+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 Ноября 2025, 17:20

Өч метрлы җәен тоткан!

Польша балыкчылары иң зур җәен тотып, дөнья рекорды куйган. Балыкның озынлыгы 292 сантиметр.

Өч метрлы җәен тоткан!Өч метрлы җәен тоткан!
Өч метрлы җәен тоткан!

Кшиштоф Пыра һәм Адриан Гонтаж исемле балыкчылар 292 сантиметр озынлыгындагы җәенне Рыбник сусаклагычында тотканнар һәм үзләрен дөнья рекордсменнары дип игълан иткәннәр. Билгеле булуынча, бу күрсәткеч 2023 елда Италиядә куелган рекордтан 7 сантиметрга артыграк.
Балык тоту ярышы 19 октябрьдә узган. Һәм анда катнашучылар сүзләренчә, гигант балыкны тоту 1,5 сәгать дәвам иткән. Барлык процесс, шул исәптән балыкны үлчәү һәм аны яңадан суга җибәрү видеога төшерелгән.
Шулай да, Спорт балыкчылыгы халыкара ассоциациясе моны рекордка кертмәскә мөмкин. Оешма кагыйдәләренә ярашлы, балыкны тоткан вакытта кармак бер генә кешенең кулында булырга тиеш. Ә бу очракта җәен тотуда ике кеше катнашкан. Рәсми рәвештә дөнья рекорды буларак танылырмы-юкмы, ләкин бу җәен Польшада кайчан да булса тотылган балыкның иң зуры булып санала.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас