

Фәнил Бәйзәви улы яралы аккошны камышлар арасында күргән. Кошның хәлен аңлагач, аны үзе белән алган.
Бер ай чамасы аккош сарайда яшәгән. Фәнил канатлы дустына күңелсез булмасын өчен төрле ысуллар уйлап таба: көзгеләр куя, кош белән сөйләшә. Ләкин, кызганычка каршы, аккош барыбер оча алмаган.
Нәтиҗәдә, аккошны тулысынча терелтү өчен профессиональ ярдәм кирәклеге ачыклана. Җәрәхәтләнгән аккошны кыргый хайваннарны тернәкләндерү үзәгенә китергәннәр.
Фото: [leech=https://vk.com/feed?w=wall-107258580_88559]https://vk.com/feed?w=wall-107258580_88559[/leech]