Кино, халык кәсебе эшләнмәләре, шәһәр киңлекләре дизайны. Бу төшенчәләр сезгә танышмы? Үзебезнең милли үзенчәлекләрне заманчалатып, креатив индустрияләрне үстереп, бүген яхшы акча эшләп кенә калмыйча, төбәк һәм тулаем ил икътисадына да лаеклы өлеш кертергә мөмкин. Чыннан да, креатив индустрия безнең тормышка тиз арада үтеп керде һәм инде сизелерлек үзгәрешләр дә кертте.
Уфа эшкуары һәм танылган “Арт-квадрат” шәһәр киңлегенә нигез салучы Рим Бикмаев 8 ел элек бу уникаль мәйданчыкның ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Бүген биредә иҗат өчен күп локацияләр урнашкан.
– Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен бик күп чаралар үткәрелә, шунда ук укучылар өчен түгәрәкләр оештырылган һәм эш башлаучы эшкуарларга бизнесны үстерү өчен шартлар булдырылган. “Арт-квадрат”та без, шулай ук, мәдәни мирас объектларын тергезәбез. Биредә гамәлгә ашырылучы күп проектлар белән 35 яшькә кадәрге яшьләр шөгыльләнә. Территориядә республика җитештерүчеләренең кием фабрикасы булдырылды – аларның өчесе инде үз эшен ачты, ә ике дистәдән артыгы Русия дәрәҗәсенә чыкты, – ди Рим Бикмаев.
Җитәкче әйтүенчә, ике ел элек ул Русия Президенты Владимир Путин алдында “Арт-квадрат”ны тәкъдир иткән, шуннан соң креатив индустрияләрне үстерү турында указ чыккан һәм өлкәгә иң югары дәрәҗәдә игътибар бирелә башлаган. Эшкуар республикада да хакимият иҗади проектлар үсешенә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.
Бүген Бөре шәһәрендә “Чирковъ” креатив киңлегенә нигез салган Александр Старков та шундый эш белән шөгыльләнә. Ул бу борынгы сәүдәгәрләр шәһәрендә үз командасы белән туристларны җәлеп итү нокталары булдыруы турында сөйләде.
– Бүген “Чирковъ” – Бөренең тарихи үзәгендә урнашкан борынгы йорттагы иҗади киңлек. Анда каһвәханә, актуаль сәнгать галереясе, иҗади остаханәләр, сувенир кибете урнашкан. 2021 елда барлыкка килгәч, безнең локация бер ел эчендә 30 меңнән артык сәяхәтченең игътибарын җәлеп итте. Безнең ярдәм белән партнерларыбызның туристлык хезмәтләре күрсәтүче проектлары да үсеш алды. Исәпләвебезчә, 1,5 миллиард сум керем Бөредә креатив индустрияләр сегментына җитәргә мөмкин, – дип йомгаклады сүзен эксперт.
Билгеле режиссер Рөстәм Аднабаев элегрәк Уфада балаларны журналистлык күнекмәләренә өйрәтү өчен “Телешко” медиамәктәбен оештырган иде. Бүген әлеге уку йортының филиаллары Русиянең 12 төбәгендә һәм хәтта БДБ илләрендә дә эшли. Икенче режиссер һәм “Башкортостан” киностудиясе директоры Юнир Әминев фикердәшләре белән “Көмеш Акбузат” кинофестивален уйлап тапкан, ул уңышлы иҗади проект кына түгел, коммерцияле проект та булган.
Башкортстан һөнәрчеләре берлеге рәисе Элеонора Саунина фикеренчә, үткән заман мирасын заманча тенденцияләр белән тоташтырып, бүген яхшы икътисади файда алырга мөмкин.
– Яшьләргә креатив хәрәкәт кирәк икән, үзеңә стиль, модалы ниндидер әйбер кияргә кирәк, әмма шул ук вакытта анда мәдәни яисә милли код, тәңгәллек булырга тиеш. Шуңа күрә креатив индустрияләр контекстында һөнәрләрне карау, әлеге максатларны һәм бурычларны хәл итеп, халык кәсебен хәзерге тормышка кертергә ярдәм итәчәк. Бу – республика һөнәрчелеген үстерү өчен зур потенциал, – ди спикер.
Ул билгеләп үтүенчә, Башкортстанда үз куллары белән нәрсәдер булдыра белүче креатив кешеләр күп. Димәк, аларның барысына да үз бизнесларын, үз продукциясен товар әйләнешенә кертүдә ярдәм итәргә кирәк.
Креатив индустрияләр турында сөйләгәндә, блогерларны аерым карарга мөмкин. “Digital Корылтай” агентлыгы директоры, медиаконференцияләр оештыручы һәм республикада танылган пиарчы Рәис Габитов сүзләренчә, бүген Башкортстан блогерларының аудиториясе 40 миллионнан артык кеше тәшкил итә һәм бу төбәк халкына караганда 10 тапкыр күбрәк.
– Үз үрнәгем белән мин креатив индустриянең ни дәрәҗәдә икътисади яктан уңышлы була алуын исбатлыйм. Минем барлык продуктларым иҗат турында, һәм ул табыш китерә, – ди Рәис Габитов.
Сүз уңаеннан, күптән түгел генә республикада креатив индустрия мәктәпләре барлыкка килде. Алар Уфада һәм Стәрлетамакта урнашкан. Аларда балалар кирәкле белгечлекләр буенча бушлай күнекмәләр ала ала. Мәсәлән, профессиональ фото - һәм видео төшерүгә, график дизайнга, тавыш режиссеры, аниматор эшенә һәм башкаларга өйрәнергә мөмкин.
– Моннан тыш, без балаларны бу белемнәрен акчага әйләндерергә өйрәтәбез. 12-17 яшьтә бала инде шактый акча эшли ала, – дип билгеләп үтте Стәрлетамак мәктәбе җитәкчесе Софья Сидоренкова.
Бүген республикада креатив индустриядә 34 меңнән артык кеше эшли, алар тарафыннан йөзгә якын яңа проект гамәлгә ашырылган.
Гөлия Гәрәева.