Редакциябездә 1950 елның сентябреннән 1986 елның мартына кадәр, ягъни 35 ел ярым эшләгән мөхтәрәм ветераныбыз бөтен җиргә дә өлгерүче бердәнбер фотожурналистыбыз булды. Пенсиядә дип исәпләнгән 20 елда да, 80 яше якынлашканда сәламәтлеге нык какшаганга кадәр, бу иҗади коллектив белән хезмәттәшлекне киметмәде. 75 ел инде, шул исәптән үзенең вафатыннан соң да, аның кабатланмас тарихи мизгелләргә әверелгән фотолары гәзиттә даими басылып килә һәм укучыларыбызда зур кызыксыну уята.
Хәзерге Балтач районының Уразай авылында 1926 елның 26 гыйнварында крестьян гаиләсендә туган бу күренекле затның төгәл исем-шәрифләре Әгъләметдин Зарафетдин улы Зарафетдинов булганлыгын хәзер белүчеләр дә юктыр инде. Матбугат тарихына кереп калган Әгъләм Зараев булып ул малай чагыннан йөргән, ә инде 1951 елның сентябрендә шушы исем-фамилияне рәсмиләштереп, паспортын алмаштырган.
Бәләкәйдән үк ул укытучылык эшенә тартыла, авыл яшьләре белән бергә спектакльләрдә дә уйный. Җиденче сыйныфтан соң Бөре педагогия училищесына кереп уку планын сугыш челпәрәмә китерә. Унбиш яшеннән үк тормыш арбасына җигелергә туры килә. Үсмернең тырышлыгын, сәнгатькә омтылышын күреп, аны “Марс” колхозы идарәсенә чакыралар да клуб мөдире һәм хат ташучы итеп тәгаенлиләр. Фермадагы хисапчы фронтка киткәч, аның урынына Әгъләмне куялар. Исәп-хисап алып бару гына булмый аның эше. Сыерлар көненә өч тапкыр савыла, шул сөтне кырыгар килограммлы 5-6 феләккә тутырып, ат белән Янбай авылына ташый, сепараттан үткәргәч, каймагын анда калдырып, аертылган сөтне кире алып кайта.
17 яше генә тулып килүче Әгъләм Зараев 1943 елның 16 гыйнварында Туган илне азат итү өчен көрәшүчеләр сафына баса. Тәүдә Ырынбур өлкәсендәге Тоцк лагерьларында, Куандыктагы уку батальонында аларны хәрби һөнәргә өйрәтәләр. Шуннан Кавказ ягына озатып, укчы полк составында сугышка ныклап әзерли башлыйлар. Ә фронт 18 чакрым гына ераклыкта – диңгез бугазы аша бомбалар шартлавы ишетелеп тора.
Йөрәгендә дошманга карата чиксез ачу кайнаган 18 яшьлек егет, ниһаять, алгы сызыкка эләгә. Севастопольне, Керчьне азат итүдә, фашистларны Кырым ярымутравында эзәрлекләүдә күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елның апрелендә һәм маенда ике тапкыр “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә. Каты алышларда яраланып, август ахырына кадәр Карасубазар, Симферополь, Бакчасарай госпитальләрендә дәвалана.
Савыгып, яңадан аякка баскан сержант Әгъләм Зараев 1944 елның 30 ноябрендә Орджоникидзе пехота училищесына укырга китә.
Шунда чакта сугыш та бетә. Училищеда танкист һөнәре дә алган егетләрнең хәрби хезмәт юлы дәвам итә әле. Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәре заводында эшләнгән танкларга утырып, аларны йөртеп карап, Германиягә алып китәләр. Булачак күренекле фотожурналист ул илдә 1950 елның июленә кадәр “Т-34”нең орудие һәм танк командиры, рота һәм батальон старшинасы вазыйфаларында хезмәт итә һәм барлык шушы еллар эчендә хәрби гәзитләрдә мәкаләләр бастыра.
– Сезнең арытабангы гомерлек язмышыгызга әверелгән фотога төшерү эшенә кайчан һәм ничек керешеп киттегез? –дигән сорау биргәнем булды Әгъләм абыйга.
— 1947 елда Танкистлар көнен бәйрәм иткәндә, саф алдына чыгарып, миңа берьюлы өч кул сәгате бүләк иттеләр, – дип, гадәтенчә ерактан сөйли башлады ул. —Берсе – батальон, икенчесе – дивизия, өченчесе – армия командованиесеннән. Легендар генерал, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М. Е. Катуков җитәкчелек иткән 1нче танк армиясе бүләген тапшырганда, “армия матбугатында катнашкан өчен”, диделәр. Чынлап та, дивизия, армия гәзитләрендә мәкаләләрем еш басыла иде. Урыс телен ярыйсы гына өйрәнеп алдым, сюжет төзергә остардым. Зур-зур мәкаләләрем дә чыккалап тора. Армия командованиесе җибәргән истәлекле бүләкне – Швейцариядә эшләнгән, суга-тузанга, бәрелү-сугылуга бирешми торган сәгатьне күреп, хезмәттәшләрем шаккатты. Мин гәзитләргә тагын да дәртләнебрәк яза башладым. Ләкин фотожурналистикага килүемә... шушы искиткеч сәгатьтән аерылуым сәбәпче булды. Взвод командиры отпускыга әзерләнә иде. Тагып кайтыйм әле, дип сорады. Туган якларында мактанырга уйлагандыр инде. Тик... отпускыдан сәгатьсез килде. Югалткандырмы, нишләткәндер – хәзер хәтеремдә юк. Сәгать урынына кадр үлчәме 4,5х6 сантиметр булган фотоаппарат бирде. Шәп аппарат иде. Кирәк-ярак сатып алып, фото белән шөгыльләнә башладым. Батальон старшинасымын бит, үземнең бәләкәй генә бүлмәм дә бар иде, аны лаборатория итеп эшләп җибәрдем. “Сталинская гвардия” дип аталган армия гәзите редакциясе эшләрен электән үк үти һәм баргалап та йөри идем. Штатка эшкә алдылар. Ышанычларын акладым, матбугат эшенә яхшы гына кереп киттем...
Якташыбызга бер елдан типография директоры вазыйфасын тәкъдим итсәләр дә, ул арытаба армиядә калырга теләми, нәкъ шушы вакытта аның елгыларны демобилизацияләү турында приказ да чыга. 24 яшьлек старшина Зараев бары тик гәзиттә, бары тик фотохәбәрче булып кына эшләү теләге белән туган республикабызга кайтып төшә. “Кызыл таң”га нәкъ шундый белгеч кирәк икән. Мөхәррир Фәйзи Шаяпов аны бер айга сынау вакыты белән эшкә алу турында приказ яза. Һәм бу шәхеснең безнең гәзиттә дистәләрчә елга сузылган хезмәт юлы башлана.
Һәркем белән ихлас, ягымлы сөйләшүче, уен-көлке сүзләр яратучы бу кеше турында мәзәккә тартым кызыклы хәлләрне дә искә алалар. Электән бергә эшләгән журналистлар аның белән очрашканда: “Яле, Зарай (аңа күп вакыт шулай эндәштеләр), сине ничә тапкыр кулга алганнарын сөйләп җибәр әле”, – дип авыз ерганнары булды. Еллар үткәч искә алуы гына кызык. Ә теге чакларда... Әгъләм абый сөйли торган иде. Бервакыт Чишмә элеваторын фотога төшереп торганда каравылчы хатын-кыз килеп чыгып, поселок урамы буйлап милиция бүлекчәсенә алып китүен; Туймазыга якын тау башындагы нефть вышкаларына фотообъективын төбәгәндә кайдандыр машина белән килеп туктаган хәрбиләрнең аны кулга алуын һәм, хәрби частьта сак астында утырып, 5-6 сәгать кыйммәтле вакыты әрәм булуын; бәйрәм алдыннан хәзерге “Агыйдел” кунакханәсе урнашкан бина түбәсенә менеп, кызыл флаглар фонында Опера һәм балет театрын фотога төшергәндә милициягә эләгүен, “яшерен объектны төшерәсең”, дип гаепләүләрен... Журналистика ветераны боларны көлеп кенә искә ала иде. Заманында аның күпме нервысын ашаган, борчуга салган мондый хәлләрне күпертеп, үзгәртеп, мәзәк итеп сөйләүчеләргә дә ачуланмый иде.
Әгъләм Зараевны без республикабыз матбугатына бизәлеш ягыннан байтак кына яңалыклар кертүче буларак та беләбез. Мәсәлән, тематик яктан бер-берсе белән бәйле фотоларны туплап, ягъни фоторепортаж итеп бастыруны гамәлгә кертә. Безнең гәзитләрдә фотоэтюд жанрын барлыкка китерүдә дә аның өлеше зур булды. Командировкалардан ул фоторәсемнәр генә түгел, аларга бәйле мәгълүматларны да төяп алып кайта иде. Аның фотоларына теркәлгән язмаларны файдаланып, шуннан зур гына мәкаләләр “иҗат итүчеләр” дә булгалады.
Эшли башлавының дүртенче елында көтмәгәндә-уйламаганда ул хәтта тоташ гәзит битен алып торган репортаж да язып бастырып чыгара. 1954 елның язы. Чирәм җирләр күтәрелә башлаган чак. Әбҗәлил районының “Урал” совхозына китүче Зараевка “Ленинсе” гәзите өчен дә рәсемнәр төшереп алып кайтырга кушалар. Кайткач, лабораториясендә “Ленинсе” өчен тәгаенләнгән рәсемнәргә озын-озын итеп текстлар язып утыра. Шунда “Кызыл таң”ның җаваплы секретаре Мазһар Гыймадиев кереп карап тора да: “Син эчтәлекле генә язасың ләбаса. Күршеләрнең йомышын үтәп бетер дә әйдә үзебезгә зур мәкалә яза башла!” – ди. Туплаган мәгълүматларын һәм тәэссоратларын матур итеп кәгазь битенә төшерергә тотына Зараев. Ашау-эчүне дә онытып, көн буе яза, гәзит битен тутырырлык мәкалә барлыкка килә. Мазһар абый аны караштырып-төзәткәләп чыга да машинкада басарга бирә.
Легендар фотожурналистыбыз белән миңа 11 ел бергә эшләү бәхете тиде. Шул вакытның күп өлеше аның белән колхоз-совхозларда үтте. Һәм мин аның искиткеч уңганлыгына, сайлаган һөнәренә фанатларча бирелгәнлегенә, кешелеклелегенә, ярдәмчеллегенә, гадел һәм намуслы булуына, хәрәм эш һәм керемнәргә якын да бармавына һәрчак сокланып бетә алмадым. Бүгенгечә бәяләгәндә – чын мөселман инде! Ә теге заманнарда аны чын коммунист дип әйтергә мөмкин булыр иде. (“Кызыл таң”да “Коммунист шундый була” дигән рубрика да бар иде). Әгъләм абый КПСС сафында тормады. Анда керә язып калганлыгы турында да сөйләштерә иде. Хәрби хезмәттә чакта бер иптәше белән аңа партия сафына керергә тәкъдим итәләр, документлар әзерлиләр. Якташыбызны анда күтәреп кенә алырлар иде! Хәбәрчелек гадәте буенчадыр инде, ул теге иптәшеннән коммунист булырга теләвенең максатын сораша. “Туган якка кайткач берәр начальник итеп куймаслармы икән дип өметләнәм”, – ди теге күз дә йоммыйча. Зараевның башына күсәк белән тондыргандай була һәм ул партиягә керүдән баш тарта. “Карьеристлар арасында йөриячәгем юк!” – дип кырт кисә.
Мин кешеләр белән авыр аралашучан булганлыктан, командировкаларга Әгъләм абый белән чыгуны чынлап бәхеткә саный идем. Чөнки аны кайда да беләләр, хөрмәт итәләр, әйткәнен тыңлыйлар, фотога төшәргә кемнедер үгетләргә туры килми аңа. Көне буе йөреп, кунакханәгә яисә фатирга арып-талып кайткач, күзләрне йокы баса. Әгъләм абый черем итеп аладырмы-юктырмы, башкаларга комачауламаска тырышып, берәр почмакка урнаша да, төне буе утырып, көндез блокнотка ашык-пошык теркәлгәннәрне бик матур почеркы белән күн тышлы калын дәфтәргә күчерә, иртәгәлеккә план төзи. Шуңа да аның эшендә ялгышлыкларга юл куелмады, эшләре югары бәяләнде.
Сәфәргә маршрут автобусында, поездда, самолетта чыгып китә идек. Ә ник редакция машинасында түгел, диярсез. Ул заманда редакциядә булган ике “Волга”ның берсе мөхәрриргә беркетелгән. Ә ул, КПСС Өлкә комитеты әгъзасы һәм БАССР Югары Советы депутаты буларак, дәүләт кешесе, теләсә кайсы мизгелдә республиканың теләсә кайсы почмагына дәүләт эше белән чыгып китәргә мөмкин. Икенче “Волга” һәрвакыт диярлек Өлкә комитеты кушуы буенча төрле дежурлыкка куела. Ә өченче машина – өсте брезент ябылган “УАЗик”. Анысы инде якын-тирә районнарга җилдереп барып мәкаләләр язу өчен тотыла. Шулай итеп, күпчелек журналистлар автобус, поезд, самолет белән канәгатьләнә. “Самолет” дип язганны шаяртуга бора күрмәгез! Мәсәлән, Нефтекамага, Караиделгә, Сибайга, Акъярга, Исәнголга самолетта гына барып төшә идек.
Командировкаларыбызның тәртибе түбәндәгечә корылган иде. Ерак районнарга тулы бер атнага китәбез. Урындагы җитәкчелек белән сөйләшеп-килешеп, якшәмбе кичен районның бер читендәге хуҗалыкка барып төшеп, дүшәмбе иртүк шуннан эш башлыйбыз. Безне бер хуҗалыктан икенчесенә, эстафета сыман, шундагы транспорт белән йөртәләр. Һәм шулай шимбәгә кадәр! Дүшәмбе иртүк редакция секретариатына тәүге материал – фоторепортаж тапшырылырга тиеш. Әгъләм абый шулай озакка киткәндә гәзитнең (ә ул атнасына алты тапкыр чыга иде) һәр битенә тәгаенләп фотолар әзерләп калдырды. “Кызыл таң”да эшләвенең тәүге 25 елында (18 яшьлек Наил Акмеев эшкә килгәнче) ул монда фотога төшерә торган бердәнбер кеше булган. Һәм гомер буе гәзитне фотолар белән тәэмин итү буенча берәр вакыт кушканны үти алмаганын яисә җиңел-җилпе генә үтәгәнен бер хезмәткәр дә хәтерләми. Ә бит аны, әйткәнемчә, юлга чыгарга Матбугат йортының ишеге төбендә машина көтеп тормый иде. Эшенең югары нәтиҗәлелеге турында да бер минутка да онытмады. Бер фоторәсем өчен бүген –Аскынга, иртәгә Хәйбуллага чыгып йөгерүне күз алдына да китерә алмый иде ул.
1984 елның феврале ахырында Әгъләм абый белән тоташ бер атна Әбҗәлил районында йөрдек. Төп бурыч уртача район зурлыгындагы данлы “Урал” совхозы тормышын җентекле өйрәнеп, чирәм җирләр күтәрелә башлауның 30 еллыгына карата язмалар шәлкеме бирү иде. Совхоз тарихын җанлы итеп сөйләп күз алдына китерсеннәр өчен иң тәүдә байтак ветераннарны җыйдылар. Орден-медальле абый-апаларның күпчелеге Әгъләм абыйны таный булып чыкты. Ул монда әлеге кебек иркенләп “чирәм эпопеясе” башланган язда булган, аннан соңгы елларда ашыгыч кына, үтешли генә тиеп киткән. Шуңа күрә бу юлы беренче тапкыр барганда танышкан, әмма бүгенге очрашуда күренмәгән кешеләрнең язмышлары турында сорашып белде. Утыз ел элекке һәм әлеге фотоларны чагыштырып, берничә сюжет та эшләдек. Чирәм күтәрергә килеп, шунда төпләнеп калган берничә райондашым белән мин дә танышып, байтак хәбәрләшеп тордым.
Әгъләм абый бик пөхтә, эзмә-эзлекле фотоелъязмачы да булды. “Кызыл таң” тарихы буенча бихисап мәкаләләр бастырганда, гәзитнең энциклопедиясен һәм фотоальбомын әзерләгәндә мин аның бу хезмәтенә кабат-кабат сокландым. Күз алдыгызга китерегез әле: басмабызның егерменче-сиксәненче еллардагы (тоташ җитмеш ел дигән сүз) тарихы фотоларда түгелми-чәчелми теркәлгән. Әгъләм абый үзенә кадәрге чордагы фотоларның төрле чыганаклардан күчермәләрен эшләгән һәм арытабангы 40-45 елда үзе төшергән. Аның бихисап фотолары матбугат буенча күп хезмәтләрдә, шул исәптән Таһир Ахунҗанов һәм Үзбәк Гыймадиев монографияләрендә басылып чыккан. Бу эшләрне ул “фотоелъязма алып барыйм әле”, дип кычкырып әйтеп тә башкармагандыр. Монда бит аның үз һөнәренә мөкиббән китүе, уңганлыгы гына түгел, күңел киңлеге дә күренеп тора.
Редакциядә гомер бакый һәртөрле чаралар, очрашулар, кичәләр булып торган һәм әле дә шулай. Аларның тарихи әһәмияткә ияләре дә аз түгел. Әгъләм абый ул чорларның берсен дә калдырмады. Гәзиттә ашыгыч рәвештә басарга дип алты-җиде фото эшли, киләчәккә тарих өчен дип берничәсен шәхси папкасына салып куя торган булды. 30-40 кешене бастырып, истәлек өчен фотога төшерү һәм икенче көнне үк шундагы һәркемгә бер-икешәр фото таратып чыгу аның гадәте иде. Һәм гомер буе шулай. Бүген гаилә альбомнарында шундый кабатланмас мизгелләр тасвирланган кадрлар саклана, аларның кайберләре матбугат битләренә, фәнни әйләнешкә килеп керә икән, моның өчен без Әгъләм абый рухына рәхмәт укыйбыз.
Алай гына да түгел әле! Районнарда командировкаларда үзе төшергән кешеләргә, яки колхоз-совхозларга бандероль итеп җибәрә яисә икенчегә юлы төшкәндә алып бара иде. Андый чакта абруе тагын да үсеп китә иде. Артык мәшәкать, артык чыгымнар, дияргә мөмкинсез. Ә бит аңардан гына Әгъләм абыйның кулы калмады, редакция дә бөлгенлеккә төшмәде. “Кешеләргә тараткан шул фотоларың өчен акча да алсаң, синнән дә бай кеше булмас иде”, –дип сөйләнүләрне ул ишетергә дә теләмәде. Аның каравы, шундый юмартлыгы, күңел киңлеге белән күпме истәлек калдырды ул.
Моннан егерме еллар элек кенә фоторәсемнәр ясау никадәр мәшәкатьле, зур түземлек, чыдамлык сораучы эш иде. Ә хәзер! Кеше саен фотоаппарат дигәндәй, телефон белән дә төшерәләр. Фото ясауның бернинди дә катлаулылыгы юк. Һәм... фото да юк. Фотоелъязма алып барылуы турында сүз булуы да мөмкин түгел.
РСФСРның һәм БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъләм Зараев 60 яше тулу белән үк пенсиягә чыгарга карар итте. Бу вакыйга уңаеннан редакциядә ярты стенаны алып торган гәзит чыгардык. Анда юбилярның тормыш һәм хезмәт юлы фоторәсемнәрдә чагылдырылды. Коллегаларның фикерләре, хөрмәтләү сүзләре дә язылды. Менә шуларның берничәсе:
“Минем өчен “Кызыл таң” Ә. Зараев фотолары белән башланды. Аның исем-шәрифләрен гәзит укучыларның ничәмә буыны күңеленә сеңдерде. “Зараев пенсиягә китә” дигәнгә, әлбәттә, әле берәү дә ышанмый. “Кызыл таң” белән ул кимендә 80 яшенә кадәр хезмәттәшлек итәргә тиеш”. (Равил Карамов).
“Мин үземне белгәннән бирле (мәсәлән, 25 ел) “Кызыл таң” битләрендә Зараев фамилиясен күрәм. Кайчан да булса гәзитнең Әгъләм абыйсыз калуын күз алдыма китерә алмыйм: бу “Кызыл таң”ның “з” хәрефен төшереп калдыруга тиң булыр иде”. (Римат Кашапов).
“Зараев белән командировкага чыксаң, ул үзе дә ял белми, сиңа да тын алырга да ирек бирми. Тамак ялгау турында сүз чыгарсаң: “Без ашарга түгел, эшләргә килдек”, – дип куя. Зараев кебекләр, мөгаен, дөньяны матурлый да, мәкаләләрне табышлы да итә”. (Рәшит Бикбулатов).
Районнарда, хуҗалыкларда җитәкче хезмәткәрләрнең Әгъләм Зараевтан котлары оча. Чөнки ул килгәч тә сүзне: “Снимать итәргә килдем”, – дип башлый. Ә түрәләр моны үзләренчә аңлый иде”. (Фәйзи Шаяпов).
“Башкортстанда Әгъләм абый булмаган берәр авыл калдымы икән? Әгәр калган булса, пенсиягә чыккач – шул авылга, ә андый авыл булмаса – күрмәгән берәр кешесенә очрашырга җибәрергә кирәк”. (Юлия Габдуллина).
Әгъләм Зараев хәләл җефете Зөләйха апа белән үзләре кебек уңган, намуслы Марат һәм Фәрит исемле уллар үстерделәр, оныклар куанычын күрделәр. Легендар фотожурналистыбыз үзе 82 яше тулып килгәндә вафат булды.
Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.