Сәламәт кеше һәрвакыт матур, яшь күренә. Ә менә сәламәтлекне какшатмас, картаюны кичектерү өчен, берничә кагыйдәне үтәү бик мөһим.
Нык туйганчы ашамагыз! Бу организмга ял бирә, җитезлекне арттыра.
Яшегезгә ярашлы ризык ашагыз. 30 яшьлекләргә — бавыр белән чикләвек (җыерчыкларны булдырмый), 40тан соң — бөер һәм сыр (стресстан ярдәм итә), 50 дән соң балык ашау (йөрәккә, кан тамырларына файдалы) бик яхшы.
Күңелегезгә ошаган шөгыль табыгыз! Эшләмәгәннәр яшьтәшләреннән өлкәнрәк күренә.
Парлы булыгыз! Мәхәббәт, сөю — картлыкка каршы какшамас киртә.
Хәрәкәтләнегез! Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Көненә 8 минут спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озынайта.
Салкынча бүлмәдә йоклагыз! Җиләс булган — 17-18 градус җылылыкта йоклаган кешеләрнең озаграк яшь булып калуы исбат ителгән.
Үзегезне яратыгыз! Үзегезне бәяли белегез, гел кимсетеп, чикләп тормагыз.
Ачуыгызны эчкә йотмагыз! Үз эченә бикләнгәннәр яман чир белән ешрак авырый.
Автор фотосы.