Башкортстанда танылган блогер "Башкорт хуҗабикәсе" социаль челтәрләрдән югалды. Язылучылары аны югалтты һәм борчуга калды. Ниһаять, бүген блогер элемтәгә чыкты.
"Мине күпләр югалткан. Эзләп язалар, шалтыраталар. Яңа ел алдыннан бик каты авырып киттем, калтыратты, температура күтәрелде. Социаль челтәрләргә видео кую түгел, сөйләшергә дә хәлем булмады.
Операциядән соң да ял итмәгән идем. Шуңа күрә организм ял таләп итә һәм авырып та киттем", - ди ул.
Фото: Социаль челтәрләрдән.