

Уфада яшәүче Анатолий Чечуха узган чорларда популяр булган чыршы уенчыкларының сирәк экземплярларын җыя. Аларның һәрберсе – вакыт турындагы хикәя кебек. Бу сугышка кадәрге мамык уенчыклар да, Гагаринның космоска очуы истәлегенә пыяла космонавтлар да, Никита Хрущев идарә иткән чордагы яшелчә һәм җиләк-җимеш рәвешендәге уенчыклар да. Күбесе - кул эшләре һәм күптән сатуда очрамый. Аның коллекциясендә барлыгы 300дән артык экспонат исәпләнә, һәм аларның саны елдан-ел арта икән.
Фото: bash.news