+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 ноябрь 2025, 04:31

Бу шимбәдә кем — дус, кем дошман икәнен белә аласыз...

29 ноябрьдә гайбәт сөйләргә, кемнеңдер тормышын тикшерергә һич ярамый. Гайбәт сөйләгән авырып, озак сөйләшә алмаска мөмкин, имеш.  

Бу шимбәдә кем — дус, кем дошман икәнен белә аласыз...Бу шимбәдә кем — дус, кем дошман икәнен белә аласыз...
Бу шимбәдә кем — дус, кем дошман икәнен белә аласыз...

Шимбә көн буе өйдә утырырга кирәкмәс. Кунакка барырга, күңел бушатып аралашырга кирәк, дип санала. Мондый ихлас сөйләшүләр вакытында күп сорауларга җавап табарга, мәсьәләне хәл итү юлларын ачыкларга мөмкин булачак.

29 ноябрьдә эчке тавышыгызны ишетә белегез. Бу көнне интуиция көчәя, шуңа иртәгә күңел тоемлавы буенча кылынган карар дөрес булачак.
Шулай ук кем ошый, кем ошамый, игътибар итегез. Күңелегез якын иткән кеше — дус, күңелегез кабул итмәгәне дошман булыр.

Бу көнне киемне тискәре ягы белән киеп, уңышны качырудан сак булыгыз. Ялгыш кигәнсез икән, шунда ук салырга һәм... өстендә сикереп алырга кирәк.
29 ноябрьдә кызыл кием кигән, көзгегә озак карап торган кеше мәхәббәттә күңелсезлеккә дучар булачак, дип саналган.

Шимбә кем беләндер тупса аша сөйләшмәгез, бу кеше белән талашырга мөмкинсез.
29 ноябрьдә якыннарыгызның киңәшенә генә колак салыгыз. Башкалар алдарга мөмкин икән...
Өйдә сызгырмагыз, тараканнар ияләшер.

29 ноябрь сынамышлары:
Көн салкын булса, кыш салкын булачак. Көн җылы һәм юеш булса, кыш та җылы булырга тиеш.
Мәче йомарланып, битен тәпие белән яшереп йоклый икән, көндез кояш чыгарга тиеш.
Көн бик җилле булса, декабрь уртасына кадәр җилле булачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас