

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә бер йортның баскыч читлегендә яңа туган бала табылган.
Иртән Ленин урамындагы 115нче йортта яшәүчеләр пледка төрелгән һәм баскыч мәйданчыгында калдырылган сабыйны тапкан. Үтеп баручылар кичекмәстән ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан. Хәзерге вакытта бала медицина белгечләре күзәтүе астында, аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.
Беренчел мәгълүматлар буенча, күзәтү камералары капюшонлы ак куртка һәм битлек кигән кара сумкалы хатын-кызны теркәгән.
Фото: bashinform.ru