-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 гыйнвар , 10:35

Татлыдан татлы ни татлы? Әчедән әче ни әче?

Сезгә яңа елда яңа рубрика тәкъдим итәбез! Исеменнән үк аңлашылуынча, анда төрле мәкальләр, фразеологизмнар, кызыклы фактлар турында сөйләшербез, галимнәрнең сүз турында төрле гыйлемнәренә мөрәҗәгать итәрбез. Әлеге рубрика укытучылар, тел белгечләре өчен кызыклы булыр, һәм алар үзләре дә анда актив катнашыр, дип ышанабыз. Рубриканы журналист Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА алып барачак.

Татлыдан татлы ни татлы? Әчедән әче ни әче?
Татлыдан татлы ни татлы? Әчедән әче ни әче?

Ягымлы сүздән ...кар да үзгәрә
Сүз белән су тылсымы турындагы тәҗрибәне дә ишетеп беләбез. Япон галиме Эмото Масару яхшы сүзләр әйтү нәтиҗә­сендә суның кристаллары бик матур сурәт барлыкка китерүен, ә начар сүзләрдән соң, киресенчә, ямьсез рәвешкә керүен исбатлаган.

Галим бу уңайдан экспериментлар үткәрә: бер стакан суга рәхмәт, мактау сүзләре әйтә, ә икенчесен сүгә, ямьсез сүзләр белән мыскыл итә. Аннары суны туңдыра һәм аларның структураларын карый. Нәтиҗә таң калдыра: беренче очракта су бик матур бизәкләр белән була, ә икенче очракта микроскоп астында галим­нәр имгәнгән, ямьсез, аңлаешсыз структураны кү­реп шакката. Димәк, сүз эчендә чыннан да хикмәт бар һәм аның көче шулкадәр зур?!
Сүз тәэсирендә суның структурасын үзгәртеп булуы уйландыра, чөнки кеше организмы 70-80 процент судан тора. Сүз ярдәмендә судагы кристалларның үзгәрүе, аның безгә дә тәэсире шундый ук, дип уйларга нигез бирә.
Тәҗрибәне галимнәр классик һәм авыр рок музыкасы белән дә дәвам итә. Һәм шундый ук нәтиҗә: ма­тур музыка “тыңлаган” су матур кристаллар барлыкка кит­ерә, ә роктан соң су кристаллары ямьсез формага керә.

Арабидопсис үлгән...
Белгечләр, галимнәр, психологлар раславынча, сүзнең көче бик зур. Безнең тарафтан әйтелгән һәр сүз тормышыбызны үзгәртергә сәләтле. Үзебезнекен дә, сүзебез атап әйтелгән кешенекен дә.

Кеше сүзне тик торганнан гына әйтеп куймый, шулай ук сүз ул гап-гади авазлар җыелмасы гына да түгел. Сүзне әйткәндә кеше, билгеле, нәрсә турындадыр уйлый. Русия галимнәре сүзнең көчен арттыра торган махсус прибор белән тәҗрибә үткәреп караган. Арабидопсис дигән үсемлекнең орлыкларын алып, аларга каргыш сүзләре әйтеп торганнар. Нәтиҗәдә, үсемлекнең ДНК чылбыры һәм хромосомалары өзелгән, геннары чуалып беткән. Күп кенә орлык шытып чыга алмаган, үсеп киткәннәре дә зәгыйфь буын калдырган. Ләгънәт сүзләренең кычкырып та, пышылдап әйтелгәне дә бер үк нәтиҗә биргән. Әйтелгән сүзнең мәгънәсе үсемлеккә тирән тәэсир иткән.

Шулай ук галимнәр яхшы сүзнең тәэсирен дә сынап караган. Шул ук партия орлыкларга берникадәр вакыт дәвамында көн саен матур сүзләр әйткәннәр. Яхшы теләкләр теләп утырткан орлыклар, ягымлы сүзләр әйтеп үстергәч, бердәм шытып чыгып, матур, көчле булып үсеп киткән.

Гомумән, галимнәр үсемлектән алып кешегә кадәр булган бөтен тереклек иясенең генетик аппараты бер үк законнар буенча эшләвен исбатлый. Димәк, сүз аларның һәркайсына бердәй тәэсир итә.

Үтергән дә, үстергән дә...
Белгечләр кеше белән сүзнең үзе түгел, ә аның артында торган мәгънә-образ идарә итә, дип тә раслый.

Шулай ук сүзнең ул адресланган кешегә түгел, ә аны әйтүчегә тәэсире зуррак булуы турында кисәтә. Начар сүз әйтүче дә, ишетүче дә бердәй “корбан” – аларның икесенең дә энергетикасы үзгәрә. Төгәлрәге, энергетик кырлары тишелә, шуннан организмда баланс югала. Ә инде баланс югалу төрле авыру китереп чыгарырга да мөмкин. Шуңа да кемгә дә булса нәрсәдер әйткәндә, үзең турында да уйларга кирәк – начар сүздән үзең дә зыян күрәчәксең.


Уйларның киеме ул
Русия галимнәре янә бер кызыклы тәҗрибә үткәреп караган. Тормышлары барып чыкмаган бер төркем кешене (эчкечеләр, наркоманнар) җыеп, бик озаклап сөйләштергәннәр.
Уртача алганда, алар тәүлегенә 5 мең сүз әйткән. Шуның 4950се негатив формада булган. Соңыннан галимнәр уңышларга ирешкән, абруйлары булган кешеләрне чакырган. Алар әйткән 5 мең сүзнең бик азы гына негатив булган. Димәк, уңышка ирешүнең сере – матур уйлар уйлауда һәм матур итеп сөйләшүдә? Бу турыда онытмасак иде. Аеруча без – сүз белән эш итүчеләр, эш коралыбыз сүз булган язучылар, журналистлар, укытучылар.
Сүз, аның асылы турында бик күп мәкаль-әйтемнәр бар. Әйдәгез әле, шуларның берничәсе белән танышыйк һәм сүз көче турында тагы бер кат уйланыйк.

* Аягы пычрак — өй пычратыр,
Теле пычрак — кеше пычратыр.

* Акыллының теле күңелендә,
Тиленең акылы телендә.

* Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.

* Ипле сүз энә саплый.

* Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.

* Караңгы йөздән тәмле сүз чыкмас.

* Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.

* Бит күрке – күз,
Тел күрке – сүз.

* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.

* Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.

* Әдәп башы — тел.

* Җабага тайның бете ачы,
Әшәке кешенең теле ачы.

* Сүздә төртү яман,
Авыруда чәнчү яман.

* Сүзе акның йөзе ак.

* Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.

* Акыллы кеше сүз әйткәндә,
Әйтер сүзен чамалар.

* Инсафлының теле саф.

* Ашның мае бар,
Сүзнең җае бар.

* Телең белән күңелеңне бер тот.

* Вак яңгыр тәнгә үтә,
Вак сүз — җанга үтә.

* Теле пычракның күңеле пычрак.

* Ашның тәме тоз белән,
Адәм яхшылыгы сүз белән.

* Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.

* Җылы сүз җан эретә.

* Туры сүз башта зәһәр булса да, соңы шикәр;
Ялган сүз башта шикәр булса да, соңы зәһәр.

* Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан.

* Яхшы сүз аркасында адәм — адәм,
Яман сүз аркасында адәм — әрәм.

* Яхшы сүз белән елан өненнән чыгар,
Яман сүз белән пычак кыныннан чыгар.

* Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җанга җәрәхәт.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас