+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 декабрь 2025, 16:25

Иң зәһәр суыклар кайчан булган?

Әле генә башланган кышның Русиядә соңгы дистәләрчә елда иң салкыны булуы ихтимал.

Иң зәһәр суыклар кайчан булган?Иң зәһәр суыклар кайчан булган?
Иң зәһәр суыклар кайчан булган?
Мондый фаразны илебезнең “Гидрометүзәге” фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйткәндер, дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Егерме елга бер туры килүче һава торышы аномалияләре турында “Газпром” җитәкчесе Алексей Миллер Санкт-Петербургта үткән Халыкара газ форумында белдерде: “Без кышның ун елга бер тапкыр салкын килүен беләбез, ә егерме елга бер тапкыр аеруча аномаль салкын кышлар кабатлана”. Миллерның сүзләренә караганда, озакламый Мурманск өлкәсеннән Краснодар краена кадәр территорияләрдә -25 градуслы температура урнашуы ихтимал. Моның сере нәрсәгә бәйле соң?

Тарихи хроникаларга һәм метеомәгъ­лүматларга караганда, илебезнең Европа өлешендә, чыннан да, вакыт-вакыт бик каты суык кышлар кабатланып торган. Әгәр илебезнең үткәнендә булган зәмһәрир салкыннарны искә төшерсәк, “Русский хронограф” җыентыгында искә алынган беренче аномалия 742 елга карый: “зима бысть люта: Понтьское море померзе на 30 локоть, а снег паде на нем 20 локоть”. Шулай итеп, үлчәү берәмлекләренең борынгы урыс атамаларын бүгенге үлчәм­нәргә күчереп исәпләсәк, ул елда Кара диңгездәге боз калынлыгы 13 метрдан артып киткән, ә кар катламы 9 метрга җиткән!
 
Шул ук чыганактагы мәгълүматларга караганда, анда 785 ел да искә алына. Ул кышта зәмһәрир салкыннар “100 һәм 20 көн” торган, ягъни каты салкыннар дүрт ай дәвам иткән.
Урта гасырлардагы көчле салкыннар турында да язма мәгълүматлар саклана. Шундыйларның берсе турында Борис Годунов хакимлек иткән чорда, ягъни XVI гасыр азагында Мәскәүдә булып киткән инглиз дипломаты Джайлс Флетчер язып калдырган.
 
“О государстве Российском” дигән әсәрендә Флетчер болай дип яза: “Бу вакытта салкыннар шулкадәр көчле булды ки, чиләктән түгелгән су җиргә төшеп җиткәнче үк бозга әверелә иде. Әгәр син җылы бүлмәдән тышка салкынга чыксаң, суык һава тынга каплана, ул сине буып алгандай була. Атлап китеп баручылар гына түгел, шәһәрләрдәге базарларда һәм урамнардагы кешеләр дә салкынның йогынтысын үзләрендә тоя: кайберләре бөтенләй туңа, икенчеләре китеп барган җиреннән урамда егылып үлә; шәһәрләргә бик күпләрне чаналарда утырган килеш катып калган хәлдә китерәләр; бик күпләр танауларын, колакларын, битләрен, бармакларын, аякларын һәм башка органнарын туңдыра...”
 
Русия климатының бөтен кырыслыгын 1812 елда Мәскәүне калдырып чигенүче Наполеон армиясе үзендә тулысынча татый. Ул елда ноябрьдә үк 20 градуслы салкыннар башлана, бу исә чигенүче фран­цуз гаскәрләренең гомум хәленә дә, сугышчан рухына да бик тискәре йогынты ясый. Нәкъ менә шул чакта киң таралган “Генерал Салкын” дигән гыйбарә барлыкка килә. Ул Русия территориясендәге Европа армияләре хәл-торышына үлемечле тәэсир итүче һава шартларының үзенчәлекләрен чагылдыра.
 
Метеокүзәтүләрнең технологияләре үсешкән саен һәм тиешле статистика алып барыла башлагач, экстремаль кышлар турындагы мәгълүматлар да ешрак теркәлә башлый. Мәсәлән, 1902 елның декабре башында ук Мәскәүдә һава температурасы -30 градуска төшә һәм бер ай дәвамында саклана. Моның нәтиҗәсендә башкалада берьюлы берничә приют ачыла, аларда йортсыз берәдәк кешеләр туңып үлүдән качып котыла алсын өчен тиешле шартлар булдырыла. Болардан тыш, 1907 елның декабре азагында бер атна дәвамында шәһәрдә температура -30 градустан да югары күтәрелми, ә 1910 елгы Раштуа бәйрәменә салкынлык -37 градуска җитә.
 
Шундый ук дип әйтер­лек салкыннар Мәскәүгә 1919 ел декабренең соңгы декадасы башланганда килә. Ул чакта электр чыбыклары бозланып туңу­дан трамвайлар туктап кала, шуның аркасында халык зәмһәрир салкында эшкә берничә көн җәяү йөрергә мәҗбүр була.
 
Башкалабыздагы иң түбән температураның рекорды 1940 елның 17 гыйнварында теркәлә –
-42,2 градус. Ул көннәрдә һава шартларының көчле җил һәм мул кар яву белән катлаулануы бик күпләр­нең бит-куллары туңуга китерә. Моннан тыш, бу салкыннарда корыч агачлар, карамалар, чикләвек агачлары тулысынча туңып бетә.
 
1978 ел ахыры – 1979 ел башы салкыннарын күпләребез хәтерлидер әле. Ул вакытта Русиягә Арктиканың салкын һава агымы килеп җитеп, күп төбәкләрдә температура -40ка җитте, ә Башкортстанда хәтта -50 градустан артып китте. Күп урыннарда җылылык торбалары туңып шартлап, халыкны күпфатирлы йортлардан хәтта эвакуацияләргә туры килде.
Яңа гасырыбызда климат үзгәрү фонында кышлар ул кадәр үк салкын булмады, дисәк тә, кайбер елларда кыш үзенең кышлыгын күрсәтеп алды. Әйтик, 2006 елның гыйнвар-февралендә һава температурасы -30 градуска төшкән көннәр дә булды. Әйткәндәй, бу 20 ел элек күзәтелде – Алексей Миллер нәкъ менә шушы вакыт интервалы турында белдергән иде.
 
Шулай да вакытыннан алда пошаманга төшмик әле. “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәүче белгече Евгений Тишковец әйтүенчә, зәһәр салкыннар килү фара­зының чынга ашу ихтималлыгы 14 проценттан артмый. Белгеч әйтүенчә, кыш хәтта климат нормасыннан 1-4 градуска җылырак булыр дип көтелә, явым-төшем дә гадәттәгечә булачак.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас