-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 гыйнвар , 11:35

Ябыктыра да, хәтерне дә яхшырта

Кичтән аның сутын эчү аеруча файдалы.

Ябыктыра да, хәтерне дә яхшырта
Ябыктыра да, хәтерне дә яхшырта
Грейпфрут С витаминына бик бай, ул иммун системасын ныгыту өчен кирәк һәм салкын тию белән дә көрәшә.

Грейпфрут составында көчле антиоксидантлар бар, алар тире торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Шулай ук, ул түбән калорияле һәм тиз туйдыра. Диетолог-табиб Синтия Әл-хадж бу җимешне туклануга җитди караучы һәм берничә килограмм артык гәүдә авырлыгын киметергә теләүче кешеләргә рационга өстәргә киңәш итә.

Галимнәр грейпфрутның баш мие эшчәнлегенә тәэсир итүен, кан әйләнешен активлаштыруын һәм хәтерне, игътибарны һәм концентрацияне яхшыртуын ачыклаган. Шулай ук, бу цитрус җимеше ашкайнату системасы бозылуы белән көрәшә.

Җимеш коллаген җитештерүне стимуллаштыра, ул тиренең тыгызлыгы һәм шома булуы өчен җаваплы. Моннан тыш, грейпфрутның составында ликопин, С витамины, азык җепселләре, холин һәм калий бар, алар артериаль кан басымына һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый.

 
Фото: img.freepik.com

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас