+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 декабрь 2025, 05:33

Бүген - тылсымлы көн!

22 декабрьдән Яңа Кояш елы башлана, шуңа тормышка яңалык, матурлык кертә башларга кирәк.  

Бүген - тылсымлы көн!Бүген - тылсымлы көн!
Бүген - тылсымлы көн!

Белгечләр бу көнне дөрес үткәрергә киңәш итә.
Бу көнне нишләргә кирәк?

Үткән елыгызга анализ ясагыз, хаталарыгызны, казанышларыгызны ачыклагыз.

Кирәкмәгән әйберләрдән арыныгыз. Тормышыгызда яңа энергиягә урын артыр. Сезне артка сөйрәүче барлык нәрсәдән арынырга тырышыгыз. Алга бару җиңелрәк булачак!

Үткәннәргә ябышмыйбыз. Аларны җибәрергә кирәк. Яңалыкларны кабул итәргә әзер булыгыз.
Яңа елга барыр юлыгызны, максатыгызны билгеләгез һәм кыю атлагыз. Интуициягезгә ышаныгыз. Ул бүген яхшы “эшли”.

Бүген чистарыну, юыну процедураларына җитди карагыз. СПА-салонга, мунчага бару яхшы.

Бүген нишләргә ярамый?
Провокацияләргә бирелмәгез.
Негатив эмоцияләр кичермәскә тырышыгыз.
Бүген талашу, мөнәсәбәтләр ачыклаудан тыелыгыз.
Хәвефле эшләр белән шөгыльләнмәгез.
Артык физик көч түкмәгез!

Ә иң мөһиме — бүген ихлас теләкләр теләгез. Аеруча көндезге һәм төнге уникедә...

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас