбәгенең игелекле улы, Тәлгать Рахманов мәктәбен үткән билгеле хуҗалык җитәкчесе һәм галим, икътисад фәннәре докторы Зифкать Исламов бу хезмәт белән остазына, фидакарь Илеш районы кешеләренә генә түгел, үзенә дә рухи һәйкәл куйды, дияргә кирәк. Ни аяныч, агымдагы елның октябрь аенда үзе генә көтмәгәндә бакыйлыкка күчте... Ходай аның рухларын шат кылсын!
Тәлгать Рахманов шәхесенә багышланган һәм Илешне илгә данлаган әлеге колачлы хезмәтне гаять зур осталык белән башкарып чыккан каләмдәшебез, Илеш районы кызы Зөһрә Исламовага тагын бер тапкыр “Афәрин!” диик һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булуын телик! Тәлгать Рахмановны китапта Илеш җиренең легендасы дип атасаң, син үзең дә туган төягеңнең, республиканың күренекле шәхесләрен ил күгендә яктыртучы Зөһрә йолдыз булып балкыйсың! Киләчәктә дә һәрвакыт шушы югарылыкта балкып янарга, иҗат итәргә язсын!
Илдар Фазлетдинов,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Ш. Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе
лауреаты.