-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 ноябрь 2025, 12:46

Алсу: “Ашыгыч ярдәм” чакырыгыз!”

Билгеле җырчы Мәскәүдә концертын туктатырга мәҗбүр булган.  

Алсу: “Ашыгыч ярдәм” чакырыгыз!”
Алсу: “Ашыгыч ярдәм” чакырыгыз!”

"Зимний сон" хитын башкаручы Алсу 18 ел никахтан соң Ян Абрамов белән аерылышты һәм актив музыкаль карьерасына әйләнеп кайтты. Җырчы яңа композицияләр чыгара, даими рәвештә төрле чараларда катнаша һәм сәхнәдә чыгыш ясый башлады.

Өченче көн ул "Москва" залында зур сольный концерт белән чыгыш ясады. Әмма Алсуга программа кызган вакытта булган вакыйга аркасында шоуны туктатырга туры килгән: ул 11 җыр башкарырга өлгергәннән соң
залда кинәт гүләү башлана, озакламый ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетелә.

Алсу ни булганын аңлар өчен наушнигын сала, шунда ук хәлне аңлап ала һәм ут кабызуны, ашыгыч ярдәм чакыртуны сорый, беркадәр вакытка чыгыш ясаудан туктап тора. Ул кинәт авырып киткән кешенең хәлен белешеп торачагын һәм аның өчен дога кылачагын әйтә. Хәле начарланган кешене тиз генә залдан алып чыгалар, табиблар аңа кирәкле ярдәмне күрсәтә.

Концертта мәҗбүри пауза 15 минут чамасы вакытны ала, ә аннары Алсу сәхнәгә кайта, шоу дәвам итә.

Ә сез Алсуның уңышларын күреп, яңа җырларын тыңлап барасызмы?

Фото: “https://dzen.ru/”

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас