

Борынгы сынамышларга ышансак, бүген чәч кистермәскә кирәк, югыйсә, кыш буе чирләр сагалап торыр икән.
22 ноябрьдә өегездә беркем дә кимәгән, кирәкмәгән әйберләрдән котылу хәерле. Алар элекке проблемаларны үзенә тартып, җибәрмичә тора, ди.
Кияргә яраклы, ләкин үзегезгә кирәкмәгән әйберләрне бүген мохтаҗларга бирегез. Ләкин бирер алдыннан аларны чистартырга, юарга, тәртипкә китерергә кирәк, юкса, ул әйберләр белән бәхетегез дә китәргә мөмкин.
Бүген беркемгә дә ачу сакларга ярамый. Барысын да гафу итәргә кирәк. Әгәр кемдер сезгә ачуланып, сөйләшергә теләми икән, аның белән үзегез сүз башлагыз, конфликтны бетерегез. Шулай итсәгез, уңыш килер!
22 ноябрь сынамышлары:
Көн болытлы, карлы булса, май яңгырлы булыр.
Яңгыр яуса, бодай уңачак.
Көн салкын булуга карамастан, үрдәк суда утыра икән, озак вакыт яхшы һава торышы булыр.
Каз боз өстендә йөрсә, җылытачак.
22 ноябрьдә күргән төш икенче көнне төшкә кадәр чынга ашарга тиеш.