Бу тәмле салат катламлап ясала. Аны әзерләү өчен 200 грамм тавык ите, 3 йомырка, 100 грамм сыр, 1 яшел алма, 100 грамм караҗимеш, бизәү өчен әстерхан чикләвеге, майонез кирәк булачак.
Тавык итен тозлы суда пешерәбез. Суытабыз һәм шакмаклап турыйбыз. Итне киң тәлинкәгә беренче катлам итеп җәябез. Аннары эре кыргыч аша чыгарылган сырны салабыз. Ә аның өстенә, челтәр рәсеме ясагандай, майонез агызабыз.
Киләсе катламга эре кыргыч аша чыгарган йомырка агы, аннары кабыгыннан чистартылган һәм эре кыргыч аша чыгарган алма салына, шулай ук челтәр кебек майонез ягыла. Алдагы катлам — вак кыргыч аша чыгарган сыр. Аның өстенә юка телемләп киселгән караҗимеш тезеп чыгарга кирәк.
Алдагы катлам — вак кыргыч аша чыгарган йомырка сарысы, өстенә янә шулай ук майонез ягыла.
Бу салат табынга вакланган әстерхан чикләвеге белән бизәп чыгарыла. Бу тәмле салатны бәйрәм көннәрендә әзерләп, якыннарыгызны сыйлагыз, дуслар!
Фото: postila.ru