— Әлегә саклык белән, ләкин йөрим. Миңа нинди ир-егет ошарга мөмкин? Иң мөһиме, «химия» барлыкка килсен, ике сүз белән аңлатып булмый. Прагматик кеше түгелмен, минем өчен хисләр мөһим, — ди Алсу.
Ачыкланганча, җырчы даирәсендә аңа гашыйк ир-егет пәйда булган.
- Алсу Яңа ел каникулларының бер өлешен Дубайда уздырды. Ул еш кына озын буйлы блондин белән рестораннарда күренде. Алар Джиган, Тимати һәм башка уртак дуслар компаниясендә бергә ял итте, - дип сөйләгәннәр «Комсомольская правда»га йолдызлы сәхнә артында. - Яңа җанатары Алсудан дүрт яшькә яшьрәк, аңа 38 яшь.
Артистканың яңа дусты үзенең карьерасын банкта башлаган. Аннары криптовалюта белән шөгыльләнүгә керешкән һәм уңышлы капитал салуларда шактый байлык туплаган.
Шунысын да әйтми булмый, күптән түгел генә бу миллионер Ольга Бузовага ныклы игътибар билгеләре белдергән. Аңа брендлы сумкаларның зур коллекциясен, бриллиантлар белән бизәнү әйберләрен һәм кыйммәтле машина - "Mercedes-Benz V-XL 300" минивэн (аның бәясе 40 миллион сумга кадәр җитә) бүләк иткән. Дөрес, Бузованың йөрәген ир-ат буйсындыра алмаган. Алар яхшы дуслар гына булып калган.
Хәзер криптомиллионер Алсуга актив игътибар күрсәтә. Алар узган ел аралаша башлаган, еш кына уртак компанияләрдә бергә күренгәннәр. Әлегә Алсуның бу җанатары белән аралашуы дустанә характерда, әмма ир-егетнең игътибар билгеләрен ул кабул итә.
Имеш-мимешләргә ышансак, нәкъ менә аның ярдәме белән, шул исәптән финанс ярдәме белән дә, Алсуның күптән түгел Джиган белән яңа дуэты барлыкка килгән — аның күптәнге хиты «Зимний сон»ның ремейкы.
Ничек уйлысыз, җырчының йөрәген криптомиллионер эретерме һәм аларның мөнәсәбәтләре якынрак дәрәҗәгә чыгармы?.. Бер уйласаң, безнең Алсуның йөрәге Бузованыкына караганда көчлерәктер, дип тә ышанасы килә дә ул...
Фото: “m24.ru”