-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар , 14:09

WhatsApp белән кулланган өчен штраф яныймы?

Бу хәлгә эксперт ачыклык кертте.

WhatsApp белән кулланган өчен штраф яныймы?
WhatsApp белән кулланган өчен штраф яныймы?
Соңгы вакытта мессенджерлар тирәсендә төрле имеш-мимешләр күп йөри, шуңа күрә күпләрне: «WhatsApp кулланган өчен штраф салачаклармы?» дигән сорау борчый. Санлы технологияләр өлкәсендә эшләүче эксперт Дмитрий Черышев белдерүенчә, хәзерге вакытта Русия законнары буенча гади кулланучыларга WhatsApp кулланган өчен турыдан-туры штраф каралмаган. Ягъни шәхси хат алмашу, шалтыратулар, гаилә яисә дуслар белән аралашу закон бозу булып саналмый.

Шул ук вакытта кайбер чикләүләр һәм таләпләр бар. Алар, беренче чиратта, бизнеска, дәүләт органнарына һәм рәсми оешмаларга кагыла. Мәсәлән, шәхси мәгълүматлар белән эшләүче компанияләр Русия законнары нигезендә мәгълүматларны саклау һәм тапшыру кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Әгәр WhatsApp аша клиентларның шәхси мәгълүматлары закон бозып кулланыла икән, бу очракта штрафлар нәкъ менә оешмага карата кулланылырга мөмкин.

Моннан тыш, кайчакта WhatsApp эшчәнлеге туктатылуы, яки чикләнүе турында хәбәрләр тарала. Ләкин хәтта мондый очракта да кулланучыларга автомат рәвештә штраф салу турында сүз бармый. Гадәттә, җаваплылык сервисны рәсми кулланучы юридик берәмлекләргә йөкләнә.

Шулай итеп, бүген гадәти кешеләр өчен WhatsApp куллану куркыныч тудырмый. Әмма яңалыкларны күзәтеп бару мөһим: санлы технологияләр өлкәсендә законнар тиз үзгәрә. Иң мөһим киңәш — рәсми чыганакларга ышану.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас