-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар , 10:02

Басма матбугат тарих календаре ул

13 гыйнвар (иске стиль буенча 1 гыйнвар) — Русия матбугаты көне. Нәкъ шушы көнне 1703 елда император Петр Iнең “Чит илдәге һәм эчке вакыйгалар турында хәбәр итү өчен гәзитләр бастыру турында”гы Указы нигезендә Мәскәүдә урыс телендә беренче “Ведомости” гәзите чыга башлый.

13 гыйнвар (иске стиль буенча 1 гыйнвар) — Русия матбугаты көне. Нәкъ шушы көнне 1703 елда император Петр Iнең “Чит илдәге һәм эчке вакыйгалар турында хәбәр итү өчен гәзитләр бастыру турында”гы Указы нигезендә Мәскәүдә урыс телендә беренче “Ведомости” гәзите чыга башлый. Басманың беренче санының тиражы 1 мең данә була, бу санның мөхәррире дә Петр I үзе булган.

13 гыйнварны Башкортстан матбугатының да туган көне дип исәпләргә тулы нигез бар. 1838 елның 13 гыйнварыннан (иске стиль буенча 1 гыйнварыннан) Николай I указы белән Уфада “Оренбургские губернские ведомости” дигән атналык гәзит чыга башлый. Ул шәһәрдә генә түгел, бөтен Ырынбур губернасында беренче гәзит була! 1865 елда мөстәкыйль Уфа губернасы бүленеп чыккач, гәзит “Уфимские губернские ведомости” дип атала башлый һәм ул 1917 елга кадәр яшәп килә. Гәзит барлык дәүләт учреждениеләренә бушлай таратыла, ләкин заманы өчен язылучылар саны да аз түгел – 477 абунәчесе була.

Гәзит 1865 елдан – атна саен, 1895-1917 елларда көн саен урыс телендә нәшер ителә. Башта ул 2 өлештән торган: рәсми (закон актлары, үзәк һәм урындагы хакимият органнарының карарлары, күрсәтмәләре һ.б.) һәм рәсми булмаган (туган якны өйрәнү материаллары, яңалыклар, фаразлар, белдерүләр һ. б.), 1906 елда исә рәсми булмаган өлеше мөстәкыйль гәзит булып “Уфимский край” атамасы белән бүленеп чыккан.

1917 елның 22 мартында “Уфимские губернские ведомости” гәзитенең соңгы саны чыга. Бер атнадан “Ведомости” редакциясе “Известия Уфимского губернского комиссариата” дигән яңа гәзит чыгара башлый һәм ул 1918 ел ахырына кадәр нәшер ителә. Шушы басмаларның дәвамчысы буларак, 2002 елда “Уфимские ведомости” гәзите чыга башлый.

Республикада чыккан гәзитләр турындагы әлеге фактлар, бер яктан, Башкортстан матбугаты тарихын чагылдырса, икенче яктан, анда басылган мәкаләләр, хәбәрләр үз чорының төбәктәге сәяси, мәдәни, икътисади, социаль тормышын чагылдыручы, аларга ачыклык кертүче, тарихи яктан әһәмиятле, мөһим язмалар да булып тора. Төрле чорларда нәшер ителгән басма матбугатыбыз — тарихыбызны фактик мисаллар белән баетучы төп чыганак, теге яки бу вакыйганың көнен, аен, елын төгәл күрсәтүче тарих календаре ул.

Гәзит – рухи корал

Бөек Ватан сугышы чорында Мәскәү өлкәсендә “Правда” гәзитенең башкортча кушымтасы чыккан

Былтыр совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмны Җиңүенә 80 ел тулу илебездә киң билгеләп үтелде. Вакыт үткән саен 1945 елның Җиңү язы ерагая, ул көннәрнең тере шаһитлары сирәгәя, санаулы гына калып бара. Әмма шул чорның рухи, сәяси вәзгыятен тулысынча чагылдырган матбугат басмалары дәүләт һәм шәхси архивларда бүген дә саклана. Шул чорның мәгълүмат чараларыннан күренүенчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә корал белән генә түгел, ил халкының югары әхлакый рухы, ныклыгы, фашизмны тар-мар итү өчен тылдагыларның бердәм хезмәте белән дә ирешелгән. Ул вакытта да, бүген дә басма матбугат төрле җиңүләр яуларга ил халкын туплаган, оештырган, алыштыргысыз идеология коралы булган һәм булып кала да. 1944 елда Мәскәү өлкәсендә нәшер ителгән “Правда” гәзитенең башкорт телендәге кушымтасы да нәкъ шундый басмаларның берсе булган. Түбәндә сүзебез шул хакта.

Протокол №70, ЦАОО РБ, 122 фонд, 21нче язу, 111нче эш, 15нче бит.
Протокол №70, ЦАОО РБ, 122 фонд, 21нче язу, 111нче эш, 15нче бит.

Тарих ул – хәтер

1941 елның июненә кадәр СССРда 9000 гәзит һәм 1800гә якын журнал нәшер ителгән. Советлар Союзының 195 миллион кешесе өчен көн саен 38 миллион данәдән артык төрле басма таратылган. Бу санга әдәби альманахлар, үзәк, төбәк һәм район гәзитләре, завод-фабрикаларда чыгып килүче күп­тиражлы басмалар да керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, басма матбугат өлкәсендә дә зур үзгәрешләр була. Күп кенә гәзит-журналлар чыгудан вакытлыча туктап тора, берничә басма берләштерелеп, нәшер ителә башлый. Нәтиҗәдә, 1941 елның ахырына илдәге 9000 гәзитнең 4560ы гына кала. Басмаларның саны азаю көндәлек тиражның да кимүенә китерә – сугышка кадәрге 38 миллион данәдән 18 миллионга кадәр кими.

Үзгәрешләр Башкортстан матбугат басмаларын да читләтеп үтми. ВКП(б)ның Башкортстан Өлкә комитеты бюросының 1941 елның 10 июлендәге утырышында (протокол №70, ЦАОО РБ, фонд 122, 21нче язу, 111нче эш, 15нче бит) махсус күрсәтмә бирелгәнче:
– өлкә партия гәзите “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң” гәзите), Ишембай шәһәренең – “Башҡорт вышкаһы” Белорет шәһәренең “Металл өсөн”, комсомол Өлкә комитетының “Яшь коммунар” (хәзерге “Өмет” гәзите) басмаларын нәшер итүне вакытлыча туктатырга, дигән карар кабул ителә.

Шулай ук, протоколдан күренүенчә:
– “Ҡыҙыл Башҡортостан” өлкә партия гәзитен 4 полосадан 2гә һәм атнасына өч чыгуга калдыру;
– “Комсомолец Башкирии”, “Ленинсе” өлкә комсомол гәзитләрен 4 полосадан 2гә һәм атнасына бер чыгуга калдыру;
– “Белорецкий рабочий”, Ишембайның урыс телендәге “Башкирская вышка” шәһәр гәзитләрен 4 полосадан 2гә һәм атнасына бер чыгуга калдыру;
– дүрт битле булып чыккан барлык район гәзитләрен ике полосалыга күчерү һәм атнага бер тапкыр чыгару;
– Уфа тимер юл бүлекчәсе сәяси бүлеге органы булган “Большевистская путевка”, Агыйдел елга пароходчылыгы сәяси бүлеге органы “Водник Башкирии”, Уфа Крекингзаводы партбюросы органы “Уфимский Крекинг” һәм Моторлар заводы парткомы органы булган “Сталинец” күптиражлы басмаларын айга дүрт тапкыр чыгару турында карарлар кабул ителә.

Шулай итеп, Башкортстанда да Бөек Ватан сугышы башлану белән хәрби чор йогынтысында гәзитләрне чыгару үзгәрешләргә дучар була. СССР Хөкүмәте тарафыннан әзерләнгән ВКП(б) Үзәк Комитеты секретариа­тының “Кызылармеец газеталары турында”гы Карарына ярашлы, тылдагы халык өчен нәшер ителгән басма гәзитләр саны кимү хисабына фронт һәм стратегик әһәмияткә ия булган пред­приятиеләр өчен гәзит бастыру эше киң җәелдерелә. Ил җитәкчелеге, сугышчыларга һәм тылдагы стратегик әһәмияткә ия булган предприятие эшчеләренә фронтлардагы хәлләр турында мәгълүмат бирүнең, җәм­гыятьтә совет армиясе турында уңай фикер формалаштыруның, кешеләрдә җиңүгә ышанычны саклау мөһимлеген алгы планга куеп, идеология эшен җәелдерә.

Ул чорда басма матбугатның йогынтысы көчле була. Шуның өчен дә Бөек Ватан сугышы елларында гәзитләр ил халкы, сугышчылар арасында пропаганда алып бару, агитация һәм мәгълүмат бирү өчен төп чыганак булып хезмәт итә. 1941 елның көзенә инде хәрби гәзитләрнең саны 710га җитә. Һәр фронтның, армия һәм корпусның, дивизия һәм аерым бригадаларның үз гәзитләре барлыкка килә. Бөек Ватан сугышы елларында армия һәм флот частьларында 1357 гәзит чыга. Ул басмаларның кайберләре үз хәрби частьлары белән бергә һәлак тә булган. Әгәр 1942 елда хәрби матбугатның гомум тиражы 3 миллион данә булса, сугыш ахырына 6,25 миллионнан артып китә. (https://news.rambler.ru/other/44133377-pochemu-pressa-voennyh-let-byla-strategicheskim-resursom/?ysclid=mhp1kpt7ex997547142, чыганакка мөрәҗәгать итү датасы 15.11.2025).

1942-45 елларда фронтларда татар телендә 16 гәзит чыга. Алар урыс телендәге фронт гәзитләренең дубляжлары түгел, ә аерым басма булып нәшер ителәләр. Шулар арасыннан киң билгеле булганнарын гына атап үтик:
– Төньяк-Көнбатыш фронтның “Ватан өчен”;
– 1нче Балтыйк буе фронтының “Алга, дошман өстенә!”;
– Воронеж, 1нче Украина фронтының “Ватан намусы өчен”;
– Карелия фронтының “Ватан өчен сугышка”;
– Ленинград фронтының “Ватан саклауда” гәзитләре һәм башкалар. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең “Ҡыҙыл атлылар” дигән фронт гәзите була. Ул 1942 елның апреленнән 1945 елның маена кадәр атнага өч тапкыр башкорт телендә нәшер ителә.

Башкорт һәм татар телләрендәге гәзитләрдә фронт яңалыклары, Югары Башкомандующий И. В. Сталинның боерыклары, совет Хөкүмәте карарлары, “Совинформбюро” хәбәрләре басыла. Басмалар интернационализм һәм ватанпәрвәрлек идеяләрен пропагандалый. Гәзитләр сугышчыларның батырлыклары турында мәкаләләр, хәрби бүләкләр алучыларның исемлекләрен, тыл хезмәтчәннәреннән наказлар, әдәби әсәрләр бастыра.

Бөек Ватан сугышы чорындагы башкорт һәм татар телләрендәге фронт гәзитләре мөхәррирләре, авторлары арасында билгеле шәхесләр, башкорт, татар совет әдәбиятының булачак классик язучылары да булган. Алар арасында Мостай Кәрим, Кадир Даян, Әнвәр Бикчәнтәев, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов, Шәйхи Маннур һәм башкалар бар.

Завод-фабрика, башка сәнәгать өлкәсенә караган күптиражлы гәзитләр Бөек Ватан сугышы елларында СССР вакытлы матбугаты структурасында мөһим бер чылбыр булып торган. Аларның төп бурычы җитештерү мәсьәләләрен яктырту була. Сугыш беткәндә илдә күптиражлы гәзитләр саны сугыш алды елларындагыга караганда күпкә артып китә. Бөек Ватан сугышы елларында күптиражлы гәзитләрдә, беренче чиратта, предприятиенең җитештерү эшчәнлеге: план үтәлеше, социалистик ярышларның барышы, стахановчылык хәрәкәте мәсьәләләре яктыртыла. Башкортстанда 40нчы еллар башында күптиражлы 9 гәзитнең гомум тиражы 16 мең данә бул­ган. (https://chelmuseum.ru/science/articles/fabrichno-zavodskie-gazety-urala-v-gody-velikoj-otechestvennoj/, чыганакка мөрәҗәгать итү датасы 15.11.2025.). 1944 елда республикада күптиражлы 7 гәзит чыгарыла. (Габбасова К. Р. Радио и печать Башкирии в годы Великой Отечественной войны(1941-1945) /Вестник Марийского государственного университета. Т.10. №10, 2024 г. С.201). Әлеге чыганаклардан алынган саннар дөреслеккә туры килмәскә дә мөмкин, чөнки Бөек Ватан сугышы чорында Уфа шәһәренә күп кенә сәнәгать предприятиеләре эвакуацияләнгән, аларда да күптиражлы бас­малар нәшер ителгәндер. Шулай була калса, күптиражлы гәзитләр 1940нчы елдагы саннан артык булуы көн кебек ачык.

Партия органы булган “Правда” гәзите Бөек Ватан сугышы чорында СССРның төп басмасы була. Ул үзенең статусы, йогынтысы һәм тиражы буенча да башка басмалар белән чагыштырганда алдынгы урыннарны алып торган. “Правда”ның сугышка кадәрге редакциясен 1941 ел ахырына 240 хезмәткәрдән 147гә кадәр кыскарталар, әмма Мәскәүдә ул вакытта аларның саны тагын да азрак – нибары 14 хезмәткәр кала. (https://news.rambler.ru/other/44133377-pochemu-pressa-voennyh-let-byla-strategicheskim-resur­som/ysclid=mhp1kpt7ex997547142, чыганакка мөрәҗә­гать итү датасы 15.11.2025). Күп кенә хөкүмәт учреж­дениеләре белән беррәттән, ил өчен мөһим булган киңкүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре дә Мәскәү янында сугыш кызган вакытта тылга эвакуацияләнә. “Правда”ның төп редакция аппараты Самара, ул вакыттагы Куйбышев шәһәренә күчә. Тагын бер запас “Правда” редакциясе Казанда урнаша. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы илнең төп басмасы эшчәнлегенә дә зур үзгәрешләр кертә.

Барыннан да элек, халык өчен гәзит мәгълүматның гына түгел, яшәүгә, җиңүгә булган өметнең дә бердәнбер чыганагына әверелә. Сугышның иң кызган чорында, 1943 елда, язучы, шагыйрь, публицист, хәрби журналист Илья Григорьевич Эренбург (1891-1967) бер мәкаләсендә болай дип яза: “Тыныч вакытта гәзит – хәбәрче. Сугыш көннәрендә гәзит – һава. Кешеләр якын дустының хатын ачып укыр алдыннан башта гәзитне укый. Гәзит хәзер – сиңа шәхсән адресланган хат. Гәзиттәге хәбәрләргә синең язмышың да бәйле” (Лазарь Лазарев. Это были боеприпасы / (О публицистике Ильи Эренбурга военных лет). (https://lit.1sept.ru/ar­ticle.php?ID=200700913&ys­­clid=mi­0c2up­hyo­269709351, чыга­накка мөрәҗәгать итү датасы 15.11.2025).

1942 елның 27 августында “Известия” гәзитенең 201нче санында совет шагыйре Н. С. Тихоновның (1896-1974) “Русиянең көче” дигән мәкаләсе басыла. Шагыйрь анда, сугышның ил өчен аянычлы елларында язарга гына түгел, ә сүз белән сугышырга, фронтка “рухи сугыш кирәк-яраклары” белән ярдәм итәргә кирәк, дип яза. Бу “рухи сугыш кирәк-яраклары” белән фронт һәм тыл геройларын, барыннан да элек, “Правда”, “Известия”, “Комсомольская правда”, “Красная звезда”, СССР төбәкләрен­дәге өлкә, Башкортстандагы “Красная Башкирия”, “Ҡыҙыл Башҡортостан”, “Ленинсе”, “Комсомолец Башкирии” һәм башка басмалар тәэмин иткән, алар совет халкын үз Ватанының азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен героик көрәшкә һәм хезмәткә күтәргән. Бөек Ватан сугышы елларында чыккан “Правда”ның 1300 санының һәм республика гәзитләренең һәркайсы үз укучыларының күңелендә совет халкының җиңүгә ирешәчәгенә ышаныч уяткан.

Башкортча “Правда”

Шул ук вакытта “Правда” гәзитенең Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихы бүгенге көнгә кадәр ныклап өйрәнелмәгән дип әйтергә дә тулы нигез бар. Аның урыс телендә чыккан саннары фәнни яктан анализланган, басылган мәкаләләренә тарихи бәя бирелгән, алар буенча дистәләгән фәнни хезмәт, диссертация язылган. Ә менә Бөек Ватан сугышы чорында “Правда”ның татар һәм башкорт телләрендәге кушымталары да булганлыгы турындагы мәгълүмат, Татарстан матбугат чараларындагы берничә истәлекне искә алмаганда, бөтенләй юк диярлек. Хәтта бу турыда республика журналистикасы тарихы белән шөгыльләнгән галимнәр дә хәбәрдар түгел. Монда инде фәнни мәкаләләр, диссертация­ләр турында сүз дә йөртеп булмый.

Сугыш чорында татар һәм башкорт телләрендә генә мондый басмалар нәшер ителүе юктан гына барлыкка килмәгәндер. Димәк, мондый гәзитләр кирәк булган, шулай ук бу гамәлне тормышка ашыруның кемнәргәдер йөкләү, финанслау турында карарлар да булган дигән сүз. Аларның нинди орган, нинди дәрәҗәдәге чиновниклар тарафыннан кабул ителүе киләчәк тикшеренүләр өчен калсын. Ачык чыганакларда ул әлегә күренми, аңлашыла, аларны архивтан, шул чорның партия документларыннан эзләргә кирәк. Минем өчен дә бу зур яңалык булды һәм мин аны очраклы рәвештә генә белдем. Беркөнне миңа Казандагы дустым, коллегам, “Ватаным Татарстан” гәзитенең 2003-19 еллардагы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров (Сәппәров) бу хәбәрне җиткерде һәм “Правда” гәзитенең башкорт телендә чыккан күчермәсен салды. Казанда очрашкач, гәзитнең үзендә булган 1944 елның 13 июлендә чыккан 1нче, шул ук елның 29 июлендәге 2нче, 8нче сентябрьдәге 4нче саннарының оригиналларын миңа тапшырды. Гәзитләр 2 биттән тора, А3 форматлы, ләкин аларда, без күнеккәнчә, басманы гамәлгә куючы орган турында да, аның мөхәррире хакында да мәгълүмат юк. Кайда таралган һәм кемнәр өчен тәгаенләнгән, дигән сорауга җавап күренеп тора. Беренче биттәге “Правда” логотибы янында шундый язу бар: “Мәскәү өлкәһе Классон исмендәге торф предприятиеһендә ПРАВДА газетаһының күсмә редакцияһы” (орфография һәм пунктуация сакланды). Шул ук вакытта бу Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының “Правда” гәзите дубляжы да түгел, аерым гәзит.

Татарстан республикасында нәшер ителгән “Таһир-Зөһрә” гәзитенең 1999 елның 2(14) санындагы билгеле журналист, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың (1954-2021) “Мәрьям апаның якты сагышы” дип аталган мәкалә­сендә ВКП(б) Үзәк Комитетының “Правда” гәзитендә милли гәзитләр белән Дунаевский (исеме, атасының исеме, шулай ук инициаллары күрсәтелмәгән) фамилияле кеше җитәкчелек итүе турында мәгълүмат бирелгән. Чыннан да, “Правда” гәзитендә Бөек Ватан сугышы елларында билгеле язучы, публицист, хәрби журналист Дунаевский Александр Михайлович (1909-1985) эшләгән. Ул анда күчмә редакцияләр бүлеген җитәкләгән. Бу мәкаләдә шушы кеше турында сүз барырга тиеш. Димәк, башкорт һәм татар телләрендә нәшер ителгән “Правда” гәзитенең кушымталары аның җитәкчелегендә тупланган, версткаланган, бастыруга әзерләнгән.

Тарихтан билгеле булуынча, Бөек Ватан сугышы елларында Р. Э. Классон исемендәге “Торфопредприятие” 3нче ГРЭСны торф белән тәэмин иткән. Ә Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе электр энергиясен шул ГРЭСтан алган. Бу предприятиенең 12 участогында сезонына (апрельдән сентябрь ахырына кадәр) 4,5 меңнән алып 7,5 меңгә кадәр кеше эшләгән. “Правда” гәзитенең башкортча кушымтасының беренче санында хәбәр ителүенчә, Мәскәү өлкәсенең Шатура районындагы Р. Э. Классон исемендәге торф предприятиесендә Башкортстаннан меңәр­ләгән кыз эшләгән. Шулай ук, Татарстанның “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, “авыр сугыш елларында, тылда эшче куллар җитмәвенә карамастан, ТАССР меңләгән хатын-кызны Мәскәү өлкәсенең Шатура районындагы торф чыгару предприятиеләренә җибәрә. Торф чыгару чын мәгънәсендә икенче фронтка әйләнә – Шатура торфы Мәскәү һәм өлкә оборона предприятиеләрен электр белән тәэмин итүгә, электр станцияләрен ягулык белән, торак йортларны җылытуны тәэмин итә”. (https://www.tatar-­inform.ru/news/dobyvali-torf-trudovoi-podvig-tysyac-tatarskix-zenshhin-v-gody-voiny-ostalsya-v-teni-5822101?ysclid=mi0gvoog7b894419057, чыганакка мөрәҗәгать итү датасы 15.11.2025). Шулай булгач, торф чыгаруда катнашкан меңәрләгән Татарстан һәм Башкортстан хатын-кызлары өчен “Правда” гәзитендә татар һәм башкорт телләрендә кушымта чыгаруны оештыру очраклы гына булмаган.
Әлеге гәзитләрнең чыгарылыш мәгълүмат­xларына килгәндә, беренче биттәге “Правда” логотибының шрифты барлык саннарда да партия Үзәк Комитеты “Правда”сыныкы кебек. Беренче санның беренче битендә “Правда” логотибы янында, югарыда әйтеп киткәнемчә, күчмә редакция турында хәбәр, аннан аста “№1 Шаршамбы, 13се июль 1944се йыл №1”, дигән язу тора. Икенче битендә “Выездная редакция “Правда” в торфопредприятиях имени Классона на башкирском языке”, “Типография “Известий Советов депутатов трудящихся СССР” Москва” (гәзиттәге орфографияләр, пунктуацияләр сакланды) дигән язулар бар.

Дәүләт Фәрхи һәм Мәрьям Дибаева балалары белән.
Дәүләт Фәрхи һәм Мәрьям Дибаева балалары белән.

Гәзитнең икенче санының беренче битендә дә “Правда” логотибы янында “Мәскәү өлкәһе Классон исмендәге торф предприятиеһендә ПРАВДА газетаһының күсмә редакцияһы”, бу язулардан аста “№2 Шәмбә, 29-июль 1944-йыл №2”, икенче битендә аста “Правда в Шатуре” на башкирском языке”, “Б10129, 28/VII – 44 г. Типография “Известий Советов депутатов трудящихся СССР” Тираж 700 экз. Зак.1714.” (гәзиттәге орфографияләр, пунктуацияләр сакланды) дигән мәгълүматлар язылган.

Гәзитнең дүртенче санының беренче битендәге “Правда” логотибы янындагы язу башка саннардагыдан аерыла: “ПРАВДА күсмә редакцияһының БАШҠОРТ ТЕЛЕНДӘ мәхсус сығарылышы” язуы тора. Аннан аста – “№4 Йома, 8-се сентябрь 1944 йыл. №4”, икенче бите ахырында “Выездная редакция “ПРАВДА” г. Шатура, Московской области. Б10133. 8/IX – 44 г. Типография “Известий Советов депутатов трудящихся СССР” Тир. 700 экз. Заказ № 2085”. (гәзиттәге орфогра­фия, пунктуация сакланды) язулары бар.

Башкорт һәм татар телләрендәге “Правда” гәзитләренең мөхәррирләре кемнәр булуына да Миңназыйм Сәфәров ачыклык кертте. Бу ике басманы әзерләүчеләр дә, редакторлар да бер гаилә кешеләре, ирле-хатынлы Дәүләт Фәрхи (1913-1988) һәм Мәрьям Дибаева (1916-2012) булып чыкты. Әлеге гаилә белән Миңназыйм яхшы таныш икән. Мәрьям Дибаеваны күреп белүен дә сөйләде. Миңа тапшырган гәзитләрнең оригиналларын да аларның гаилә архивыннан гаилә әгъза­ларының рөхсәте белән миңа тапшырды. Дәүләт Фәрхи – башкорт, ә Мәрьям Дибаева татар телендәге гәзитне әзерләгәннәр һәм редакторлаганнар. Дәүләт Фәрхи турындагы мәгълүмат, кызганычка каршы, 2005-11 елларда нәшер ителгән 7 томлы урыс һәм башкорт телләрендәге “Башкирская энциклопедия”, “Башҡорт энциклопедияһы”на кермәгән. Шулай да Интернет ресурсындагы “Башкортостан” энциклопедия порталында” аның турында кыскача мәгълүмат табарга мөмкин:

“Фәрхиев Дәүләт Җиһан улы (1913, хәзерге Салават районы Мәчетле авылы – ?). 1931-38 елларда комсомол эшендә. Бөек Ватан сугышы ветераны. Я. М. Свердлов исемендәге Коммунистлар университетын тәмамлаган (Мәскәү шәһәре, 1936). 1931-34 елларда ВЛКСМның Кыйгы район комитеты секретаре, 1937-38 елларда “Ленинсы” – “Ленинец” гәзитләре баш мөхәррире, “Ҡыҙыл Башҡортос­тан” гәзитендә бүлек мөдире, 1939 елдан Башкортстан радиокомитетында әдәби мөхәррир. Бөек Ватан сугышын­нан соң ТАССР­да- яшә­гән һәм эшләгән. Кызыл Йолдыз (1947), 1 һәм 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары (1985) кавалеры”. (https://bashenc.on­line/ru/ar­ticles/50859/?ysclid=mi17ynxrix­855754015, чыганакка мөрәҗәгать итү датасы 15.11.2025). Мондагы мәгълүматларда Дәүләт Фәрхинең 1944 елда башкорт телендәге “Правда” гәзите кушымтасында эшләве турында хәбәр юк. 1939 елдан соңгы аның биографиясе Башкортстан өчен билгесез булып чыга. Шулай ук, бу мәгълүматта фактик хата да күзгә күренеп тора: 1937-38 елларда “Ленинец” гәзите булмый. 1934-1951 елларда республикадагы урыс телендәге яшьләр гәзите “Комсомолец Башкирии” дип аталган, 1951 елда гына “Ленинец” атамасы белән чыга башлый.

Гәзитнең үзенә игътибарны күчереп, андагы Дәүләт Фәрхи мәкаләләренә күз салыйк. Гәзит саннарының миндә булган өч санында да “Д. Фәрхиев” авторлыгындагы мәкаләләр урын алган. Беренче санның икенче битендә аның авторлыгында “Бу торлакта күңелсез” дип аталган тәнкыйть мәкаләсе бирелгән. Анда Әминә Шакирова бригадасы яшәгән тулай торакта тәртипсезлек, пычраклык, дежур кызларның идәннәрне юу түгел, себерергә дә иренүе турында языла. Икенче санның шулай ук икенче битендә Д. Фәрхиев авторлыгында “Исламгәрәй бабай кызлары” дигән мәкалә бар. Анда Исламгәрәй бабайның өч улының сугышта ил өчен фашистларга каршы аяусыз көрәшүе, ә өч кызының Классон исемендәге торф предприятиесендә эшләве һәм планнарын 150 процентка үтәве турында сүз бара. Мәкаләнең ахыры, Исламгәрәй бабайның өенә дә бәйрәм килер, сугышта җиңү яулап кайткан өч улы һәм кызлары бергәләп җыелырлар әле, дип тәмамлана. Кызганычка каршы, Исламгәрәй бабайның, балаларының исемнәре китерелсә дә, конкрет кайда, нинди районда яшәгәнлеге язылмаган. Шулай ук, бу мәкаләнең авторы “Д. Фәрхи” дигән язу кызыл каләм белән әйләндереп алынган һәм аның янына кулдан шул каләм белән “бу мин” дип язып куелган. Бу гәзитләр Дәүләт Фәрхинең шәхси архивыннан алынганлыктан, әлеге язуны ул үз кулы белән язып куйган, дип уйларга кирәк.

Дүртенче санның икенче битендәге “М. Таймасова бригадасына комсомолец-яшьләр исеме бирелде” мәкаләсенең авторы да Д. Фәрхи. Шулай ук, автор исеме янына кызыл каләм белән “Дәүләт” дип язылган. Бу язуны да ул үз кулы белән язып куйган дип аңларга кирәк. Мәкаләдә сүз Маһирә Таймасова бригадасының “производство заданиеләрен ай саен арттырып” үтәгәне өчен “комсомолец яшьләр бригадасы” исеме бирелүе турында бара. Шул уңайдан Маһирә Таймасованың үзен дә комсомол сафына алалар. Һәм шушы ук санның беренче битендә “Безнең укучыларыбызга” исеме белән гәзитнең баш мәкаләсе басылган. Аның авторы юк. Аны да Дәүләт Фәрхи язгандыр дип уйларга кирәк. Анда башкортча “Правда” гәзитенең үзенең эшен тәмамлавы турында сүз бара. Мәкалә Башкортстаннан килгән торфчы хатын-кызларга планны үтәү өчен бөтен мөмкин­лекләрне дә файдаланырга чакыру белән тәмамлана. Мондый эчтәлекле баш мәкаләне баш мөхәррир генә яза ала дип уйларга кирәк.

Күчмә редакция дип аталса да, бу гәзитләрне чыгаруда башка кешеләр катнашмаган. Моңа Дәүләт Фәрхинең хатыны Мәрьям Дибаева истәлекләре ачыклык кертә:
“Мин атна саен татар телендә газета чыгардым, аны “Известия” редакциясендә бастырдылар, – дип искә ала ул. – Бу болай булды: башта торф сазлыкларында эшләүне күзәттем, кешеләр белән сөйләштем, мәгълүмат җыйдым, аннары Мәскәүгә киттем һәм анда гәзиткә мәкаләләр яздым. Тираж бушлай таратылды. Эш авыр иде, ялларсыз диярлек эшләдек, әмма үзебез турында уйларга вакыт түгеллеген аңлый идек”.

Тулай торакның кечкенә бүлмәсендә ул үзенең баш мәкаләләрен язган. Ә башында һәрвакыт шундый уй – Мәскәүгә кадәр барган дрезинага өлгерергә кирәк. Язганнарына юлда төзәтмәләр кертә иде. Ул заманда язу машинкасы алу – ирешеп булмаслык хыял. Верстка, корректура, төзәтмәләр – барысын да Мәрьям үзе эшләгән.

“Правда”ның яңа чыгарылышлары Шатурага ничек китерелде, дигән соравыма әбекәй, елмаеп:
– Мин үзем транспорт та булдым инде: ике кулга берәр төргәк гәзит тоттым һәм – алга. Авыр йөк белән бөкрәеп, киң адымнар белән дрезинага йөгерәм.
Ул хәлсезләнеп, алҗап килеп җитә. Караватка, одеял һәм пальто астына кереп, җылынып алсаң иде дә бит. Юк, булмый, эшчеләр ялга туктаганчы гәзитләрне таратырга кирәк... Һәм яңадан плащ, итекләр, кулларда авыр гәзит пачкалары. Юл уңаеннан – тагын блокнотка язулар. “Бер көн дә язмыйча тормаска” – аның өчен матур әйтем генә булмый, чөнки ул язган юллар көн саен кирәк. Икмәк кебек” (Неутомимая Марьям. (http://chelny-week.ru/2014/01/neutomimaya-maryam/), чыганакка мөрәҗәгать итү датасы 15.11.2025).

Мәрьям Дибаева истәлекләреннән күренүенчә, атнага бер тапкыр чыккан татар телендәге “Правда” гәзите кушымтасына мәкаләләр язуны да, верстка һәм корректураны да ул берүзе башкарган. Дәүләт Фәрхи дә башкорт телендә чыкканын  шулай эшләгән дип уйларга кирәк, ләкин ул атна саен чыкмаган булырга тиеш. Бездә булган гәзитләрнең беренче саны 1944 елның 13нче июлендә, икенчесе – 29 июльдә, дүртенчесе 8 сентябрьдә чыккан. Өченче саны август аенда нәшер ителгәндер дип уйларга кирәк. Дүртенче санының баш мәкаләсендә күчмә редакциянең үз эшен тәмамлавы турында хәбәр ителә. Нәтиҗәдә, Мәскәү өлкәсенең Р. Э. Классон исемендәге торф предприятие­сендә 1944 елның торф чыгару сезонында башкорт телендәге “Правда” гәзитенең дүрт саны дөнья күргән. Башка сезоннарда башкорт телендә гәзит чыгуы турындагы мәгълүмат әлегә безгә билгеле түгел. 1943 ел сезонында да Башкортстаннан хатын-кызлар булуы турындагы мәгълүматны без гәзитнең беренче санындагы “Фронтча эшлик” дигән баш мәкаләдәге “Аларның күбесе икенче ел эшли инде” дигән җөмләдән аңлыйбыз.

“Правда” гәзитенә кушымтаны башкорт телендә чыгаруны оештыру эшенә Дәүләт Фәрхине тәгаенләү турындагы документлар да безнең архивларда булырга тиеш дип уйлыйм. Бу эшне Башкортстан җитәкчелегеннән башка тормышка ашырып булмавы көн кебек ачык. Татар телендәге “Правда”га Мәрьям Дибаеваның кем тарафыннан билгеләнгән­леген шул ук Фәйрүзә Мөслимованың “Мәрьям апаның якты сагышы” мәкаләсеннән табарга мөмкин: “Партия Өлкә комитеты Мәрьямне Мәскәүгә, “Правда” газетасына җибәрә”. 1944 елда ул “Кызыл Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) гәзитендә эшләгән була. Бер кызыклы факт: Татарстан энциклопедиясенең Татаrica cайты Мәрьям Дибаеваны 1941-71 елларда “Социалистик Татарстан” (1960 елга кадәр “Кызыл Татарстан”) гәзитендә эшләгән, дип яза. (https://tatarica.org/ru/razdely/sredstva-massovoj-informacii/personalii/dibaeva-mindubaeva-maryam-muzaffarovna?ysclid=mi1zwtpgbu682049911, чыганакка мөрәҗәгать итү датасы 15.11.2025).

Артта басканнар сулдан уңга: уллары Роберт Фәрхиев, аның хатыны Фәридә; кызлары Наилә, аның ире Фәрит Хузяшев; сулдан уңга утырганнар: Дәүләт Фәрхи, аның хатыны Мәрьям Дибаева, аның алдында Гөлнар Хузяшева (Фәрит белән Наиләнең кызы), Лүзә һәм Леонард Фәрхиевлар. 1965 ел.
Артта басканнар сулдан уңга: уллары Роберт Фәрхиев, аның хатыны Фәридә; кызлары Наилә, аның ире Фәрит Хузяшев; сулдан уңга утырганнар: Дәүләт Фәрхи, аның хатыны Мәрьям Дибаева, аның алдында Гөлнар Хузяшева (Фәрит белән Наиләнең кызы), Лүзә һәм Леонард Фәрхиевлар. 1965 ел.

Әгәр монда хата булмаса, ул үзе Мәскәүгә китсә дә, редакция штатында калган, Мәскәү өлкәсенә “Правда” гәзитенең татарча кушымтасын чыгару өчен командировкага җибәрелгән булып чыга. Башкорт телендәге “Правда” гәзите кушымтасына Дәүләт Фәрхи кайсы редакциядән, я булмаса оешмадан җибәрелүе, шулай ук, бүгенге көндә ачыклауны сорый.  

Дәүләт Фәрхи турында мәгълүмат республикада 1939 ел белән чикләнүен өстә язып үткән идем инде. Ул Татарстаннан “Правда” гәзитенә татарча кушымта чыгарырга Мәскәү өлкәсе Р. Э. Классон исемендәге торф предприятиесенә җибәрелгән Мәрьям Дибаевага өйләнә. Интернет ресурларындагы мәгълүмат буенча, Мәрьям Дибаева сугышка кадәр Самат Дибаев белән гаилә кора. Самат Дибаев 1943 елда Белоруссия фронтында батырларча һәлак була. Аларның 1939 елда Наилә исемле кызлары туа. Мәрьям Дибаева Мәскәү өлкәсенә киткәндә кызын әниләре карамагында калдыра. Дәүләт Фәрхи турында тулы мәгълүмат табу теләге белән мин Казанда яшәүче Наилә Самат кызын эзләп таптым. Икебезне аның оныгы Фәрит таныштырды. Наилә апа белән бик җылы итеп, күптәнге танышлар кебек телефоннан сөйләштек. Минем дә әнкәй Сезнең яшьләрдә, дигәч, тагын да ачылып китте. Ул әнисе һәм үги әтисе Дәүләт Фәрхи турында түбәндәгеләрне сөйләде.

“...Дәүләт Фәрхи Бөек Ватан сугышында каты яралана, госпитальдә дәваланып, Уфага кайта. Ул кайтуга аның хатыны Зәйнәп икенче кешегә кияүгә чыккан була. Уфада эшкә урнаша. Эшендәге бүлмәдә ике айлап кунып йөри (Наилә Самат кызы аның Уфада бу вакытта кайда эшләгәнен әйтә алмады).

Яшәргә аерым почмагы да булмаган вакытта аңа Мәскәү өлкәсендәге торф предприятиесендә башкорт телендә “Правда” гәзите кушымтасын чыгару эшен тәкъдим итәләр (кем тарафыннан, нинди оешмадан тәкъдим булуын Наилә Самат кызы шулай ук белми). Ул ризалаша. Дәүләт Фәрхигә татар телендәге кушымтаның анда инде чыга башлавын, эшнең нечкәлекләрен шул гәзитне әзерләп чыгаручыдан өйрәнергә кирәклеген дә искәртәләр. Мәскәүгә баргач, ул әни, ягъни Мәрьям Дибаева белән очраша. Менә шулай алар бергәләп татар һәм башкорт телләрендәге “Правда” кушымтасын чыгара башлый.

Мәскәүдә аларның сөйләшүләре эш турында гына була. Мәрьям – “ирем сугышта”, дип, ә Дәүләт исә уллары барлыгын гына белдерә. Әнием Казанга кайтып киткәч, алар хат алыша. “Правда” гәзитенең милли гәзитләр бүлеген җитәкләүче Дунаевский А. М. минем әтиемнең сугышта батырларча һәлак булганлыгын Дәүләткә хәбәр иткән була. Шуннан күп тә үтми, Дәүләт Фәрхи, Уфадан Казанга килеп әниемнең әнисеннән аның кулын сорый. (Димәк, ул да Мәскәүдән Уфага кайткан була.)  Шулай итеп, алар өйләнешеп, Казанда яши башлый. Бер ел яшәгәч, Уфа шәһәреннән беренче хатыны Зәйнәпнең яман шештән мәрхүмә булуы турында телеграмма килә. Ә Дәүләт Фәрхинең ул никахыннан сигез һәм җиде яшьлек Роберт, Леонард исемле уллары була. Аларны да Казанга алып килеп, үз гаиләләренә алдылар, чөнки ятимлек ачысын алар икесе дә үз җилкәләрендә татыган булган: Дәүләт – үги әти белән, әни  әтисез үскән (Мәрьямнең әтисе Мозаффар мәшһүр татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевның әнисе белән бертуган була). Малайларны Казанга алмау турындагы уй аларның башына да керми.  Шулай итеп, гаиләдә өч бала – мин, Роберт, Леонард бергәләшеп үстек. Ә үзләренең уртак балалары булмады.

Улы Роберт Татарстан Өлкә комсомол комитетында, аннан соң Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк комитетында эшләде. Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы Янгынга каршы дәүләт хезмәте академиясендә укытучы булып эшләп, пенсиягә чыкты. Генерал иде. 2024 елның 14нче декабрендә Мәскәү шәһәрендә мәрхүм булды. Кызы Гүзәл бүген гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Леонард исемле улы Казан төзелеш институтын тәмамлады, төзелештә төрле вазыйфаларда эшләде, Уфада да яшәп алды. Уфада аның 1966 елда Гөлнара (Фәрхиева Гөлнара Леонардовна) исемле кызы туа. Ул, Уфа сәнгать институтын тәмамлап, Башкорт академия драма театрында 2000 еллар башына кадәр актриса булып эшләде, 2024 елда кинәт вафат була. Ә Леонард үзе 1990 елда Казан шәһәрендә мәрхүм булды.

Мин үзем, Наилә Самат кызы, Казандагы Матбугат йортында “Главлит” сис­темасында, ягъни киңкүләм мәгълүмат чараларында, басма әсәрләрдә дәүләт серләрен саклаучы дәүләт идарәсендә эшләдем, аннан соң Дәүләт сәүдәсе һәм кулланучылар кооперациясе хезмәт­кәрләре профсоюзының өлкә комитетында оештыру бүлеге мөдире булып эшләп хаклы ялга чыктым. Ирем Фәрит Тәлгать улы Хузяшев радиоприборлар заводы директорының экспорт буенча урынбасары булып эшләгәндә, ике елга Һиндстан республикасындагы шундый ук заводка командировкага җибәрделәр. Мин дә анда ике ел яшәп кайттым.

Әнием Мәрьям Мозаффар кызы Дибаева бөтен гомерен татар матбугатына багышлады, Татарстанда күренекле журналист.

Дәүләт Фәрхи башта – Татарстан Совнаркомында (хәзерге Министрлар кабинеты), аннан соң, пенсиягә чыкканчы, Татарстан Дәүләт радиокомитетында редактор вазыйфасында эшләде. Ул бик туган җанлы, ярдәмчел кеше иде. Берничә туганын да Башкортстаннан Казанга үзе янына чакырды. Алар үзләренә яшәү урыны тапканчы бездә яшәделәр. Өйләнгән, кияүгә чыккан вакытларында да туганнарына зур ярдәм күрсәттеләр. Әтием Саматның әнисе, туганнары белән дә аралашып яшәдек. Дәүләт Фәрхи инфаркттан Казанда 1988 елда мәрхүм булды, ә әнием, иреннән соң  24 ел гомер кичереп, 2012 елда бакыйлыкка күчте. Алар Яңа татар зиратына җирләнгәннәр. Каберләре дә янәшә урнашкан, бер койма белән уратып алынып, зур гына мәрмәр ташка икесенең дә исеме язып куелган. Кабер ташына Дәүләт Фәрхи үзе васыять итеп калдырганча, “Дәүләтбай Җиһанбай улы Кәримов-Фәрхиев” дип язылган”.

Наилә Самат кызы миңа шушы мәгълүматларны җиткерде.

Ни өчен Кәримов-Фәрхиев? Бу сорауга җавап “Мәрьям апаның якты сагышы” дигән мәкаләдән аңлашылганча, “кабер ташына булса да үз әтисенең фамилиясен куйдырасы килгәндер”, дип журналист Фәйрүзә Мөслимовага Мәрьям Дибаева әйткән. Алда әйтеп үтүебезчә, ул үги әти белән үскән була.

Дәүләт Фәрхинең биографиясенә кагылышлы мәгълүматлар әлегә шушылар. Без белгән кадәресе дә бай, кызыклы, аянычлы һәм үрнәкле тормыш юлы үткәнлеген ачып бирә. Ул редакторлаган башкорт телендәге “Правда” гәзите кушымтасы аның югары квалификацияле журналист булуын күрсәтә. Әлбәттә, моңа Дәүләт Фәрхинең Мәскәүдә университет тәмамлап, комсомол эшендә, “Комсомолец Башкирии”, “Ленинсе” гәзитләрендә баш мөхәррир, “Ҡыҙыл Башҡортостан” гәзитендә бүлек мөдире, радиокомитетта мөхәррир булып эшләп, зур тәҗрибә туплавының нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Шундый тәҗрибәле, ышанычлы, идеологик яктан тотрыклы һөнәри журналистка гына ил өчен катлаулы, сынаулы вакытта ВКП(б) Үзәк Комитеты органы булган “Правда” гәзитенең милли телдәге кушымтасын чыгаруны ышанып тапшырырга мөмкиннәр.

Дәүләт Фәрхинең ватанпәрвәр совет идеологы булганлыгын да ул нәшерләгән кушымталар ачык күрсәтеп тора. Кушымтаның һәрбер саны 1941 елның 10 декабрендәге Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе (РККА) Баш сәяси идарәсенең 278нче директивасына идеологик эчтәлеге белән тугры калган. Бу директивада “Немец оккупантларына үлем!” лозунгын гәзит, листовка битләрендә куллану турында сүз бара. “Правда” гәзитенең башкорт телендәге кушымтасының һәр саны шушы лозунг белән ачыла.  Директивада бу лозунгын немец-фашистлар басып алган территориядәге мәгълүмат чараларында куллану турында сүз барса да, гәзитләрнең эчтәлегендә күбрәк шул баскынчылардан илебезне азат итү өчен Р. Э. Классон исемендәге торф предприятиесендә эшләүче Башкортстан кызлары көндәлек планнарын арттырып үтәп, немец оккупантларын илдән куып чагарып, Җиңү көнен якынайту өчен үз өлешләрен кертергә тиешлеге ассызыклана.

Бу фикерне кушымтаның һәр полосасы аерым чакыру-өндәмәләргә корылуы ачык дәлилли. Беренче санның беренче бите  – “Кыҙыл Армиянең героик еңеүҙәренә норманы икеләтә-өсләтә үтәү менән яуап бирәйек!”, икенче бите – “БЕР ТОННА ТОРФ ул – бер мең киловатт сәғәт электроэнергия. Был энергия менән 100 тонна суйын йәки 50 тонна корос койарга мөмкин”; икенче санның беренче бите – “Башҡортостан кыҙҙары, фронтса эшләйек!”, “Торфты тиҙерәк киптерәек – еңеүҙе тиҙерәк күрербеҙ”,  икенче бите – “Торф ҡырҙарында стахановса хеҙмәт менән боестка ярҙам ит!”; дүртенче санның беренче бите “Сезон планын срогыннан алда үтәүсе фрезеристәргә сәләм! Фрезерист иптәштәр! Һеҙ пландан тыш еңеү фондына 50 мең тонна торф бирергә тиешлеһегез!”, икенче битендә “Бөтә көстө торфты йыйнап алыуға ҡуяйык!” (цитаталарда орфография һәм пунктуация сакланды) чакыру-өндәмәләре белән ачылып китә. Бу чакырулар Башкортстаннан торф чыгарырга килгән хатын-кызларның ватанпәрвәрлек, югары әхлакый хисләрен формалаштыруга, эш нормаларын үтәүгә мобилизацияләүгә, һичшиксез, тәрбияви, психологик йогынты ясаган. Гәзиттәге шушы идеологик алымнар фашистларны җиңүгә өмет тудырганлыгы, үз Ватаннарына ышанычны һәм мәхәббәтне ныгытканлыгы мәкаләләр эчтәлегендә ачык чагыла.

Һәр сан баш мәкалә белән ачыла. Беренче сандагы – “Фронтча эшлик”, “Алдынгылардан үрнәк алыгыз!”, икенче сандагы – “Биш салют”, “Зәйтүнә Мостаева бригадасы сүзендә нык тора”, дүртенче сандагы “Безнең укучыларыбызга” дигән  баш мәкаләләрнең гәзит укучылар өчен Бөек Ватан сугышы вакытында идеология һәм пропаганда эшенең бер үрнәге булганлыгын күрәбез. Эчтәлеге белән алар торф предприятиесендә эшләүче Башкортстан вәкилләрен ил халкы өчен зур сынау елларында бердәмлеккә, фидакарь хезмәткә, түземлеккә, кыюлыкка өндәгән, аларның рухын күтәргән, фашизмны җиңүгә зур ышаныч уяткан.

Дәүләт Фәрхи һәм Мәрьям Дибаеваның кабере.
Дәүләт Фәрхи һәм Мәрьям Дибаеваның кабере.

Эчтәлеге ягыннан башкорт телендәге “Правда” гәзите кушымтасы торф предприя­тиесендә хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәлә­ләрен яктыртуны төп бурычы итеп алган. Өч кушымтаның һәр битендә хезмәт алдынгы­ларының эш тәҗрибәсе яктыртылган, хезмәт тәрбиясенең нәтиҗәләре гомумиләштерелгән. Планны үтәүчеләр, түбән күрсәткечләргә ирешүче бригадаларга үрнәк күрсәтеп, мөрәҗәгатьләр белән чыгыш ясаган.  Мәсәлән, беренче санда Зәйтүнә Мостаева бригадасы эшчеләренең Башкортстаннан килгән кызларга мөрәҗәгате басылган: “Иптәшләр! Без норманы 150 процентка үтәү белән генә мактана алмыйбыз. Чөнки безнең торф предприятиесендә эш нормаларын 200 процентка һәм аннан да артыгракка үтәүчеләр бар. ...Без менә шул алдынгыларны куып җитәргә дигән бурычны куйдык һәм сезне дә, социалистик ярышны киң җәелдерү нигезендә, аларны куып җитәргә чакырабыз. Фронт бездән шуны таләп итә”. Икенче биттә парторг Лебединец, участок начальнигы Агуреев, Мележа участогы комсоргы А. Мещерякованың мәкаләләрендә бригада планнарын 140, 150, 166, 200,  шәхси нормаларны 189, 204 процентка үтәүләре турында мәкаләләр, хәбәрләр урнаштырылган.

Гәзитнең икенче санының беренче битендә Зәйтүнә Мостаева бригадасының сүзендә торуы, эш нормаларын 154 процентка арттырып үтәве турында мәгълүмат бастырылган. Шунда ук “Без сездән калышмабыз” дигән мәкалә Мөнәсәдә Хәбибуллина җитәкчелегендәге 19 кешелек бригада әгъзалары исеменнән языл­ган. Монда сүз, Зәйтүнә Мостаева бригадасы мөрәҗәгатенә кушылып, көндәлек норманы 150-170 процентка арттырып үтәп, фронт айлыгы бурычын 126 процентка үтәүләре турында сүз бара. Шул полосадагы “Безнең җавап” дигән хәбәрдә Роза Собхангулова бригадасының да, шушы мөрәҗәгатькә кушылып, көн дә бер ярым норма үтәргә йөкләмә алуы языла.

Дүртенче санның беренче битендә “Безнең укучыларыбызга” мәкаләсендә планнан тыш 50 мең тонна торф чыгару бурычы куелу, М. Таймасованың “12 мең тонна торф өчен” дигән хәбәрендә алар эшләгән участокта планны 17 көн алдан үтәүләре һәм планнан тыш 12 мең тонна торф чыгарырга йөкләмә алулары турында языла.

Шулай ук, аерым кызларның шәхси эшләре, уңышлары турындагы хәбәрләр дә беренче биттә урын алган. Беренче санда ВЛКСМның Бүздәк райкомы тарафыннан җибәрелгән агитатор Әнисә Дашкина фотосы белән бирелгән (“Агитатор Әнисә” мәкаләсе), аның татар һәм башкорт кызларына политинформацияләр үткәреп, партия оешмасына зур ярдәм итүе, татар телендә стена гәзите чыгаруны оештыруы турында хәбәр ителә. Дүртенче санда шулай ук Бүздәк районының “Якты юл” колхозыннан килгән Әнисә Хәкимованың зур фотосы урнаштырылган, нормасын 200 процентка үтәп, фидакарьлек үрнәге күрсәткәне өчен ВКП(б)ның Башкортстан Өлкә комитеты секретаре Семен Игнатьевтан котлау телеграммасы алу хөрмәтенә ирешүе хәбәр ителә.

Габдулла Тукай “тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дигән кебек, уңай мәкаләләр, хәбәрләр белән беррәттән, Р. Э. Классон исемендәге торф предприятиесендә җитеш­терүне оештырудагы, эшче бригадалардагы җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү язмалары, хәтта карикатуралар да гәзит битләрендә урын алган. Беренче санның икенче битендә бирелгән кушымтаның мөхәррире Д. Фәрхинең “Бу торакта күңелсез” мәкаләсендә Әминә Шакирова бригадасы яшәгән торакта тәртипсезлек хөкем сөрүе турында сүз бара һәм ахырда “Иптәш Шакирова киләсе көндә тулай торакта тәртип булдыру өчен кырка чаралар күрер дип ышанабыз” дигән юллар белән тәмамлана. Газиеваның (исем-шәрифләре күрсәтелмәгән) “Вакытында вагоннар булдырылсын” мәкалә­сендә торф төяү өчен вагоннарны китереп җиткерә алмаулары аркасында күп вакыт тик торулары бәян ителә.

Икенче санның икенче битендәге М. Соколованың  “Рәкыя Вәлиуллина звеносы бригаданы артка сөйри” язмасында әлеге звено эш нормасын 20-30 процентка ким үтәгәне өчен тәнкыйть утына тотыла һәм бу язма карикатура белән дә баетылган. Мөхәммәдиева, Фадееваның (исемнәре куелмаган) “Гамьсез комендант”, М. Каюмованың “Безгә радио кирәк” язмаларында социаль-көнкүреш мәсьәләләренең кискенләшүе һәм аларны хәл итүгә тиешле вазыйфалы кешеләрнең үз эшләренә тиешенчә карамаулары тәнкыйтьләнә. М. Таймасова, Р. Вәлиева, Ш. Назарова, З. Гайнетдинова “Чара күрүне таләп итәбез” дигән мөрәҗәгать­ләрендә Туймазы районы “Берлек” колхозыннан торф эшенә килгән Рәхимә һәм Тәзкирә Гомәрованың хезмәт фронтыннан качып киткәннәре өчен “Туймазы районы прокурорыннан бу дезертирларга тиешле чара күрүне таләп итәләр”.

Дүртенче санның икенче битендә гәзитнең өченче санында чыккан тәнкыйть мәкаләсе буенча нәрсәләр эшләнүе турында сүз бара. Ул “Газетада басылган хәбәрләр эзеннән” рубрикасы астында бирелгән. Өченче санда “Ни өчен иптәш Имаеваның бригадасы артта кала?” дигән тәнкыйть язмасы басылган бул­ган. Ул хәбәр бригада киңәшмәсендә тикшерелгән, фактлар дөрес дип табылган. Шул хәбәрдән соң бригадада хезмәт дисциплинасы ныгыган, хезмәт җитештерүчәнлеге арткан, тәнкыйтьләнгән хезмәткәрләр “эш нормаларын 170 процентка үти башлаган”.

Дүртенче санда күчмә редакциянең эшчәнлеген чагылдырган бер хәбәр дә басылган. Ул “Башкорт телендә фото-газета” дип атала. Анда барлыгы ике җөмлә, аларны тулысынча китерергә кирәк дип уйлыйм: “Правда” газетасының Шатура каласындагы күчмә редакциясе Классон исемендәге торф предприятиесендә эшләүче алдынгы башкорт торфчыларына арналган фото-газета чыгарды. Фото-газета Советлар Союзының бөтен торф предприятиеләренә, фронтка, шулай ук, торфчыларның туган илләренә җибәрелде”. Бу фото-гәзитне тулысынча Дәүләт Фәрхи башкарып чыккан дип уйларга кирәк.

“Правда” гәзитенең башкорт телендәге кушымтасына кыскача контент-анализда шушылар беренче чиратта күзгә чалына. Югарыда телгә алынган гәзит материалларын укыганнан соң шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: бу мисаллар барысы да гәзит укучы аңында Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл эшчесе булган хатын-кыз образын формалаштыра. Бу образ аша торф предприятиесенә Башкортстаннан җибәрелгән хатын-кызларның ул чордагы роле фронтовикларга ышанычлы тыл тәэмин итүдән һәм фашистлар Германиясен җиңү өчен икътисади, сәнәгати яктан СССРны куәтле ил итәргә тырышудан гыйбарәт булганлыгы аңлашыла. Үз чиратында, бу “Правда” гәзитенең әлеге кушымталарының тарихи әһәмияте турында сөйли. Ул инде Р. Э. Классон исемендәге предприятиедәге Башкортстан хатын-кызларын фидакарь эшкә генә өндәп калмый, аларны Бөек Җиңүне якынайтуга булышучы илдәге тыл хезмәткәрләренең бердәм хәрби лагереның вәкилләре буларак күз алдына бастыра. Шушы яссылыктан караганда, Дәүләт Фәрхи “Правда”ның башкорт телендәге кушымтасын эшчеләр өчен рухи корал итә алган, дип әйтергә тулы нигез бар.  

P.S. Мәкаләне әзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен Казанда яшәүче коллегам, дустым Миңназыйм Сәфәровка, Мәрьям Дибаеваның кызы Наилә Хузяшевага, аның оныгы Фәрит Хәйруллинга зур рәхмәт­ләремне җиткерәм.

Фаил ФӘТХЕТДИНОВ, 
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы. 

Читайте нас