-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 декабрь 2025, 12:39

"Аулак өйдә калганнар, кыек бәлеш салганнар"

"Балачакта Яңа елны аулак өйдә каршылырга ярата идек".

"Аулак өйдә калганнар, кыек бәлеш салганнар"
"Аулак өйдә калганнар, кыек бәлеш салганнар"

Яңа ел якынлаша башласа балачактагы бер хәтирә искә төшә.

Мәктәптә укыган вакытта урам белән җыелышып, 7-8нче класс кызлары, малайлары Яна ел каршыларга бер өйгә жыелдык. Кызлар инде салатлар ясый, мин иптәш кыз белән зур итер ит бәлеше ясарга булдык. Мичкә ягып җибәрдек, дөрләп мичтә утын яна, без бәлешне ясап куйдык та мичнең әзер булганын көтәбез. Күмерләрен тартып, бәлешне мичкә тыгар вакыт җитте. Тик мич авызына таба сыймый бит! Бу кешеләрнең мич авызы бәләкәй, ә таба зур. Малайларны чакырып бәлешне кыегайтып, көчкә тыктык мичкә. Пеште бәлеш, әмма кыек пеште. Үзе бик тәмле иде.

Хәзер дә искә төшереп көлеп алабыз. "Аулак өйдә калганнар, кыек бәлеш салганнар", - дип.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас