+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
11 Января , 05:42

Чеби чыгарыгыз!

Шәрапҗан абзагызның үсмер чакта ук үз бизнесы булган.

Чеби чыгарыгыз!Чеби чыгарыгыз!
Чеби чыгарыгыз!

Рамил Шәрапов социаль челтәрдә бу хакта болай сөйли:

«Әти-әни ике атнага Чиләбегә киткән иде. Ул вакытта инкубаторлар модада иде, ягъни йомыркаларны ут астында тотып, чеби чыгару. Күп кешенең инкубаторы бар иде инде. Ә мин ул әйбер турында кемнәндер ишетеп алдым да, гади лампа астына ике күкәй куйдым. Имеш, әти-әни Чиләбедән кайтканчы лампа астында чеби чыгарам. Чыкмый да чыкмый инде. Ничек мин өйдә янгын чыгармаганмын, Аллаһы Тәгалә саклап калган. Аннары, тизрәк чыксыннар дип, ике лампа куйдым – чыкмый.

Бер атнадан соң, чебиләрем чыга, инде мин бизнесмен булам дигәндә, әнинең әнисе мине тапты. Ул күкәйләрне - бер якка, мине икенче якка атып бәрде. Минем бизнес ватылды. Менә эләккән иде анда миңа! Бик кызык хәл булды ул. Әти-әниегез Чиләбегә китсә, чеби чыгарыгыз!»

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас