-11 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 декабрь 2025, 14:45

Чирләгәндә душта коенырга ярыймы?

Күпләр, хәлне тагын да катлауландырудан куркып, юынудан баш тарта.

Чирләгәндә душта коенырга ярыймы?
Чирләгәндә душта коенырга ярыймы?
Ләкин табиблар мондый куркуны нигезсез дип саный. Юынырга, су коенырга ярый, моны бары тик дөрес итеп эшләргә кирәк.

Тире – ул авыру чорында токсиннардан котылырга ярдәм итүче орган. Күзәнәкләр аша тир белән безнең организм вируслар һәм бактерияләрдән арына, шуңа күрә мондый очракларда гигиенаны санга сукмау дөрес түгел. Җылы су сулыш алуны, хәлне яхшыртырга ярдәм итә.

Белгечләр төп кагыйдәләрне искә алырга киңәш итә:
- су уңайлы температурада булырга тиеш, якынча 35-37°С;
- душта яисә ванна бүлмәсендә булу вакыты 10 минуттан артмасын;
- коеныр алдыннан тыгылган борынга кан тамырларын киңәйтүче спрей яисә тамчылар куллану яхшы;
- юынуны кич белән йокларга ятар алдыннан башкару яхшырак, чөнки яткач тизрәк җылынасың.

Ә башны юудан, чыннан да, баш тарту хәерлерәк: юеш чәчләр озак кибә, өшеп, авыруны тагын да көчәйтүең ихтимал.

Йөкле хатыннарга һәм югары температуралы пациентларга сак булырга кирәк: мондый очракларда су процедуралары бик кыска булырга тиеш, шул ук вакытта суның артык эссе булмавы мөһим.

Автор фотосы.
Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас