Русиялеләр туган көннәргә акчаны - күбрәк, ә туйларга азрак бирә башлаган. Мондый нәтиҗәгә финанс маркетплейсы аналитиклары килгән. Выбери. ру 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге 3000 русияле арасында сораштыру үткәргән. Респондентларның 68 проценты дусларының һәм якыннарының туган көненә акча бүләк итүен тели һәм үзләре дә башкаларның туган көненә акчалата бүләк бирү яклы.
Яңа елга акча бүләк итәргә теләүче респондентлар саны бер ел эчендә ике тапкыр диярлек кимегән: 25 проценттан 13кә кадәр. Аның каравы, үз куллары белән ясалган сувенирларның популярлыгы арткан. Яңа ел бәйрәмнәрендә акча бирүчеләр арасында яртысы диярлек бюджетның 3000 сумга кадәр чикләнгән булуын әйткән.
Туйларда акча бирү традициясе дә үзгәрешләр кичерә икән. Акчалата бүләкләрне сораштыруда катнашучыларның 72 проценты бирергә әзер, ә бер ел элек андый респондентлар 87 процент булган. Шул ук вакытта һәр унынчы кеше акчаны “эмоцияле” бүләккә – тур, самолетка билетлар һәм сәяхәт белән бәйле башка әйберләргә алмаштыруны өстен күрүен әйткән.
Шулай ук, коллектив яисә дуслар берләшеп, ниндидер зуррак бүләк алу популярлыгы арткан. Быел сораштыруда катнашучыларның иң “юмарт" категориясе – финанс өлкәсендә эшләүче 28-35 яшьлек хезмәткәрләр. Респондентларның бу төркеменнән һәркем туйларга - уртача 6100, туган көнгә — 4200, Яңа елга 3400 сум бүләк итә.
Шул ук вакытта мәгариф өлкәсе вәкилләре иң экономияле булып чыккан, 60 проценттан артык очракта алар финанс белән бәйле булмаган бүләкләр алырга һәм бүләк итәргә тели. Аларның акчалата бүләкләре: туйга — уртача 3200 сум, туган көнгә — 2100, Яңа ел бәйрәмнәренә 1200 сум тәшкил итә.
Автор фотосы.