-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 гыйнвар , 10:10

Иртәгә бал ашагыз, хәмердән баш тартыгыз!

Иртәгә гади көн түгел икән. 17 гыйнвар сынамышлары ниләр киңәш итә?  

Иртәгә бал ашагыз, хәмердән баш тартыгыз!
Иртәгә бал ашагыз, хәмердән баш тартыгыз!

Борынгылар 17 гыйнварда “кара көчләр” бик актив була һәм кешеләрне юлдан яздырырга тырыша, дип ышанган. Шуңа бу көнне кичтән сәбәпсез өйдән чыкмаска киңәш ителгән.

Иртәгә йөрәк астында бәби йөрткән гүзәл затлар таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәсен, бу сабыйга начарлык килмәсен өчен кирәк.

Өйне начарлыктан чистартыр өчен борыгылар бу көнне һәр почмакка шайтан таягы да куеп чыкканнар.

17 гыйнварда хәмер куллану катгый тыела. Югыйсә ныклап авырып китәргә мөмкин икән.
Ә менә бал ашау һәм якыннарыңны бал белән сыйлау 17 гыйнварда бик хәерле эш санала. Бу тормышка байлык, иминлек җәлеп итәр. Бу көнне балдан баш тартучы кешенең сәламәтлеге начарланачак, дип ышанганнар.

17 гыйнварда дулаган буран бик хәвефле икән, сак булыгыз!

17 гыйнвар сынамышлары:
Бу көнне кар күп булып, агач ботаклары кардан сыгылып торса, бал уңышы бик мул булачак.
Таң атканда күк йөзе бик кызыл булса, җил чыгачак.
Бу көнне көн аяз булса, озак вакыт каты салкыннар торачак.
Тиеннең агач куышына качканын күрсәгез, көчле салкыннар көтегез.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас