+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 ноябрь 2025, 04:46

Нечкә күңелле, батыр йөрәкле бул, улым!

22 ноябрьдә Русиядә уллар көне билгеләнә

Нечкә күңелле, батыр йөрәкле бул, улым!Нечкә күңелле, батыр йөрәкле бул, улым!
Нечкә күңелле, батыр йөрәкле бул, улым!
Гаилә – һәркем өчен иң кадерде, иң җылы учак. Шуңа күрә гаилә бәйрәмнәре якыннарыбызга аларны никадәр нык яратуыбызны искә төшерергә сәбәп тә ул.

Соңгы елларда әниләргә, әтиләргә, картәни-картәтиләргә багышланган гаилә бәйрәмнәре популярлаша бара. Малайлар өчен дә үзенчәлекле вакыйга бар. Бу – Уллар көне.
Уллар көненең дәүләт статусы юк, әмма үз датасы бар – 22 ноябрь. Безнең илдә бу бәйрәм Әниләр көне яки Әтиләр көне кебек үк популяр түгел, әмма бераз вакыт узгач аның да шундый ук әһәмияткә ия булачагына шик юк. Малайлар – безнең таянычыбыз, өметебез һәм яклаучыларыбыз. Соңгы вакытта аеруча улларыбызның никадәр ышанычлы, көчле, изге күңелле булуларына көн саен инанабыз.
Илебез тарихында булган вакыйгаларда Башкортстанда туып-үскән егетләр аерым урын алып тора. Курку белмәс, һәрвакыт гаделлеккә өндәүче батыр улларыбызның исеме анда алтын хәрефләр белән язылган.
Малайлардан чын ир-егет тәрбияләү – зур тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Гаиләсенә ныклы терәк, әти-әнисенең таянычы булудан тыш, алар иңнәренә илне саклау бурычы да салынган.

Яңавыл районының Вотяк Урады авылында яшәүче Сәлаховлар гаиләсе турында хәзер инде республикада гына түгел, илнең башка почмакларында да яхшы беләләрдер. Виктор һәм Наташа – 5 балага гомер биреп, аларны лаеклы тормыш юлына чыгарган күпбалалы гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы белән хуҗабика гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Дистә еллар кулга-кул тотынышып яшәгән бу матур парны, чыннан да, көч, тугрылык, мәхәббәт һәм туган илгә сөю тәрбияләү үрнәге дип әйтсәк тә хата булмас. Гаиләдә үскән дүрт улларының барысы да – СВОда катнашучылар.
– Без гомер буе колхозда эшләдек. Шул ук вакытта өйдәге хуҗалыкны да алып барырга да кирәк. Балалар һәрвакыт ярдәмчеләребез булды. Малайларга аеруча җитди карарга кирәк бит. Без дә аларны үз сүзендә торучы, кыю, ышанычлы кешеләр итеп үстерергә тырыштык, – дип сүз башлады Виктор Искрамович.

Малайларның һәркайсы урындагы башлангыч мәктәпне тәмамлаган. Арытаба Вәрәшбаш авылындагы 9 еллык мәктәптә укыйлар. Өлкән уллары – 1989 елгы Игорь – мәктәптән соң эретеп-ябыштыручы, электрик һөнәрен үзләштерә. Бераздан өйләнеп, Нефтекама шәһәрендә төпләнә. Хәзер инде 3 бала әтисе ул. Махсус хәрби операция башлангач, 2023 елда контракт төзи.

– Игорьның СВОга китәргә җыенганын белмәдек тә. Безгә берни әйтмәде. Анда барып хезмәт итә башлагач кына киленебез Ләйсән хәбәр итте. Әлбәттә, борчылдык. Әмма ул үзе безне һәрвакыт тынычландырырга, барысы да яхшы булачагына ышандырырга тырышты. Оныкларыбыз Александр, Егор һәм Элиена да әтиләренең кайтуын һәрвакыт түземсезләнеп көтте, – дип сүзгә кушылды сугышчының әнисе Наташа.
Ил чигендә барган бәрелешләр Игорь язмышына да эз салмый калмый. Берникадәр вакыт хезмәт иткәннән соң, ул, бик нык контузия алып, туган якларына әйләнеп кайта. Яшь иргә яңадан диярлек яшәргә өйрәнергә туры килә. Бүген ул гаиләсе белән Нефтекама шәһәрендә яши.
Виталий белән Валерий – 1997 елда туган игезәкләр. Яңавыл шәһәренең 3нче мәктәбен тәмамлагач, армиягә юллана алар. Владимир өлкәсендә танк частенда водитель булып хезмәт итә егетләр. Аннары туган якларына кайтып, эшкә урнашалар. Алар кечкенәдән хәрби училищега керергә хыялланган булган. Әмма бу хыяллары тормышка ашмый. Училищега укырга керә алмагач, Оборона министрлыгы белән 3 елга контракт төзеп, 2020 елда Таҗикстанга хезмәт итәргә юлланалар. Махсус хәрби операция башлангач та тәүдә – Виталий, ә бер елдан соң Валерий да фронтка китәләр.
– Бер ел элек кыска вакытлы ялга кайтканнар иде. Аларны түземсезләнеп көтеп алдык. Һәрвакыт аралашып торабыз. Алар мондагы тормыш турында кызыксына, шаярткан булалар. Безнең алар өчен борчылмавыбызны сорыйлар. Андагы хәлләр турында сөйләп бармыйлар, – ди Виктор Искрамович.
Егетләр төрле урыннарда танк водителе булып хезмәт итәләр. Шушы көннәрдә алар янә отпускка кайтырга тиеш икән.
Иң кечеләре 2002 елда туган Кирилл мәктәптән соң Нефтекамада училищеда белем ала. Кулына диплом алу белән ике елга Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Владикавказга хезмәт итәргә китә. Махсус хәрби операция башлану белән 2022 елның февралендә үк дошманга каршы көрәшкә ташлана.
– Дүртенче ел инде ул СВОда. Әлеге вакытта Уфада госпитальдә. Тәнендә кайпылчыклар күп, бер кулы нык яраланган. Инде исән-имин генә савыксын иде балакай, – ди әнисе Наташа.

Югарыда әйтелгәнчә, егетләр төрле урыннарда хезмәт итә. Кирилл – Запорожьеда, Валерий белән Виталий – Донецкида. Очрашу вакытын алар түземсезләнеп көтеп ала.
Күптән түгел гаилә башлыгы Виктор Сәлаховка “Ата батырлыгы” медале тапшырылды. Дүрт батырны тәрбияләгән әти зур горурлык белән балаларының балачагын искә төшереп, аларның шуклыкларын да сөйләп алды.
Әйткәндәй, гаилә башлыгы үзе дә хәрби хезмәттә булган. Тәүдә Самарада радиоэлемтәче булырга укулар үтә, аннары Ырынбур өлкәсендә хезмәт итә.
– Миндә архивтан алган бер кызыклы мәгълүмат бар. Анда хәбәр ителүенчә, минем картәтием революционер булган. Шулай ук аның укытучы булуы турында да мәгълүматлар бар. Заманына күрә бик укымышлы, акыллы кеше булган, диләр. Улларыбыз да шундыйрак холыклы. Алар кечкенәдән гаделлек, дөреслек яклы булды. Әмма уллар турында гына да аерып әйтергә ярамыйдыр. Иң өлкән кызыбызның кызы да хәрби юлдан китмәкче. Оныгыбыз, мәктәпне тәмамлагач, Ижевскида юрист белгечлеге алды. Ә былтыр Севастопольгә барып, андагы хәрби училищега укырга керде. Без дә барып, аның бу сөенечен уртаклаштык. Шулай булгач, илебезне дошманнан саклау безнең канга сеңгән, – ди гаилә башлыгы.
Әйткәндәй, Сәлаховлар инде 41 ел бергә. Бу матур гаилә белән сөйләшкәндә аларның бер-берсенә булган хөрмәтен, кайгыртучанлыгын күреп сокланмау мөмкин түгел. Балалары белән дә һәрвакыт горурланып сөйли алар. Уллары бик күп медальләр белән бүләкләнгән Сәлаховлар – чыннан да, олы йөрәкле кешеләр.

– Һәр анага баласыннан да кадерлерәк кеше юк. Кызлар, гадәттә, тыныч тормышта яши. Ә менә улларыбыз безне якларга, сакларга да тиеш. Ул үстергән аналарның йөрәге аерым бер горурлык хисе белән яна. Һәр ана улының исән-имин Җиңү белән кайтуын сөенеп каршы алсын. Чыннан да, безнең уллар кирәк чакта – нечкә күңелле, кайгыртучан да, кирәк вакытта дошманны юк итәрлек көчле батырлар да! – ди Наташа.

Гөлия Гәрәева.
Яңавыл районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас