Пассажир кабинага кергән һәм кирәкле катка барырга җыенган. Шул вакытта лифт шахтасыннан курыккан кимерүче атылып чыккан.
Кайда качарга икәнен уйлап та карамыйча, күсе үз оясына кайтырга һәм бер уңайдан үзен борчыган егетне «куарга» була.
“Тозакка” эләккән уфалы тизрәк чигенергә ашыга. Ә күсе, аны бусагага кадәр “озатып", шахтага кереп югалган.
Менә шулай...